Сентябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
«Яңарыш» - яраткан газетам» видеоконкурсы катнашучылары бик тырыштылар, күбесе үзләре шигырьләр яздылар. Җиңүчеләрне билгелисе дә жюрига авыр булды, шуңа да барысына да бүләкләр тапшырырга булдык.
1 нче номинация - җирле шагыйрь-шагыйрәләрнең татар телендә язылган шигырьләрен сөйләү буенча Рәсимә Бабшанова, Рәшидә Бакиева, 2 нче номинация - үзенең иҗат җимешен сәнгатьле итеп яттан сөйләү буенча Сачитә Кучарова, Рәйсә Рәхимова (икесенең дә видеолары фоторәсем, музыка белән бизәлгән, эчтәлекле), Дилә Хәбибуллина, Сөнгатулла Бекенинны билгеләп үттек. Мәктәп яшендәгеләр арасында Илүзә Сабирова (Төмән районы) Рәйсә Рәхимова шигырен матур итеп әзерләгән.
Тамашачы мәхәббәтен яулаучылар лайклар буенча билгеләнде. Алар: Сачитә Кучарова, Заһидә Бекенина, Сөнгатулла Бекенин.
Ә инде конкурс темасына туры килмәсә дә, катнашкан өчен Заһидә Бекенина, Винира Нигъмәтуллина, Умар Бәшировка да рәхмәтлебез.
«Яңарыш» газетасының 35 еллыгына багышланган викторинага җибәрелгән җаваплар буенча урыннар билгеләгәндә жюрига шактый гына тырышырга туры килде. Барлык балларны кушканнан соң гына, уртак фикергә килдек. Шулай итеп I урынга Түбән Тәүде районының Киндерле авылыннан Фәния Заһидуллина, II урынга Тубыл шәһәреннән Равия Тимирова, III урынга Төмән шәһәреннән Фәния Төхвәтуллина лаек булдылар. Эзләнеп, табып, язып җибәргән Төмән шәһәреннән Гөлнара Калиева, Төмән районының Муллаш авылыннан Рәсимә Бабшанова, Яркәү районының Яңа Кәешкүл авылыннан Әминә Кәримовага кызыксындыру бүләкләре әзерләнде.
Бәйрәмдә бүләкләрен алмаучыларга редакциягә килеп алырга мөмкин.

Хөрмәтле жюри әгьзалары: фәннәр кандидатлары Рафаэль Гадиев, Гүзәлия Муллачанова, Гөлшат Галәмова, Татарстанның атказанган укытучысы Асия Зимагуловага бик рәхмәтлебез.
Язылучылар арасындагы «35 елга – 35 бүләк» уенына призлар отучылар исемлеге интернет төркемнәрдә куелачак.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемнәрдә: тәбрикләүдән күренешләр.