Июль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Ике авыл, ике мәктәп арасындагы дуслык тагын бер күрешүгә сәбәп булды. Бу юлы киндерлеләр Кайбычка юл алдылар. Аларның килүе район үзәгендәге Сабантуй көне алдыннан туры килде. Өлкәбезнең мәдәни байлыгын күрсәтер өчен «Чимги Тура» уен кораллары ансамбле дә бергә барды.
Танылган мәдәният хезмәткәре Җәгъфәр Касыймов редакциябезгә сәфәр турында сөйләргә килгән иде. Аның хикәяләрен тыңлау бик рәхәт булды.
Кайбычта хуш күреп каршылау
«Авыл чигендә кунакларны бик хуш күреп каршы алдылар, тукландырдылар, ял итәргә урнаштырдылар. Аннары Кайбыч буйлап экскурсия үткәрделәр. Геройлар аллеясын карап сокландык. Бөек Ватан сугышы елларында анда бик яхшы эшләгәннәр икән.
Икенче көнне Сабантуйга алып бардылар. Бөтен халык татарча сөйләшә, безгә аерым хөрмәт күрсәттеләр. Утырган урыныбыз да җитәкчеләр, кадерле кунаклар янында булды. «Төмәннәр килгән», – дип гел әйтеп тордылар. Игътибар бик зур булды.

Сабантуй матурлыгы
– Миңа Сабантуй бик ошады, – дип сөйләде Җәгъфәр абый. – Башта атлар чабышы булды. Җиңүчегә кыйммәтле бүләк бирелде. Аннары балалар йөгерешкә чыктылар. Бөтенесенә дә конверт тараттылар, ис китәрлек!
Безнең кулдан гармун төшмәде. Атлар чапкан урыннан мәйданга кадәр гел җыр, бию белән бардык. Халык рәхәтләнеп кушылып җырлап, мәйданга кадәр озатты. Элекке җырларны ишетүләренә шатландылар.
Мәйдан алдында безне хөрмәт белән каршы алдылар. Төрле милләтләрнең чатырларын карарга киттек. Татар, чуваш, удмурт, керәшен, рус халыклары сый-нигъмәтләре белән каршы алды. Аларның өстәлләре ис китмәле! Барысы да татарча белә!
Бәйрәм бизәге
Сабантуй алдыннан авылдан килгән бабайлар бизәлгән атларга балаларны утыртып йөрделәр. Тантана башлангач, хезмәт кешеләре турында ашыкмыйча сөйләп, халык каршысына чакырып бүләкләделәр. Ат чабышы һәм көрәштә җиңүчеләргә кечкенә трактор һәм автомобиль әзерләгәннәр. Без дә чыгыш ясадык.
Кайбыч тарихы һәм очрашулар
Бәйрәмнән соң Мөнирә ханым Калиеваның туганына – Апас районы, Морзалар авылына киттек. Икенче көнне Кайбычтагы Галия Кайбицкая музеена кердек. Кайбыч авылы билгеле шәхесләргә бай икән. Габдулла Тукайны Уральскидагы «Мотыйгия» мәдрәсәсендә тәрбияләп үстергән остаз, күренекле дин эшлеклесе һәм мәгърифәтче Мотыйгулла Төхфәтуллинның 1846 елда Кече Кайбыч авылында мулла гаиләсендә тууын ишеттек.
Ул көнне якындагы Кошман авылында узган Сабантуйга юнәлдек. Анда үзебезнең көй-моңнарны күрсәтеп, күңелле бәйрәм иттек. Кошманда әтәч йөгертеп малайларны шатландыралар – әтәчне җибәрәләр, балалар аны тотарга тиеш икән. Авыл зур, матур.
Талымхан эзләре
Кошманда танышкан бер абый безгә үз хуҗалыгын күрсәтте. Ул Сабантуй мәйданының спонсоры иде. Аның бабасы Талымханда яшәгән икән. Ул абый үзе дә бабасының нигезен эзләп безгә килгән икән.
