Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Илһамлы сүз, изге хезмәт

последние и лучшие новости искусства в мире

Татар теленең бөеклеген, аның аһәңлеген саф, әдәби телдә сөйләшүче замандашларыбыз аша тирәнрәк аңлыйбыз. Минем тормышымда да татар телен камил белгән, тел байлыгы белән сокландырган танышларым бик күп. Алар белән аралашу – үзе бер бәхет, чөнки үзең белеп җиткермәгән тел серләрен, соклангыч тел бизәкләрен нәкъ менә шундый кешеләрдән сорарга, өйрәнергә мөмкинлек арта.

Зәкия Сәитова белән танышуым да нәкъ менә шундый истәлекле вакыйгаларның берсе булды. Без аның белән онлайн мохиттә, телефон аша дияргә була, таныштык. Аның язган изге теләкләре, һәрбер җөмләсе укучыны җәлеп итәрлек саф татарча, югары әдәби дәрәҗәдә иде. Аралаша башлагач, мин эчемнән генә: «Бу ханым я ялкынлы журналисттыр, я укытучыдыр», – дип уйлап куйдым. Күңелем ялгышмаган – Зәкия ханым чын-чыннан мөгаллимнәр династиясе вәкиле булып чыкты.

28-3-26Олы юл аның өчен туган туфрактан башлана. Зәкия ханымның тамырлары данлыклы Тубыл җирлегендә урнашкан Күкрәнде авылына барып тоташа. Балачак елларын, мәктәп дәверләрен ул зур дулкынлану һәм рәхмәт хисләре белән искә ала. Сигезенче сыйныфка кадәр авылдагы сигезьеллык мәктәптә укый. Ул елларда балаларга бар күңелләрен биреп укыткан тәҗрибәле, хөрмәткә лаеклы укытучыларга зур рәхмәтләрен белдерә. Алар биргән ныклы белемнәр белән тормышның олы юлына атлавын искә төшерде.

– Туган телебезгә карата горурлык, мәхәббәт уяткан, туган җиребез, өебез, яраткан гаиләбезгә хөрмәт белән карарга өйрәткән кадерле укытучыларыбыз чыннан да укыту эшен генә алып бармаганнар, алар тәрбияви якны да өстен тотканнар. Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятны башлангыч сыйныфларда яраткан укытучыбыз – тәҗрибәле мөгаллимә Хәбибә апа Гарифханова укытты. Хөрмәтле укытучыбыз белән бергәләп «Әлифба» битләрен ачтык, иҗекли-иҗекли «Яңгыр, яу-яу...»ларны укып, яттан сөйләдек. Ә олы сыйныфларда исә безне тылсымлы матур әдәбият белән хөрмәтле Сара апа Ермышева таныштырды. Аның искиткеч эчтәлекле дәресләрендә без, балалар, онытылып Мокамай язмышына кайгырып утырганыбыз хәтердә, «Су анасы»н укып тәртипкә, дөреслеккә өйрәндек. Рус теле һәм әдәбиятын бар күңелен биреп укыткан хөрмәтле Роза апа Ниязова да татар авылы балаларына ныклы, тирән белем бирергә тырышты. Үз һөнәрләренә тугры булган олы белемле укытучыларның барсына да мең рәхмәтлебез. Күпчелегебез төрле шәһәр уку йортларында укып, диктант-сочинениеләрне яхшы билгеләренә генә яза идек, – дип, Зәкия Әкрәм кызы балачак елларын тирән хөрмәт белән искә алды.

Кечкенәдән аның күңелендә укытучы булу хыялы яна. Бу очраклы түгел: аның яраткан мөгаллимә әбисе, якын туганнары барысы да мәгърифәт юлын сайлаган кешеләр була. Яшь кыз өчен бу үзенә күрә бер якты маяк, алдан сузылган изге эз булып хезмәт итә.

