Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Яңарыш» газетасы белән танышуым

последние и лучшие новости искусства в мире

«Яңарыш» газетасы безнең Төмән өлкәсенең иң абруйлы һәм озын гомерле басмаларының берсе. Ул үз укучыларына якынча 35 ел буена хезмәт итә. Әмма аның белән минем танышуым әле үткән көздә генә булды. Мин Урта Тарман мәктәбендә 5 нче сыйныфтан укып киттем. Рус мәктәбендә укыганга күрә, мин «Яңарыш» белән таныш түгел идем. Газета белән мине татар теле укытучысы Лариса апа Гафурова таныштырды.

Бер татар теле дәресендә апа безгә туган телдәге матбугат турында сөйләде. Ул «Яңарыш» газетасының яңа санын китереп, безнең кулларга тоттырды. Беренче тапкыр мин газетаны шунда кулыма алдым! Ул зур түгел, әмма бик эчтәлекле. Укытучы апа аның битләрендә нинди кызыклы бүлекләр барлыгын аңлатты.

Шул дәрестән соң мин кызыксынып, газетаны өйгә алып кайттым. Әтием аны кулына алып: «О, «Яңарыш»! Без моны авылда яшәгәндә яздырып ала торган идек», – диде. Әнием елмаеп, миңа карап: «Кызым, бу газета безнең өчен туган телдәге иң яхшы басмаларның берсе», – диде. Алар миңа газетаның ничек барлыкка килүен, ничек үзгәреп баруын сөйләделәр.

Хәзер мин «Яңарыш»ны китапханәдән алып укыйм. Аның «Балалар сәхифәсе» бүлеген бик яратам. Анда башка мәктәп укучыларының иҗаты басыла. Укытучы апа әйткәнчә, мин дә үзем иҗат иткән әсәрләремне җибәрергә тырышырга тиешмен.

«Яңарыш» газетасы миңа туган телемне яратырга, аны кулланырга һәм башка халык вәкилләре белән аралашырга өйрәтә. Ул – безнең тарихыбыз, мәдәниятебез һәм бүгенге көнебез чагылышы. Газетаның юбилеена үз теләкләремне җибәрәм: алга таба да укучыларыбызны яңалыклар, кызыклы материаллар белән таныштырып торсын. Минем бу газета белән кызыксынуымны сизеп, әни инде аны яздырып алырга вәгъдә итте.

Айнура МӨХӘМӘДЗЯНОВА,
Түбән Тәүде районының Тарман урта мәктәбе укучысы.

37-7-25

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836