Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Хәтер сагында

последние и лучшие новости искусства в мире

Өлкәбездәге 35 ел чыгып килгән бердәнбер татар газетасының беренче редакторы Азат Сәгыйтов исемен мәңгеләштерү турында күп сөйләдек. Бу эшләрнең бер юнәлеше тормышка ашып бара. Ул да булса, Азат Сәгыйтов исемендәге урам 10 ел элек Төмән районының Шыкча авылы җирлегендә барлыкка килде. Бу эштә турыдан-туры катнашкан, ул вакытта авыл Думасы җитәкчесе вазифасын алып барган, 10 елдан артык депутат булган Гүзәлия Муллачанова бу тарихи вакыйга турында истәлекләре белән уртаклашты:

- Безнең җирлектә урамнарга татар исемнәре бирү традициясе бар. Авыл әйләнәсе тирәсендә бик күп индивидуаль торак комплекслары барлыкка килде. Бу эшне авыл башлыгы булган Хәмзә Биктимиров башлап җибәрде, актив рәвештә аның эшен Рәис Әминов дәвам итте. Соңгы елларда 40ка якын татар шәхесе исеме бирелде. Алар арасында татар язучылары (Кәрим Тинчурин, Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов, Хәсән Туфан, Булат Сөләйманов, Якуб Зәнкиев һәм башкалар; Г.Тукай, М.Җәлил исемнәре электән үк бар иде), галимнәр, композиторлар, журналистлар, тарихчылар: Фоат Вәлеев, Диләрә Тумашева, Сара Садыйкова, Салих Сәйдәшев, Азат Сәгыйтов, Бәдретдин Гарифуллин hәм башкалар бар. Шулай ук Төмән җирлегеннән 5 Советлар Союзы Герое, үзебезнең Социалистик Хезмәт Герое Фәгыйлә Ибраhимова (Талмы авылы), Россия Геройлары: Тимур Мөхетдинов, Раушан Абдуллин, профессор-онколог Әхәт Сабиров hәм башкалар. Тагын бик күп урамнар шушы җирлектә яшәгән, Бөек Ватан сугышында булган, аннан соң тырышып эшләгән ветераннар, укытучылар, табиблар исемнәре белән аталган.

37-2-25

Бу эш әле дә дәвам ителә. Хәзерге көндә татарлар компактлы яшәгән җирлекләрдә халкыбызның данлыклы кешеләренең исемнәрен кую традиция булып дәвам ителсә бик тә яхшы булыр иде. Шыкча җирлегендә Азат Сәгыйтов исемле урам булуы зур шатлык та, горурлык та, чөнки ул оештырган газета күп еллар халкыбызның рухи дөньясын баетып, яңалыклар белән таныштырып бүгенге көнгә хәтле яратылып укыла.

37-21-25

Үткән саннарның берсендә язганыбызча (№28, 11 июль), ниһаять, Төмән шәһәренең Кырынкүл микрорайонында да күренекле, укучылары хәтерендә гел яхшы яклары белән генә истә калган, бар энергиясен, белемен «Яңарыш» татар газетасын аякка бастыруга биргән Азат Гыйззәт улы исемендәге урам булдырылды. Аның инициаторлары: «Яңа сулыш» һәм «Себер йолдызы» телетапшырулары редакторы, алып баручысы һәм дә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина, тапшыру әзерләү максатыннан, Төмән шәһәре Думасы депутаты Георгий Моратов, «Яңарыш» өлкә татар газетасының баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова белән бергә очрашып, урам буласы урынны карадылар. Урам Кырынкүлгә керү юлында, чик сакчылары паркы каршында уңайлы урында урнашкан. Аннары Георгий Равил улы редакциягә килеп, коллектив белән дә очрашты. Редакторыбыз Алсу Мөхәммәтәмин кызы аны газетаның эше, уңышлары, планнары белән таныштырды, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Рәсемнәрдә: редакциядә кунакта; Шыкчадагы Сәгыйтов урамы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836