Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шәфкатьле шәфкать туташлары

последние и лучшие новости искусства в мире

31-1Шәфкать туташы һөнәрен сайлап, күп еллар бу юнәлештә эшләгән якташларыбыз Тубыл шәһәренең “Балигъ булмаган балалар өчен социаль тернәкләндерү үзәге”ндә балаларга иң кирәкле, җылы сүзләр табып, вакытында ярдәм итеп, сайлаган һөнәрләренә тугры хезмәт итәләр. 37 ел хезмәт стажлы Әнисә Нәбиева Тубыл районы, Тәпкенбаш авылында туа, кече яшендә гаиләләре шәһәргә күченеп килә. Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә укый, аннары медицина училищесына укырга керә.

Үзенең хезмәт юлы турында: “Училищены тәмамлаганнан бирле ак халатымны салганым юк. Беренче Бишура авылындагы мәктәп-интернатта, аннары Тубыл шәһәрнең 36 нчы балалар бакчасында, инде 20 ел “Балигъ булмаган балалар өчен социаль тернәкләндерү үзәге”ндә эшлим. Мондагы эш бездән төгәллекне, балаларны яратуны таләп итә. Төрле авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдән килгән балаларның тән ярасы булмаса да, аларның күңелләре яралы була. Алар авырып китсәләр, дәвалыйбыз да, балаларны поликлиникага алып барабыз. Карантинда булган очраклар да күп. Гомумән әйткәндә, безнең эшебез социаль юнәлеш белән бәйле. Бу үзәктә эшләүчеләрнең төп бурычлары - балаларны карау, кайгырту”, - дип сөйләде. Күп еллар тырыш, намуслы хезмәте өчен Әнисә Хәннән кызы шәһәр хакимияте башлыгы, өлкә Думасы депутатының, Төмән өлкәсенең Сәламәтлек саклау департаментының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

31-2Биредә эшләүче шәфкать туташлары бер-берсе белән киңәшләшеп, ярдәмләшеп хезмәт итәләр. Нурҗидә Хәбибуллина Хуҗайлан авылында туып-үсә. Әле дә туган авылын, укыган мәктәбен, укытучыларын сагынып искә ала. ”Мәктәпне тәмамлап, сохоздан юллама буенча медицина училищесына укырга кердем. Бу һөнәрне кече яшемнән яраттым. Диплом алып, 5 ел туган авылымда фельдшер булып эшләдем. Аннары Тубылның Нефтехим комбинатының стоматологиясендә шәфкать туташы булып 20 ел хезмәт иттем. Стоматология ябылганнан соң, үзәккә эшкә урнаштым. Булдыра алмасмын дип уйлаган идем. Эшемне, балаларны яратып биредә эшләвемә дә ун ел булды. Мин остазларым Татьяна Левинага, Татьяна Усенковага рәхмәтлемен. Үзәктәге эшемдә балаларны ярату, аларга игътибарлы булу беренче урында тора. Төмән өлкәсенең төрле районнарыннан, шәһәрдән килгән 27 бала үзәктә эшләүче шәфкать туташларының игътибары үзәгендә. Балалар чирләп китсәләр, табиб билгеләве буенча аларны дәвалыйбыз. Балаларга монда төрле мавыктыргыч чаралар оештырыла, алар өчен дәвалау гимнастикалары үткәрелә”, - дип хезмәт юлы белән таныштырды.

Нурҗидә апа да Мактау грамоталары, шәһәр башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Аның кызы Земфира әнисенең һөнәрен сайлап, шәһәрнең 3 нче хастаханәсендә хезмәт итә. Эшләгән эш урыннарында җан атып эшләүче, тәҗрибәле, абруйлы шәфкать туташларына сабырлык, түземлек, иминлек, уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836