Хыялы артыннан барып, ул Тубыл шәһәренең педагогика училищесына укырга керә. Биредә ул һәр фәнне күңелен биреп, яратып үзләштерә. Яшь кызның тырышлыгы, укуга булган дәрте тиз арада үз җимешләрен бирә: училищедан соң, курстагы иң яхшы алты кеше арасында Зәкияне дә Тубыл педагогика институтының башлангыч сыйныфлар педагогикасы һәм методикасы бүлегенең өченче курсына турыдан-туры кабул итәләр. Шул заман студентлары өчен бу чын мәгънәсендә зур шатлык һәм казаныш була. Институт еллары да сизелмичә үтеп китә, югары белемле белгеч дипломы кулга алына. Теләсә кайсы әйбәт укыган яшь кеше өчен ул вакытларда укытучы булу – иң зур, иң мактаулы теләкләрнең берсе була.

Зәкия ханым үзенең беренче эш юлын Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгеннән башлап җибәрә. Үзәк каршында «Балалар иҗаты йорты» эшләп килгән чак була. Биредә ул нәни балаларга татар теленең нәфислеген җиткерү, милли йолаларны һәм гореф-гадәтләрне яшь буын күңеленә сеңдерү юлында армый-талмый хезмәт итә.

Аның һәр дәресе, һәр очрашуы балаларда туган телгә карата олы мәхәббәт уята. Зәкия ханым үзенең бөтен көчен, белемен һәм күңел җылысын балалар тәрбияләүгә, себер татарларының мәдәни мирасын саклап калуга багышлый.

Шәһәр күләмендәге балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә уннан артык фидакарь укытучы балаларга татар теле, әдәбияты, шулай ук инглиз телен өйрәтәләр. Шушы милли рухлы, зыялы төркемнең үзәгендә Зәкия ханым да зур дәрт белән хезмәт куя.

Тормыш гел бер урында гына тормый, заманнар алышына, яңа бурычлар туа. Ләкин Зәкия ханым үз һөнәренә, балаларга булган мәхәббәтенә тугрылыклы кала.

– Яшәеш дәверендә эш урыным алышынса да, мин һәрвакыт балалар, укучылар белән бергә булдым. Бүгенге көндә Төмән округының Индрәй поселогы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим, бирелгән сәгатьләр буенча татар телен укытам, – дип йомгаклый әңгәмәдәшем.

«Укучыларның уңышлары – укытучының бәясе», дип юкка гына әйтмиләр. Хөрмәтле укытучы мәктәптә балаларның әти-әниләре белән дә тыгыз бәйләнештә тора. Зәкия ханым укучыларын гел яхшы яктан гына мактап телгә ала. Район, өлкә күләмендә үткәрелгән шигърият бәйгеләрендә укучылары һәрвакыт призлы беренче һәм икенче урыннарны яулый. Узган уку елында район һәм өлкә күләмендә үткән татар олимпиадаларында катнашып, дүртенче сыйныф укучылары призлы урыннарга лаек булалар. 2023–2024 уку елында Зәкия ханым «Иң яхшы татар теле укытучысы» өлкә бәйгесендә җиңә һәм Казан шәһәренә барып, регионара бәйгедә лауреат исемен алып кайта.

Ул иҗтимагый эшләрдән дә читтә калмый. Милли традицияләрне саклау турында ул болай ди:

– Милли бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләребезне әти-әниләребез өйрәткәнчә алып барабыз, балаларыбызга да күрсәтеп, аңлатырга тырышабыз. Олы дини бәйрәмнәребездә ашлар үткәреп, садакалар бирәбез. Туганнарыбыз белән аралашып яшибез, яшьләребезгә туганлык элемтәсен өзмәскә нәсихәт бирәбез.

Зәкия Әкрәм кызы – үз һөнәренә, теленә һәм милләтенә тугры булган кабатланмас мөгаллимә. Эш дәверендә алган күпсанлы рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары – шуның ачык дәлиле.

Аның кебек саф йөрәкле, күңел җылысын балаларга бирүче, туган телнең кадер-хөрмәтен саклаучы затлар булганда, татар теленең киләчәге ышанычлы кулларда, дияргә тулы нигез бар. Нәкъ менә шундый күркәм мөгаллимәләребез халкыбызның йөз аклыгы булып тора.

Журналист һөнәрен махсус үзләштермәсә дә, Зәкия Әкрәм кызының язган мәкаләләре 2010 елдан бирле өлкәдә чыккан «Яңарыш» газетасында даими басылып килә. Хатын-кызда ничә һөнәр! Сокланырлык эшләр алып бара ул!

Раушания ИСХАКОВА,
Ханты-Мансийск шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836