Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Ата-ана даны» ордены медаленә лаек Әхмәтҗановлар

последние и лучшие новости искусства в мире

Гаилә институтын ныгытудагы һәм балаларны тәрбияләүдәге зур хезмәтләре өчен Вагай округы, Аксурка авылында яшәүче күп балалы Гүзәл һәм Нур Әхмәтҗановлар гаиләсе «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнделәр.

Нур Мөхәммәтҗан улы Аксурка авылында, ә Гүзәл Сабир кызы Абаул авылында туып-үскәннәр, соңрак Гүзәл апаның гаиләсе Аксуркага күченә, булачак тормыш иптәше белән бер мәктәптә белем алганнар. Йөрәк сердәшен еракта эзләп йөрмәгән Нур Мөхәммәтҗан улы. Булачак ир белән хатын студент елларында тыгыз аралаша башлыйлар. Нур абый - Тубыл авыл хуҗалыгы техникумында, ә Гүзәл апа Тубыл педагогия училищесында укыганда бер-беренә мәхәббәт уты кабына. Укуны тәмамлагач, һәркайсы үз туган якларына кайта: Нур абый - Аксуркага, Ә Гүзәл апа – Абаулга. Нур Мөхәммәтҗан улы хезмәт юлын физик культура һәм тарих укытучысы булып башлый, аннары тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы итеп күчерелә. Гүзәл апа Абаулда озайтылган көн группасында тәрбияче, аннары башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә урнаша. Шуңа да карамастан, яшьләр арасындагы дуслык дәвам итә һәм алга таба назлы романтик хискә әверелә. Берничә елдан соң, 1997 елның 23 августында, Карагай авыл советында гашыйклар күпсанлы туганнары һәм дуслары белән никахларын теркәгәннәр. Гүзәл апа Аксурка авылына ире янына күченеп килә һәм мәктәпкә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә урнаша. Ирле-хатынлы Әхмәтҗановлар Аксурка урта мәктәбендә эшләүләрен дәвам итәләр.

3-4-262025 елның 23 августында аларның гаилә коруларына 28 ел тулган, алар биш бала тәрбиялиләр: Әлфридә (26 яшь), Флорида (23 яшь), Розалия (18 яшь), Дания (12 яшь), Тамир (9 яшь). Өлкән ике кызлары югары белем алганнар инде, ә кечкенәләре әле мәктәптә укыйлар.

Әхмәтҗановлар – дөньяны танып-белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче остазлар, әни-әтиләр белән бер үк дәрәҗәгә куярлык изге затлар.  Бар назларын балаларына бирергә тырышалар.

Алар зур хуҗалык алып баралар. Мәктәптә эш белән мәшгуль булуларына карамастан, балаларны тәрбияләүгә җитди игътибар бирәләр, гаиләдәге барлык мәдәни кыйммәтләрне сеңдерергә тырышалар. Әхмәтҗановлар гаиләсе ныклы һәм тату гаилә үрнәге булып тора, алар гаилә традицияләрен саклыйлар, өлкән буынга хөрмәт белән карыйлар, авылдашлары арасында зур абруй һәм хөрмәткә ия.

Гаиләдә үзенчәлекле шөгыльләре дә бар: Нур Мөхәммәтҗан улы нумизматика белән кызыксына, ә Гүзәл Сабир кызы күпкырлы талант иясе — ул рәсем ясау, бәйләү, кием тегү, җырлау белән мавыга, бизәү эшләрен башкара, өстәвенә ВКонтактеда үз блогын алып бара. Әхмәтҗановлар үзләренең мавыгуларын балаларына да тапшырырга тырышалар: Флорида (икенче кызлары) дизайнер һөнәрен юкка үзләштермәгән, 2018 елда аның эшләре Аксурка авылында узган күргәзмәдә тәкъдим ителгән. Кечкенәләре Дания һәм Тамир яттан шигырьләр сөйләргә яраталар, җырлыйлар һәм рәсем ясыйлар, аларның иҗади эшләре конкурсларда призлы урыннар ала.

