Сентябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
«Яңарыш»ыбызның туган көне уңаеннан бәйрәмгә барып кайттык. Ял итеп, күңелләр күтәрелде барыбызның да. Һәркемгә җылы сүз һәм якты караш булды бәйрәм хуҗаларыннан - редакция коллективыннан. Котлаучылар бик күп булды, һәркемнең дә күңел түрендә «Яңарыш»ка булган хисләрен әйтәсе килде.

Гомумән, «Яңарыш» газетабызга хөрмәт бик зур өлкәбездә дә, Татарстанда да, чит өлкәләрдә дә. Газета хәбәрчеләре арасында тарханлыларның саны да арта бара. Залда утырган кешеләр арасында 17 авылдашым булды. Безнең авылдагы кебек делегация булмагандыр бәйрәмдә. Мин әйтәм, без, тарханлылар, үз телебезне, үз милләтебезне яратучылар, гореф-гадәтләребезне саклаучылар, үз газетабыз белән горурланучылар. Авылыбызда 30дан артык гаилә «Яңарыш» ны яздырып, укыйлар.
Ул хәтле матур бәйрәмдә булган да юк иде соңгы вакытларда. Әзерлек бик зур булган! Булдырдыгыз, «Яңарыш» редакциясе! Килгән кешеләр саны да күп. Буш торган урыннар да залда юк иде. Басып торучылар да булды.
Туган көнгә барып, без дә бүләкләр тотып кайттык. «35 ел - 35 бүләк» уенында безнең авыл кызы Динара Зиганшина бүләк отты, ә инде викторинада катнашучылар арасында Гөлнара Калиева исеме яңгырады. Барыбыз да газетага да язылып кайттык, бүләкләр алдык. Сәхнәдән шул хәтле матур җырлар яңгырады. Биедек тә, җырладык та! Яшиселәр килеп китте! Нәрсә дип әйтәсем килә «Яңарыш» ка?
Уйларымны чынга аштырыр өчен,
Бар сагышымны таратыр өчен,
Син кирәк миңа «Яңарыш»ым!
Сүнмә син - өмет йолдызым!
Сачитә КУЧАРОВА, Яркәү районы, Тархан авылы.