Әнием сөйләгәннәр исемә төште: «Сугышка кадәр Казан ягыннан ике абыйлы-энеле туганнар килгән. Шундый әйбәт, грамоталы кешеләр. Сеңелләре Вафирә исемле иде. Колхоз председателе итеп Абделхалик абыйны куйдылар. Авылны күтәрә башладылар. Авылда репрессияләнгәннәр күп булган». Бервакыт картатам ишетеп кайткан – бу абыйны үтерергә җыеналар икән. Картатам моны сеңелләренә әйткән. Ике туган төнлә кача. Сеңелләре Вәлиша Мөхәммәтҗановка кияүгә чыгып кала.
Кошмандагы абый бабасының нигез йортын торгызып, гөрләтеп яши. Гаҗәп: Талымхан белән бәйле кешене дә очраттым!
Кунакчыллыкка рәхмәт
Кунакларны шулкадәр әйбәт каршы алдылар. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, җәмәгать эшлеклесе Рәмис Хәялиев гел озатып йөрделәр. Аларга, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга һәм башка барлык кунак итүчеләргә чиксез рәхмәтебезне әйтәсе килә.
Татарстанда халыкны хөрмәт итеп, тырышып эшләп яшиләр икән. Авыллар бик матур. Кайбыч – зур, үсүче район. Яратып, алар өчен шатланып кайттык.
Мөнирә апа Калиева фикерләре
Делегациянең җитәкчесе Мөнирә апа Калиева да үз хисләре белән уртаклашты:
– Без дә бик шат булдык. Һаман да шул кәеф белән йөрибез, аларны сагынып, көн саен искә төшерәбез. Бик әйбәт каршы алдылар. Кая гына туктасак та, биибез, җырлыйбыз. Сабантуй бик матур булды. Район башлыгы Альберт Илгизәр улы үзе каршы алды, үз тирәсендә генә йөртте.
Сабантуйдан соң әтиемнең ике туган сеңлесе Гөлсирә апа Нурулинага кунакка киттек. Апа безне бик матур каршы алды. Капка төбендә җырлап-биеп, рәхәтләнеп өенә уздык. Мунчалар ягып көткән, ис китмәле итеп өстәлләр корган. Апа хәзер мәчеттә балаларга гарәп телен өйрәтә. Быел хаҗга барып кайткан. Ул апам белән бик горурланам.
Соңыннан борынгы вакыттагы шикелле авыл урамын гармуннар белән әйләндек. Тәрәзәләрдән башларын тыгып карадылар. Кемдер капка алдына йөгереп чыкты. Хәтта күрше урамнан машиналар белән килделәр. Шулай итеп саубуллашып, ападан Олы Кайбычка кайттык. Кайтып, Казаннан килгән артистның концертына бардык. Аннан соң ял иттек.
Икенче көнне Кошман Сабантуенда авыл мәктәбе директоры Равилә Гафарова белән күрештек. Ике мәктәп арасында килешү төзелгән, алдагы көннәргә планнар кордык. Анда да бик җылы каршы алдылар, көткәннәр иде. Без аларның күпләрен, алар безне беләләр. Мәңгелек истә калырлык тагын бер очрашу булды.
Киләчәктә тагын да безгә килерләр, Тубыл якларына барырбыз. Анда үзәктә, бәлки 15 нче мәктәптә очрашырбыз дип планлаштырабыз.
Мөнирә апа Кайбычтагы туганы Нурания апа Сабитова белән дә очрашып күрешкән.
– Кунакларның Киндерлегә килүләрендә дә, быелгы баруда да булышкан Ринат Насыйровка, Кайбыч районы җитәкчеләренә, хөрмәт итеп каршы алучыларга барлык делегация исеменнән зур рәхмәтебезне әйтәм, – диде Киндерле мәктәбе директоры Мөнирә Калиева.
Аралашулар дәвамлы булсын!
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: төмәнлеләр Кайбычта.