2018 елда Авыл көне уңаеннан Әхмәтҗановлар гаиләсе туган авыллары өчен «Мин Аксурканы яратам» арт-объектын төзегәннәр, ул шунда ук кунаклар һәм җирле халык арасында популярлык яулаган. 2023 елда алар аны яңартканнар.

Нур Әхмәтҗанов 1970 елның 17 февралендә Аксуркада туа. Әтисе Мөхәммәтҗан Әлимчан улы агроном, совхоз директоры, ә әнисе Тимербикә Фәйзулла кызы башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Нур кечкенәдән инженер-механик булырга хыяллана, ләкин язмыш башкача хәл итә. Мәктәптән соң ул Төмән авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, ләкин озак укымый, армиягә сафларына китә. Хезмәттән соң Тубыл зооветтехникумында юристлыкка укыган. Яшь егетне Аксурка тугызьеллык мәктәбенә эшкә тарих дәресләрен алып барырга чакыралар. 1992 елның августыннан бүгенге көнгә кадәр Нур Мөхәммәтҗан улы шушы мәктәптә укытучы булып эшли. Ул 36 ел стажлы РФнең мактаулы укытучысы булган әнисе эшен дәвам итә.

Нур абый Тубыл педагогия институтын читтән торып тәмамлый, тарих укытучысы белгечлеге ала.

Мәктәптә эшләү аңа бик ошый, балалар аны яраталар, хезмәттәшләре хөрмәт итәләр. Нур Әхмәтҗанов «Туган ягым» түгәрәген алып бара, анда балалар зур кызыксыну белән йөриләр. Аның өчен иң мөһиме - баланың рухи сыйфатларын үстерү, баету. Бары тик шундый алым гына бай шәхес үсешенә ярдәм итә ала.

Нур Мөхәммәтҗан улы тарих, җәмгыять белеме укытучысы буларак, «Хәтер» музей бүлмәсе белән җитәкчелек итә. Җитәкчелек иткән елларында музей советы булдырылган, анда мәктәп укучылары һәм ветераннар оешмасы вәкилләре керә. Ул район күләмендә үткәрелгән «Фронтовик укытучы язмышы» номинациясендә музейлар һәм музей бүлмәләре бәйгесендә катнашучы, «Иң яхшы тарихи-җирле музей» район смотр-конкурсы призеры. 2012 елда олы кызлары Әлфридә белән «Бородино сугышы» район гаилә иҗаты конкурсында, 2014 елда икенче кызлары белән «Минем гаиләмнең шәҗәрәсе» дигән район фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә катнашканнар. 2016 елда өченче кызы белән «Минем бабам – сугыш катнашучысы» Бөтенроссия тикшеренү эшендә үз эшләрен тәкъдим иткәннәр.

2015 елдан башлап Нур Мөхәмәтҗан улы район күләмендә мәктәп укучылары арасында тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре буенча Бөтенроссия олимпиада биремнәрен тикшерүче эксперт булып эшли. Ул сәләтле балалар белән уңышлы эш алып бара, аның укучылары – кызлары төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашып призлы урыннар яулыйлар. 2015 елның октябреннән башлап Нур Мөхәмәтҗан улы Аксурка авылы җирле совет Думасының өченче һәм дүртенче чакырылыш депутаты һәм рәисе итеп сайлана, сайлаучылар ышанычын казана.

2008 елда «Ел укытучысы» район конкурсында катнашып, ул «Сыйныф җитәкчесе - тәрбияче» номинациясендә җиңүче була.

Нур Мөхәмәтҗан улы үзенең авылы халкы арасында хокуклы абруйга ия, Вагай районының «Ышанычлы әтиләр советы» составына керә. 2020 елда әнисе белән Вагай районы, Башкурда авылындагы ташландык хәлдә калган зиратны койма белән урап алу өчен акча җыюны оештыралар, чөнки анда гаиләнең ата-бабалары җирләнгән.

