Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Аның эше – безнең гамәлләребездә

последние и лучшие новости искусства в мире

Диләрә Тумашева зур, бәхетле һәм лаеклы гомер кичерде. Ул 1926 елның 19 июлендә Төмәндә дөньяга килгән. 

29-1-26

Әнисе
Диләрә Гарифовнаның әнисе — Әминә ханым Галләмова Әгерҗе янындагы атаклы Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлый, шуннан соң аны Төмән янындагы Урманбаш авылына укытучы итеп җибәрәләр.

Гаилә Төмәндә яшәгәндә, Диләрәнең әнисе 37 яшендә вафат була. Иреннән 12 яшьлек кызы балигъ булганчы өйләнмәвен сорый. Әнисе исән чагында ук Диләрә 7 сыйныфлы музыка мәктәбен вакытыннан алда тәмамлый. Әминә апа татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Ул кызына латин графикасын өйрәтә. Китапханәдән татар телендәге китаплар алып кайта. Диләрә Заббарованың уку еллары сугыш алды һәм сугыш елларына туры килә. Көз көннәрендә, 7 сыйныфтан башлап, балалар чөгендер уңышын җыя. Бу авыр хезмәт була — җир каты, өс-баш начар (кыска яшел пәлтә, аның астыннан алсу төстәге җылы күлмәк, тегелгән бияләйләр).

21 нче урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач, Диләрә М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты төрки филологиясе бүлегенә укырга керергә карар кыла. МДУ аспиранты булгач, Диләрә Гарифовна әнисенең 1920 нче елларда эшләгән урыннары буйлап йөреп чыга.

Әтисе

Әтисе — Гариф Заббаров — 1901 елда Казан арты авылларының берсе Түбән Атыда туа. Аның әтисе Гаффар Казанга күчеп, Крестовниковларның сабын кайнату заводына эшкә урнаша, Гарифка 7–8 яшь була. Бервакыт Төмән шәһәре башлыгы Андрей Текутьев Крестовниковларга килә һәм эшчеләрне чакыра. Күченүчеләр арасында Гаффар бабай да була. Соңрак ул гаиләсен дә — хатынын, Гани һәм Гариф исемле улларын да алып килә.

Диләрәнең әтисе яшь чагында пароходта матрос булып эшли, Түре һәм Тәүде елгалары буйлап йөзә. Аннары фабрика-завод мәктәбендә укыта, «Слесарь эше» предметын алып бара. Суднолар төзү верфе каршында А.И.Текутьев нигез салган һөнәр училищесында директор да була, балта остасы, үз куллары белән агач мебельләр ясый.

Диләрә Гарифовна сөйләвенчә, аның әтисе тол калгач, дүрт ел өйләнми. Аннары әтисе өйләнә, Лариса исемле кызлары туа. Гариф Гаффар улының йөрәге авырта. Ул 70 яшькә җитмичә үлә.

Диләрә Гарифовнаның әнисе Төмәндәге Текутьев зиратында, сакланмаган мөселман өлешендә җирләнгән, ә әтисе — Төмәннең Кугалы зиратында күмелгән, кабер ташы да бар.

Казан университеты

Казан университеты музеенда атаклы галимнәр исемнәре белән беррәттән, Татарстан Республикасының беренче хатын-кыз академигы, профессор, Ленин ордены кавалеры Диләрә Тумашеваның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган стенд бар һәм аның исеме алтын хәрефләр белән язылган. Нәкъ менә шушы Казан университеты диварларында ул кафедра ассистентыннан профессорга, татар теле кафедрасы мөдиренә, университеттагы иң зур тарих-филология факультеты деканына кадәр хезмәт юлы уза. Биредә ул «Себер татарлары диалектларының татар һәм башка төрки телләргә мөнәсәбәте» темасына гомуми күләме 745 битлек докторлык диссертациясен яза һәм яклауга әзерли. Аның хезмәте чагыштырма-тарихи тел белемен һәм диалектологияне яңа мәгълүматлар белән баетты. Фән өчен аеруча кыйммәтлесе — аның моңарчы билгеле булмаган сөйләшләрне ачуы, Себер татарлары диалект берәмлекләрен классификацияләү һәм иерархиясен нигезләве булды. 1969 елда әлеге проблема буенча тикшеренүләре өчен Диләрә Гариф кызына филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелә, 1970 елда — Казан университеты профессоры исеме. Университет нәшриятында «Себер татарлары теле» (ике өлештә), «Себер татарлары диалектлары», «Себер татарлары диалектлары сүзлеге» монографияләре һәм башка бик күп хезмәтләр басылып чыга.

