Сентябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Кадерле «Яңарыш»ым! Бүген сиңа - 35! «Азмы, күпме бу сан газета өчен?»- диярсез. Минемчә, 35 - күп хатирәләрне, вакыйгаларны, истәлекләрне үз эченә сыйдырган сан ул.
Минем тормышымда да «Яңарыш»ның әһәмияте зур, урынлы булды, дисәм, бер дә ялгышмам. Әле хәтеремдә, нәкъ 35 ел элек мин, 25 яшьлек укытучы кыз, мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли идем. Әнием, ул вакытта танылган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Сафиуллина (Галеева), өлкәбездә чыга башлаган бердәнбер татар газетасын почта тартмасыннан алып керде дә, шатланып, дулкынланып, бер сүзен дә калдырмыйча, сәнгатьле итеп укый башлады. Күршеләрен дә, әби-бабайларымны да яздырып өлгергән икән газетага. Шул көннән башлап безнең гаиләбездә «Яңарыш» яраткан газетага, якын, ышанычлы дустыбызга әйләнде. Без аның һәр санын сагынып көтеп алып кат-кат укып чыга идек, чөнки әнием, мин белгән, хөрмәт иткән шәхесләр, кызыклы вакыйгалар турында язды «Яңарыш», заман белән һәрвакыт бергә атлады.
Гомеремнең 39 елында балаларга туган телебезнең, әдәбиятыбызның серләрен өйрәттем, халкыбызга, милләтебезгә тугры хезмәт итүче газетабызга карата мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләргә тырыштым. «И туган тел», «Иман», «Гаилә учагы», «Тормыш сулышы», «Шәхес», «Балалар сәхифәсе», «Сөю чишмәсе», «Яшьлек», «Без - бергә» рубрикаларын дәресләремдә, класстан тыш чараларда, авыл-район тормышында гел кулланып эшләдем. Коллегаларым, районыбыздагы милли мәктәпләр, дини тормыш, танылган шәхесләр, истәлекле вакыйгалар турында язып тордым.
Минем гаилә корып яшәвемә дә август аенда 35 ел тулды. Күрәсеңме, «Яңарыш»ым, без синең белән бик якын икәнбез!
Хөрмәтле газетабызны чын күңелемнән матур юбилее белән котлыйм һәм озын гомер, киләчәктә дә иҗади уңышлар, зур тиражлар, рәхмәтле укучылар телим. Тормышың якты һәм бай булсын, кадерле «Яңарыш»!
Асия ЗИМАГУЛОВА,
педагогик хезмәт ветераны, ТРның атказанган укытучысы, Вагай районы, Казанлы авылы.