Гүзәл Сабир кызы – башлангыч сыйныф укытучысы һәм педагог-оештыручы. Ул балаларга башлангыч сыйныфларда белем бирә һәм аларның чын мөмкинлекләрен ача, аларның талантларын оста ачыклый һәм аларга ярдәм итә. Гүзәл Сабир кызы «Россия бөркетләре» федераль программасын актив һәм уңышлы тормышка ашыра. «Ватанпәрвәрлек, дуслык һәм үзара ярдәмләшү - һәр балага беренче танышуымнан ук сеңдерергә омтылган иң мөһим кыйммәтләр», - ди мөгаллимә. Һәм, чыннан да, педагогның сыйныф коллективы дус, мәктәп эшләреннән читтә калмый. «Россия бөркетләре» программасын тормышка ашырганда, педагог эштә командалыкка зур игътибар бирә, балаларның индивидуаль сәләтләрен формалаштыру һәм үстерү турында да онытмый. Аның җитәкчелегендә балалар «Җиңү йөзе», «Россия Кыш бабае», «Рәхмәт», Туганнар һәм яратканнар» һ. б. проектларда катнаштылар. Гүзәл Сабировна балалар коллективында да, ата-аналар арасында да дустанә һәм иҗади атмосфера тудыра.

Гүзәл Сабир кызы балаларда татар теленә, мәдәнияткә, туган җиргә сыйныфтан тыш чаралар аша мәхәббәт тәрбияли. 2023 елда авыл дәрәҗәсендә «Татарча диктант» дөньякүләм белемне тикшерү акциясен оештыра, анда барлык катнашучылар да Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Ул «Төмән өлкәсенең иң яхшы педагоглары һәм остазлары цифрлы галереясы» исемлегенә кергән. Аның җитәкчелегендә «Аксурканың максатчан волонтерлары» отряды эшли, алар мәктәп һәм авыл күләмендә иҗтимагый эш алып баралар, безнең махсус хәрби операция сугышчылары өчен маскировка челтәрләре үрәләр. Өченче кызлары Розалия бу отрядның лидеры булып тора һәм төрле чараларны оештыруга ярдәм итә. Гүзәл Сабир кызы Вагай районы территориясендә ирекле хәрәкәтне үстерүдә актив катнашканы өчен Вагай муниципаль районы хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. 2019 елда алар «Мин тормышны сайлыйм!» район бәйгесендә 1 урын яулаганнар. Ел саен авылда «Яңа елны аек каршы алыйк!» өлкә акциясен үткәрә, 2018 елда 1 урынга лаек булалар. Гүзәл Сабир кызы ветераннар советы, авыл һәм мәктәп китапханәчеләре, җирле администрация, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә эшли. Аның ярдәмендә балалар туган телләрендә шигырьләр укыйлар, җырлар җырлыйлар, татар классиклары әсәрләре буенча кечкенә спектакльләр куялар.

«Мин инде ун елдан артык Учи.ру белем бирү платформасында эшлим һәм бу искиткеч мавыктыргыч урын! Биредә нәтиҗәле укыту өчен кирәкле бар нәрсә дә бар: кызыклы курслар, танып белү вебинарлары һәм укучыларга индивидуаль биремнәр бирү мөмкинлеге. Бигрәк тә миңа Учи.руда даими рәвештә барлык фәннәр буенча олимпиадалар уздырылуы ошый, бу балаларга белемнәрен һәм талантларын күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Һәр ай саен платформада марафон уза, анда 1-11 сыйныф укучылары катнаша. Бу алар өчен белемнәрен күрсәтү һәм баллар җыю өчен менә дигән мөмкинлек, аларның мотивациясен һәм укуга кызыксынуын саклап калу өчен бик яхшы ысул.

