Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Ышанычлы тыл» волонтерларының игелекле эшләре

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл районы, Ермаково авыл җирлегендә «Ышанычлы тыл» волонтерлар штабы оештырылды. «Төмән өлкәсе чик сакчылары» иҗтимагый оешмасыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм күрсәткән, гуманитар ярдәм җыюда катнашкан Ермаково волонтерлар оешмасы вәкилләре: Ираида Богданова, Светлана Ерофеева, Гөлбану Нәфыйкова, Ирина Иванова «МХОгә ярдәм иткәне өчен» медальләре белән бүләкләнделәр. «Ышанычлы тыл» волонтерлар оешмасы җитәкчесе Гөлбану Нәфыйкова башкарган эшләре турында сөйләде.

Волонтерлар штабы махсус хәрби операциядә булган якташларына конкрет ярдәм күрсәтергә тырышалар. «Төмән өлкәсе чик сакчылары» иҗтимагый оешмасы рәисе Нуртдин Ибраһимов аларның хезмәтләренә югары бәя бирде. Безнең авылдан кемнеңдер туганнары махсус хәрби операциядә үз бурычларын үтиләр. Һәлак булган якташларыбыз да бар. Волонтерлар белән без 200 маскировка челтәре, 400дән артык окоп шәме, 4000 татлы җыелма, 800 җылы оекбаш бәйләдек, 2 тоннага якын фронт өчен кирәк-яраклар алып җибәрдек. Йөк алгы сызыкта булган хәрбиләрнең үтенечләрен, теләкләрен исәпкә алып тупланды. Эшебез тукталып торганы юк. Хатын-кызлар изге, игелекле эшкә бөтен күңелләрен салып эшлиләр. Безнең төркемдәге төрле милләт вәкилләре бердәм булып, илебез халкына тынычлык, иминлек телиләр. Үз көчләребез, тырышлыгыбыз белән эшләнгән, бәйләнгән, җыелган әйберләрне, гуманитар йөкне Төмән шәһәренә җиткерүдә ярдәм иткән Хәсән һәм Хөсәен Арангуловларга рәхмәтлебез. Күңел җылысын биреп, теләкләр теләп эшләүче апаларга, безгә, безнең волонтерлар штабына, бу мөһим эштә булышлык күрсәткән ышанычлы эшмәкәрләр: ООО «Уватстрой» җитәкчесе Андрей Соколовка, ООО «БетонТраст» җитәкчесе Артем Каплинга һәм барлык ярдәмчеләребезгә эшләрендә уңышлар телибез. Киләчәктә дә кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез. Читтә калганнар булмады. Сыйныфташларыма рәхмәтләремне белдерәм. Алар азык-төлек, матди яктан да хәлләренчә булышлык күрсәттеләр. Иң мөһиме - махсус хәрби операциядә булган якташларыбыз туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсыннар. Тылда ышанычлы якыннары, дуслары аларны көтә», - дип сөйләде.

IMG-20250819-WA00273

Римма УМИТБАЕВА.

 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836