Июль 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән өлкәсе Диния Нәзәрәте рәисе, Мөфти Зиннәт хәзрәт Сәдыйковның Корбан бәйрәме белән котлавы
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Мөхтәрәм дин кардәшләр!
Төмән өлкәсе мөселманнары Диния Нәзәрәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән төбәгебездә яшәүче мөселманнарны һәм барча кешеләрне, һәр мөселман кешесе тарафыннан түземсезлек белән көтелә торган һәм һәр мөселман өчен әһәмиятле булган Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм.
Бу изге көн, бер яктан изге хаҗ сәфәрләренең тәмамлану көне булып, икенче яктан – ихлас куңелле мөэминнәргә Аллаһы Тәгаләнең рәхимлеге иңүенең билгесе булып тора. Бу бәйрәм мөэминнәрне эчке камилләшү юлына юнәлтә, аларны мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелек гамәлләрен эшләргә чакыра.
Корбан бәйрәме – ул барлык мөселманнар өчен әхлак дәресе. Ислам әхлагы исә, илебезнең җәмгыятен берләштерергә ярдәм итә, үсеп килүче буынның күңелләренә, халкыбызга хас булган һәм гасырлар буе ата-бабаларыбыз саклап килгән гадәтләрне аңлавын сеңдереп тора.
Себер җирендә гомер буе төрле халыклар яшәгән, мөселманнар ул халыкларның күпчелеген тәшкил итеп, башкалар белән дус һәм бик тату яшәгәннәр. Безнең дус-татулыгыбыз башкалар өчен иң күркәм үрнәк булып торганы көн кебек ачык. Халыклар арасындагы мондый гүзәл мөгамәләләр, уртак Ванабызда яшәгән бөтен халыкларның бердәмлегенең нигезе булып тора.
Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез мәрхәмәтенә барчабызга да ирешергә насыйп итсен! Олуг гает көнендә бәйрәм намазларын укырга, корбаннар чалырга, күңелләребездәге мәрхәмәт, куаныч-шатлык хисен тирә-юньдәгеләргә җиткерергә язсын! Гаиләләребез нык, өйләребез нурлы булсын!
Илебезгә бәрәкәт, ил-көннәребездә тынычлык, иминлек бирсен!
Төмән өлкәсе мөфтие, Зиннәт хәзрәт Садыйков.
* * *
Поздравление Председателя Духовного Управления мусульман Тюменской области Муфтия Зинната Хазрата Садыкова с праздником Курбан Байрам
Ас-саляму аляйкум, ва рахматуллаhи ва баракатуh! — Мир Вам, милость Аллаhа и Его благословение!
Бисмиллахир рахманир рахим! Во имя Аллаhа Милостивого, Милосердного!
От имени Духовного Управления мусульман Тюменской области и себя лично сердечно поздравляю всех мусульман, а также всех жителей региона с одним из наиболее значимых событий, ежегодно отмечаемым каждым мусульманином - праздником Курбан-байрам!
Этот священный для мусульман день являет милосердие Всевышнего к искренне верующим в Него людям, направляет их по пути внутреннего самосовершенствования, к делам любви и милосердия.
Праздник Курбан-байрам воплощает в себе нравственные ориентиры, которые сплачивают мусульманскую уму, закладывают в души подрастающего поколения понимание о традиционных ценностях, веками хранимых нашими славными предками.
В дни праздника ощущается святая преемственность древних поколений в воплощении заветов Всевышнего Аллаха, которые заключаются в призыве к проявлению милосердия, любви к братьям своим, искреннего сочувствия нуждающимся, конкретной и действенной помощи, вниманию к детям и пожилым людям. Особенно вдохновенно звучат слова возвеличивания имени Всевышнего Аллаха во время праздничной ритуальной молитвы.
Пусть Всевышний примет все Ваши пожелания и ниспошлет благодать! Желаю всем мусульманам, а также всем нашим согражданам телесного и душевного здоровья, мира, благополучия и всего самого доброго!
Ас-саляму аляйкум, ва рахматуллаhи ва баракатуh! Мир Вам, милость Аллаhа и Его благословение!
Председатель Духовного Управления мусульман
Тюменской области, Муфтий Зиннат Хазрат Садыков.