Июль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Кояшлы көн иде. Имән урманнары яныннан сикәлтәләр аша тигез генә тирбәлеп, арба басу юлына килеп чыкты. Алда ак каеннар күренде. Арбада икәү бара: соры күзле егет Әкбәр һәм аның сөйгәне Маһирә. Әкбәр печән өстендә сузылып яткан, кояш нурларыннан ул елмая – бәхеттән балкый иде: үзенең сылу хатынын шәһәргә алып бара. Аны шәһәрдә яңа, рәхәт тормыш көтә сыман иде.
Маһирә уйга батып, үзенең элекке тормышын искә төшереп утырды. Ул Казан янындагы Кукшел авылында әти-әнисе белән җитеш тормышта яшәгән. Аларның ике катлы йортлары булган, мал-туар асраганнар. Тиздән гаилә Төмән өлкәсенең Пронск авылына күченә. Маһирәнең ике абыйсы һәм бер сеңлесе була. Маһирә чабата үрергә, әтисе белән урман кисәргә өйрәнгән. Алар башка авылга юл салганнар. Бу юл соңрак аның әтисе хөрмәтенә «Замалтин юлы» дип аталган.
Әти-әниләре яратмаган кешесенә 17 яшендә үк кияүгә бирәләр. Сеңлесе дә кияүгә чыгып еракка китә. Абыйларын һәм ирен гражданнар сугышына алып китәләр. Туганнары хәбәрсез югалалар. Ул берүзе кала.
Әкбәр Маһирәне күптән күзәтеп йөргән. Яратуын белдергәч, алар Төмәнгә киләләр. Шәһәргә соң гына килеп җитәләр. Кунып чыгу өчен юлчылар йортында тукталалар. Соңыннан Әкбәр тимер юл вокзалы янындагы йорттан фатир арендалый. Эш сөючән Әкбәр теләсә нинди хезмәткә алына.
Кызлары Мәрьям туа – бу минем булачак әнием була.
Ачлык еллары. Әнисе кызына җебетелгән ипи ашата. Әкбәр акча җыеп йорт алырга тели, ләкин акча реформасы планнарны боза. Бу акчалар белән стеналарны обой урынына ябыштырып чыгалар. Берничә елдан соң алар барыбер АТЭ заводы янындагы Трудовая урамында кечкенә генә йорт сатып алалар. Әкбәр каравылчы булып эшкә урнаша. Буш вакытларында ул сандалилар, итекләр тегә.
Гаилә үсә. Бу утызынчы еллар була. Маһирә базарга чыгып итекләр сата. Кайсы вакытта тауарны ташлап качарга туры килә, җинаятьче кебек эләктерәләр. Өйгә тентү белән дә киләләр. Бабам Әкбәр ишегалдындагы сарай ишеген утын түмгәкләре белән әйләндереп алып, остаханә ясый.
Әбием Маһирә Зарека аша иске күпердән Ямбай авылына арба тартып бара. Шундый зур ара үтеп, анда ул сандалиларны, итекләрне онга, бәрәңгегә алыштыра. Авыр капчыклар төягән килеш, үзе авырлы хәлдә, җәяү кире кайта.
Яшәүләре авыр була. Мохтаҗлык, ачлык... Җиде бала исән кала. Әкбәр ачулы иде, теләсә нинди гаеп өчен балаларын да, хатынын да кыйный. Балалар куркудан күршеләргә качып, бәрәңге арасында кунып йөриләр. Бәләкәй генә йортта өч кыз һәм дүрт малай яшиләр. Мәрьям – иң олы кыз, алты яшьтән үк барысын да карарга ярдәм итә.
Соңрак бабам Әкбәр үзлегеннән өйрәнү өчен баян сатып ала. Баянны бик тиз үзләштереп, вальслар уйный. Соңрак ул олы улына скрипка алып бирә, ләкин тегесенең кулы ятмый. Мәрьям исә баянда уйнарга баш тарта. Бабай ансамбль оештыру турында хыяллана. Ул җирле музыкантлар белән дуслашып китә. Алар бабай янына өйгә киләләр, гитарада уйнап, җырлыйлар.