Учи.ру платформасында мин ел саен балаларның белем алуына керткән өлешем өчен бүләкләр алам. Һәм, әлбәттә, иң кыйммәтлесе – минем укучыларымның яңа үрләргә ирешүләрен һәм үз бүләкләрен алуларын күрү! Бу мине алар белән бергә эшләүне дәвам итәргә һәм үсәргә илһамландыра», - дип сөйләде мөгаллимә.

Гүзәл Сабир кызы Аксурка авыл җирлегенең оештыру комитеты әгъзасы булып тора. 2021 елда ул авылдагы җәмәгать коесын төзекләндерү өчен акча җыюны оештыра һәм 2022 елда яңартылган кое яңадан эшли башлый, хәзер барысы да рәхәтләнеп аның суы белән файдалана. Гүзәл Сабир кызы үзешчән сәнгатьтә дә актив катнашучы. Сайлауларда ул иҗтимагый палата күзәтүчесе вазифасын башкара.

Әхмәтҗановларның балалары тәрбияле үсә, олы кызлары белем алып, үз һөнәрләре буенча эшлиләр.

Әлфридә мәктәптә бик яхшы укыган. 9 нчы сыйныфтан соң Н.Д.Лицман исемендәге Тубыл гимназиясенә укырга килә. Гимназиянең барлык чараларында да актив катнаша. Мәктәп олимпиадасының муниципаль этап җиңүчесе була, шулай ук рус теле һәм тарих буенча Бөтенроссия мәктәп олимпиадасының шәһәр этабында катнаша. Ул Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтының «Икътисад һәм идарә итү» факультетын тәмамлый. Параллель рәвештә «Дәүләт һәм муниципаль идарә» һөнәри юнәлешендә дә белем алган. Төмән өлкәсенең 3 нче өлкә хастаханәсендә, аннары Тубыл ЗапСибНефтехим предприятиесендә хезмәт итә. Хәзерге вакытта Амур өлкәсенең Свободный шәһәрендә яши. Әлегә кадәр «Амур газохимик комплексы» оешмасының персонал белән идарә итү белгече булып эшли.

Икенче кызлары Флорида тугызынчы сыйныфны «бишле»гә тәмамлап, А.А. Алябьев исемендәге Тубыл күппрофильле сәнгать һәм мәдәният техникумына укырга керә, анда «График дизайн» белгечлеген сайлап, укуын да зур уңышлар белән тәмамлый. Соңыннан ул Тубыл индустриаль институтының «Электроэнергетика һәм электротехника» юнәлешендә «Электроснабжение» профиле буенча укуын дәвам итә. Хәзерге вакытта ул Төмән шәһәрендә «Сибирь-Урал энергетика сервисы» оешмасының проект бүлегендә инженер-проектировщик булып эшли.

Өченче кызлары — Розалия мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, хәзер Төмән шәһәрендә санлы һәм педагогик технологияләр көллиятенең 2 нче курсында «Башлангыч белемдә коррекцион педагогика» белгечлеге буенча белем ала. Мәктәп елларында Розалия тырыш, җаваплы укучы булып таныла, күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм грамоталарга ия була, конкурсларда һәм олимпиадаларда актив катнаша. «Вагай муниципаль районы» мәгариф идарәсеннән «Вагай районының абруен ныгытуга шәхси өлеш керткәне өчен» грамоталары бар. Шулай ук ул мәктәп һәм Аксурка авыл мәдәният йорты чараларында даими катнаша. 2023 елда район чараларында югары нәтиҗәләр һәм актив тормыш позициясе өчен Вагай муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Хәзерге вакытта да көллияттә эшсез тормый, соңгы зур катнашуы — милли-мәдәният фестивалендә үз милләтен зур горурлык белән тәкъдим итүе. Ул «Профессия. Традиция. Гаилә» төбәкара конкурсының «Эшче династияләр: гаиләмдә һөнәрнең дәвамлылыгы» номинациясендә көч сынашкан.

Дүртенче кызлары Дания хәзер 8 нче сыйныфта укый, мәктәпнең барлык чараларында актив катнаша, укуында да иң яхшы билгеләргә ирешә. Дания укучылар үзидарәсе һәм волонтерлар отряды составына керә. Күпсанлы грамоталар, дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләнгән.

