Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Юбилеең белән!

последние и лучшие новости искусства в мире

Сентябрь яраткан «Яңарыш» газета укучыларыбыз һәм редакция коллективы өчен аеруча кадерле: чөнки 1990 елның 15 сентябрендә «Яңарыш» өлкә газетасының беренче саны дөнья күрде, аңа быел 35 яшь тула. 1990 елда «Яңарыш» өлкә татар газетасын Азат Сәгыйтов оештырып, ныклы коллектив туплап, аның белән 15 ел дәвамында җитәкчелек итеп, армый-талмый, газета өчен сикәлтәле, авыр елларда нинди генә кыенлыклар, үзгәрешләр булса да, бар көчен, вакытын кызганмыйча эшләве аркасында газета сакланып кала, үз вакытында чыга, укучыларын шатландыра.

Азат Гыйззәт улы вафат булгач, аның урынына җәмәгате Алсу Мөхәммәтәмин кызы сайлана, егерме ел инде газета белән җитәкчелек итә.

«Яңарыш» – безнең яратып укый торган газетабыз. Ул беренче көннән үк җирле халкыбызның телен, динен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау буенча актуаль мәсьәләләрне күтәрә. Халыклар арасындагы дуслыкны ныгытырга, яшь буынны намуслылык, туган якка һәм Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләүдә ярдәм итә. Шәһәр, авылларда яшәүче, төрле өлкәләрдә намус белән эшләүче якташларыбыз, гади кешеләр тормышын, аларның ирешкән уңышлары турында материалларны уку аеруча күңелле безгә. Бүгенге көндә дә газета өлкәдәге барлык яңалыкларны тулы күләмдә, вакытында дөрес итеп яктырта. Ә анда эшләүче журналистлар бер гаилә булып, үзләренең бөтен сәләтләрен, дәртләрен, күңелләрен биреп, бу эш белән яшиләр. Алар чын мәгънәсендә үз һөнәрләренә тугры, аның бөтен нечкәлекләрен белүче, үз эшләренә гашыйк, тырыш кешеләр. Шуны да әйтеп китәсем килә: коллективының тырышлыгын һәм уңганлыгын без еллар буе бөтенроссия, төбәк конкурсларында һәм фестивальләрендә катнашып төрле номинацияләрдә лауреатлар булуларыннан, һәрвакыт призлы урыннар алуларыннан, күпсанлы грамоталар, дипломнар, Мактау хатлары белән бүләкләнүләреннән беләбез. Без алар белән горурланабыз.

Туган көнең белән, «Яңарыш»ыбыз!

35 еллык юбилеең уңаеннан коллективка исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек, үсеш телим. Иҗат чишмәгез саекмасын, яраткан эшегездә яңадан-яңа үрләр яуларга, зур уңышларга ирешергә насыйп булсын. Киләчәктә дә газетабыз гомерле булып, башка басмалар арасында мәңге сүнмәс якты йолдыз булып, туган телебезне яклап, саклап, озак еллар өлкәбезне шатландырып яшәсен, чәчәк атсын!

Юбилеең белән яраткан газетам! Юбилеең белән, иҗади команда!

Фәния ТӨХВӘТУЛЛИНА,
Төмән шәһәре.

37-73-25

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836