Диләрә Гариф кызы бай белемнәрен юмарт уртаклашты. Зур фәнни-иҗтимагый эш алып барды. Ул Казанда, Татарстанда, Россиядә, СССРда гына түгел, чит илләрдә дә танылган һәм хөрмәтле шәхес булды. Күп еллар дәвамында совет тюркологлар комитеты, РФ Президенты, РФ Хөкүмәте каршындагы рус теле советлары, «Совет тюркологиясе» журналы мөхәрририят советы, Татарстан Республикасының «ТР халыклары телләре турында»гы Законны гамәлгә ашыру комитеты әгъзасы вазифаларын башкарды.

29-11-26

1971 елдан 1980 елга кадәр тарих-филология факультеты деканы булып эшли, тарихи һәм филологик фәннәр буенча гыйльми дәрәҗәләр бирү советын җитәкли, СССР югары белем министрлыгының югары филологик белем буенча фәнни-методик советы әгъзасы була. Диләрә Тумашева Башкортостан, Якутия, Төмән университетларында, Тубыл һәм башка педагогика институтларында, Сегед һәм Будапешт университетларында, Венгрия фәннәр академиясенең көнчыгышны өйрәнү җәмгыятендә, Финляндиядәге Тукай җәмгыятендә лекцияләр циклы һәм докладлар укый.

Казанышларны тану

43 яшендә – фән докторы. 45 яшендә – Ленин ордены. 51 яшендә – Татарстан Республикасы атказанган фән эшлеклесе. 66 яшендә – ТР Фәннәр академиясе академигы. 68 яшендә – ТР Дәүләт премиясе лауреаты. 71 яшендә – РФ атказанган фән эшлеклесе. 74 яшендә – Төрек лингвистика җәмгыятенең мактаулы әгъзасы.

2004 елда Казанда Диләрә Гарифовнаның 75 еллыгына багышланган «Академик Тумашева» дип исемләнгән ике биобиблиографик китап дөнья күрде. Мәкаләләр авторлары күренекле шәхеснең фәнни хезмәтләренең асылы, характеры, язмышын ачып бирәләр.

Аерым әйтеп китәргә кирәк, Диләрә Гарифовнаның гаять бай шәхси китапханәсе булган. Китаплар тупланмасының энҗе бөртеге — XI гасырда, 1072 елда тупланган Мәхмүд Кашгариның «Дивану-лугат-ат-тюрк» — «Төрки телләр сүзлеге»!

Профессорның фәнни мәктәбе

Диләрә Гарифовна үзенең фәнни мәктәбен булдырды, аның сафларында 21 кандидат, 7 фән докторы бар.

Ул үзе туып-үскән Төмәнне бик яратты, анда еш кайтып йөрде. Аның тормыш иптәше, атаклы режиссер Равил Тумашев, аны «тормышымның фәрештәсе» дип атый иде.

Истәлек

Галимәнең исеме мәңгелеккә тарихка кереп калды. Төмән дәүләт университетының тюркология үзәгендә минем җитәкчелегемдә «Бөтенроссия Тумашева укулары» дигән дүрт конференция үткәрелде, 1500 биттән торган 5 китап басылып чыкты — анда татар халкының теле, әдәбияты, тарихы, фольклоры һәм мәдәнияте буенча фәнни мәкаләләр урын алган. Безнең тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә 2023 елда Казандагы яңа урамнарның берсенә Диләрә Тумашеваның исеме бирелде.

Диләрә Гариф кызы әйтә иде: «Эшлә! Син эшең белән генә җиңәчәксең». Без, аңа бурычлы шәкертләр, шул сүзләргә тугры калабыз. Аның рухы – безнең күңелләребездә, аның эше – безнең гамәлләребездә.

Хәнисә АЛИШИНА,
филология фәннәре докторы, профессор, академик, Төмән шәһәре.
Рәсемдә: Диләрә Тумашева 5 нче класста укыганда.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836