2023 елда энесе Тамир белән муниципаль һәм өлкә конкурсларында уңышлы чыгыш ясаганнар. «Безнең дусларыбыз – Эколята» исемле район этабында кабат эшкәртелгән материаллардан иң яхшы иҗат әсәре конкурсында «Яшь табигать сакчылары» номинациясендә 3 урын алалар.

Даниянең шундый активлыгы һәм уңышлары аның киләчәктә дә иҗади һәм тырыш шәхес булып үсүенә ышаныч тудыра.

Уллары Тамир өченче сыйныфта укый, мәктәп тормышында, муниципаль һәм өлкә бәйгеләрендә дә актив катнаша.

Быелгы елда ул зур уңышларга ирешә: «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тәмле итеп кабатлыйбыз!» дигән өлкә интернет-фотоконкурсында беренче урынны яулаган, анда әнисе белән бергә светофорны сурәтләүче уникаль ризык әзерләгәннәр. Шулай ук «Минем гаиләм» видеоролик бәйгесендә «Минем педагогик тату гаиләм» номинациясендә өченче урын алган.

Тамир - Аксурка урта мәктәбенең «Россия бөркетләре» хәрәкәтендә лидер. Берничә грамота, диплом һәм сертификатлар белән бүләкләнгән — алар аның иҗади һәм актив тормыш позициясен күрсәтә. Тамир — укуда һәм җәмәгать эшләрендә максатчан һәм иҗади укучы үрнәге.

Балаларына үрнәк булып торучы Гүзәл Сабир кызы белән Нур Мөхәммәтҗан улы - хезмәт сөючән, актив, сәламәт һәм акыллы тормыш алып баручы кешеләр. Алар өчен әхлакый саулык, бер-береңне хөрмәт итү һәм кайгырту - гаилә тормышының төп кыйммәтләре.

Аларның хезмәттәге казанышлары белән Вагай округының «Сельский труженик» һәм өлкә «Яңарыш» газеталары таныштырып торалар.

Гүзәл Сабир кызы белән Нур Мөхәммәтҗан улы һәрвакыт балаларының мәктәптәге уңышлары белән кызыксынып, балалары өчен җан атып яшәүче үрнәк әти-әни, ата-аналар комитеты әгъзалары, күптөрле дәрәҗәдә үткәрелгән чараларда актив катнашучылар. Аларның күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары — моның ачык дәлиле.

Әти-әниләре турында балалары горурланып сөйлиләр: «Безнең әти-әниебез кешеләр арасында зур хөрмәт һәм ышаныч казанганнар. Алар авырлыкларга зарланмыйлар, күңелсезләнмиләр, ә һәр яңа туган көнгә шатланып яшиләр.

Тормыш аларны ныклыкка һәм сабырлыкка берничә тапкыр сынады. Алар күп сынауларны бергә кичтеләр, күп эшләр башкардылар. Иң мөһиме — без дүрт кызны һәм бер малайны мәхәббәттә һәм кайгыртуда үстерделәр. Без үзебезне бәхетле дип саныйбыз, чөнки безнең язмышыбыз алар кебек көчле һәм изге рухлы кешеләр белән бәйле».

Әхмәтҗановларның иркен йортының ишекләре якыннары һәм туганнары өчен һәрвакыт ачык. Җәен яшелчә һәм бакча эшләре белән шөгыльләнәләр, зур булмаган хуҗалык алып баралар, гөмбә һәм җиләк җыярга бик яраталар.

«Исегездә тотыгыз: гаилә - дөньяда бернәрсә дә алмаштыра алмаган бөек кыйммәт, якыннарыгызны яратыгыз һәм кадерләгез, кайгыртучан һәм тугры булып калыгыз», - дип өнди Гүзәл апа.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.
Рәсемдә: Әхмәтҗановлар гаиләсе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836