Күршедәге үсмер Юрий – уртанчы улы Мулләхмәтнең дусты бабай янына килеп, баянда уйнарга өйрәнә. Соңрак ул җырчы булып китә – Юрий Гуляев. Ул бездән ике йорт аша Немцов урамында яши. Дусты янына кунакка килгәч, ул үзенең кечкенә генә өендә концерт куя иде, тамашачылар җыела, ә без, бала-чагалар, тәрәзә артыннан гына тыңлап тора идек.
Бабай музыкантлар белән Шәһәр бакчасында уйный. Гел ак костюмнан йөри, аны хөрмәт итәләр иде. Соңрак бабам баяннар ремонтлый башлый. 1941 нче елда сугышка китә. Әсирлеккә эләгә, соңрак азат ителә һәм Донбасска җибәрәләр. Гаиләсе җиңел сулап куйса да, туендыручысы булмаудан кайгыра. Өлкән баласы Галиәкбәр дә сугышка алына. Чуен казанда кычыткан, алабута пешерәләр – болар ачлыкны басардай бердәнбер ризык була. Кечкенәләре Әлфия, Галимулла рахит белән авырыйлар. Олыраклары эшкә йөри башлый. Мәрьямне Казачьи лугадагы нефтебазага урнаштыралар. Юл якын булмый.
Иң кечкенәләре – Әлфиягә нибары 5 яшь. Абыйлары аны карашалар. Мулләхмәт аны иңенә утырта да, Гилевская рощага алма ашарга китәләр.
Кышын 7 яшьлек абыйсы Галимулла сеңлесен «Загородный сад»ка шуарга йөртә. Таудан чана шуалар. Тау астында сазлык булып, мунчадан пычрак сулар агып тора. Галимулла чананы оста йөртә, шәп шуа. Шуып туйгач, Әлфияне чанага утырта да, этеп җибәрә. Сеңелкәше сазлыкка очып барып төшә. Аны судан тартып чыгаргач, икенче тауга китәләр. Өйгә соң гына кайталар. Көн салкынча була. Ана кеше бозланып каткан, тырпаеп торган пальтолы кечкенә кызын күреп аһ итә. Тиз генә чишендереп, аны мич сәкесенә утырта.
Малайлар тыңламыйлар, кызларны еракка – карточка белән бирелә торган икмәкне алырга җибәрәләр. Анда зур чиратта торып, аларга куркыныч юллар белән караңгыда кайтырга туры килә. Галимулла хулиганнарга кушылып китә.
Бабай, аны Донбасстан килеп алуын сорап, әбигә хат язган. Әби бер кисәк икмәк һәм сөт алып Донбасска китә. Ирен алып кайта, шул вакыттан ул беркемгә дә кул күтәрми. Балалар үсәләр.
Тормыш авыр булса да, бабай гаиләсен ташламый. Без – оныклар – бабайны һәм әбине якты күңелле, изге җанлы итеп хәтерлибез. Без, кыз оныклары, аларга кунакка йөри идек. Киткән чагыбызда әби капка янында басып озак кына кул болгап кала иде. Ул татарча шигырьләр белән сөйли иде: «Мине соңгы юлга озатканда, сез артыгызга карарсыз, ә минем эзләрем инде булмас. Эзләрне кар күмеп китәр». Аның фаразы чынга ашты. Ул кыш көне вафат булды. Аларның тормыш эзләре безнең йөрәкләребездә саклана.
Шәяхмәтовлар династиясе озак еллар АТЭ заводында эшләде. Яхшы белгечләр булдылар. Оныклары үз тамырларын белсеннәр иде.
Шәяхмәтовларның балалары:
Мәрьям – Райпромкомбинатта курчаклар буяучы (маляр), кассир да булды, «Зингер» машинасында чигү чикте.
Галиәкбәр – милиция мәктәбен тәмамлады.
Галиәхмәт – машина төзелеше техникумында укыды, коммунист, АТЭ заводында баш механик иде.
Әминә – техникумны тәмамлап, елга портында баш бухгалтер булып эшләде.
Әлфия – АТЭ заводында бухгалтер.
Мулләхмәт – өлкәдә танылган уйлап табучы (рационализатор), АТЭ заводында эшләде.
Галимулла – АТЭ заводы эшчесе.
Нәсимә НӘБИУЛЛИНА,
Төмән шәһәре.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).