Август 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 | 2 |
| 3 | 4 | 5 | 6
|
7 | 8 | 9 |
| 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
| 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 |
| 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
| 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл округының үзәк китапханәсендә очрашуда Тубыл шәһәре Думасы рәисе Михаил Никитин һәм икенче сайлау округы депутаты Наил Янишев сорауларга җавап бирделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Кунакларны китапханәнең агымдагы эшчәнлеге, яңа проектлары, заманча эш форматлары, үсеш планнары белән китапханә мөдире Елена Вашутина таныштырды. Ул мавыктыргыч, кызыклы, эчтәлекле экскурсия үткәрде. Китап фондын тулыландыру, баету буенча да монда зур эш алып барылганы, бу юнәлештәге яңалыклар турында сөйләде.

Бу очрашуга Наил Янишев буш кул килмәгән. «Иң зур бүләк - китап», — дип юкка гына әйтмәгәннәр. Ул китапханәгә Тубыл тарихына, мәдәниятенә багышланган басмаларны, шулай ук талантлы якташларыбызның әсәрләрен бүләк итте. Китапханә аерым бер дөнья булганын әйтеп, киләчәктә дә уртак матур чаралар оештырып эшләргә, уңышларга ирешергә язсын дип теләкләрен белдерде.
Яңа китаплар турында Михаил Никитин болай диде: «Бу китаплар Тубыл шәһәренең, төбәгебезнең, туган ягыбызның тарихын саклап калырга, киләсе буыннарга тапшырырга ярдәм итәчәк. Бу җаваплы эшне башкаручыларга, җитәкчеләре Елена Вашутинага уңышлар телибез».
Тубыл округы үзәк китапханәсендә күп мәртәбә булган якташларыбыз мондагы киштәләрдә тезелгән яңа һәм таныш басмаларны карап, үзләре яраткан, кызыксынган китапларны таба алганнары турында уртаклаштылар. Китап укырга яраткан кешеләр бар, алар күп. Китап сөючеләр, китапларның кыйммәтен аңлаучылар шәһәрдә һәм Тубыл округында да бар.
Китапханәдә булган саен мондагы киштәләрдә «Сөембикә», Төмән өлкәсендә чыгып килгән «Яңарыш»ны күрү, татар телендә чыккан басмалар белән кызыксынучыларның барлыгын белү дә күңелләребездә җылы тәэсирләр калдырды. Монда элек-электән төрле яшьтәге милләттәшләребез, җирле шагыйрь-шагыйрәләребез катнашында китап презентацияләре, иҗади очрашулар үткәрелеп барды. Төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре, китап яратучы укучылар бүген дә китапханәгә киләләр, яңалыклар белән кызыксыналар. Интернет заманы булса да, әдәби китаплар, басма газета-журналларны укучыларның саны күп.
Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: Михаил Никитин, Елена Вашутина, Наил Янишев.