Сентябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
25-31 август көннәрендә Казан шәһәренең «Идел» яшьләр үзәгендә төрле төбәкләрдә, илләрдә яшәүче актив яшьләрне туплап, берләштерүче, алар арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту кебек максатларны алга сөрүче Татар яшьләре көннәре быел 35 нче тапкыр узды.
Ул Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге оештыруында үтә. Быел Татар яшьләре көннәренә илебезнең 27 төбәгеннән 150 делегат җыелды. Алар арасында Төмән шәһәреннән «Төмән татарлары» яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге (җитәкчесе Зөфәр Мөхәмәдшин), «Яшь буын» өлкә татар яшьләре иҗтимагый оешмасы (Фәрид Корманов), «Татар яшьләре берлеге» өлкә татар яшьләре оешмасы (Исмаил Моратов) яшьләре дә катнашып, өлкәбезне лаеклы рәвештә тәкъдим иттеләр.
Форум дәвамында катнашучылар төрле юнәлештәге дәресләрдә, остаханәләрдә булып, яңа күнекмәләргә ия булдылар. Яшьләр өчен кызыклы һәм мәгълүмати лекцияләр, татар теле һәм тарих дәресләре, кичке чаралар оештырылды. Моннан тыш, делегатлар вокал, бию, актерлык осталыгы, кул эшләре, шәҗәрәләр төзү, психология юнәлешләре буенча белем тупладылар. Шулай ук алар сәясәт, сәнгать, журналистика, дин, спорт һәм башка өлкәләрдән танылган шәхесләр белән очраштылар. Очрашулар лекцияләр, мастер-класслар, панель дискуссияләр, әңгәмәләр форматында үткәрелеп, катнашучыларга сораулар бирергә, үз идеяләре белән уртаклашырга, файдалы элемтәләр урнаштырырга мөмкинлек бирелде. Һәр елны уздырылып килүче «Идел кызы», «Идел егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» бәйгеләре узды.
Шунысы сөенечле: «Танцпол йолдызы-2025» бәйгесендә «Төмән татарлары» яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге активисты, «Себер йолдызы-2024» өлкә бәйгесендә «Иң җитез кыз» исеменә лаек булган Аделия Нигъмәтуллина 1 урынны яулады. Бу турында Аделия: « Татар яшьләре көннәре - бөтен Россиядән татар яшьләре оешмалары берләшкән урын ул.
Хәзер татар мәдәнияте минем тормышымда мөһим урын алып тора - мин чараларда актив катнашам һәм аны үз шәһәремдә алга этәрәм. Шуңа күрә Казанга форумга бару, анда үткәрелгән «Танцпол йолдызы-2025» бәйгесендә җиңүче дә булуым минем өчен чын мәгънәсендә якты һәм әһәмиятле вакыйгага әйләнде.
Без шәһәр читендә урнашкан «Идел» яшьләр үзәгендә 6 көн үткәрдек, анда безне кызыклы программа: конкурслар, чыгышлар, оешмаларны тәкъдим итү, танылган спикерлар һәм татар мәдәнияте йолдызлары белән очрашулар көтте. Кунакханә территориясендәге төп программадан тыш, безне шәһәргә дә алып бардылар. Шәһәр көнен бәйрәм итүдә катнаштык.
Программаның бер мәйданчык белән генә чикләнмәве шәп булды.
Минем өчен форумда катнашу чын бәхет иде. Шул вакыт эчендә мин төрле шәһәрләрдән килгән татар кызлары, егетләр белән таныштым, яңа дуслар таптым, дияргә була.
Мин үзебезнең бай мәдәниятебез һәм без, татарлар, аны ничек саклый, үстерә һәм алга этәрә белүебез белән чын-чынлап горурланам. Без үз тамырларыбызны белеп, өйрәнеп кенә калмыйбыз, без актив рәвештә дөньяга үзебезнең кем булуыбызны һәм тарихыбызның никадәр уникаль булуын белдерә алабыз. Әлеге форум үз шәһәрләрендә татар мәдәниятен үстерүчеләрне җыйды һәм без бергәләп тагын да көчлерәк була барабыз», - дип сөйләде. Татар яшьләре көннәрендә катнашкан «Татар яшьләре берлеге» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Исмаил Моратов уздырылган чаралар турында ачыграк, тулырак итеп: «Башка регионнардан килгән таныш егетләр, кызлар белән яңадан очрашу бик күңелле булды. Үзем өчен бик күп кирәкле мәгълүмат алдым. Мәсәлән, финанс грамоталылыгы буенча бик файдалы лекция узды. «Идел егете – 2025» бәйгесе көчле затлар арасында иң-иңнәрне ачыклады.Егетләр үзләренең җитезлеген, тапкырлыгын һәм, әлбәттә, талантын сәхнәдә күрсәттеләр. Безгә тәкъдим ителгән татар халык биюләре һәм милли уеннар белән үрелеп барган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» җырлы-биюле программа күңелгә бик ошады.Безнең елдан-ел күмәк намазларга күбрәк җыелуыбыз аеруча сөендерә. Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге «Ал Таң» мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин белән очрашу да мине сөендерде. Хәзрәт безгә дин нигезләре һәм исламда гаиләне ничек дөрес төзергә кирәклеге турында сөйләде. Мин Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдиновка һәм «Идел» командасына бу искиткеч 6 көн өчен зур рәхмәтле. Кызыклы һәм төрле спикерларның чыгышлары, атмосфера, таң атканчы утырулар күңелләрдә озак сакланыр», - дип сөйләде. Үзләренең кичерешләре белән «Яшь буын» оешмасы әгъзалары да бик теләп бүлештеләр. Ринат Әминов:
- Татар яшьләре көне форумы күңелемдә яхшы тәэсирләр калдырды. Кызыклы кешеләр белән таныштык. Бигрәк тә Татарстан Республикасының атказанган артисты, музыкант Фирдус Тямаев белән очрашу ошады. Җырчы үзенең туган ягы, тормышы, иҗаты турында сөйләде. Шулай ук яңа гына иҗат юлына баскан татар артистларына ярдәм итәргә теләвен белдерде. Аннары Татарстан Республикасының халык артисты, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры Илдус Габдрахманов белән оештырылган иҗади очрашу да күңелемә хуш килде. Безнең белән сорау-җавап форматында аралашканнан соң, күренекле актер искиткеч җыр башкарды һәм оста итеп биеп күрсәтте. Аннары төрле төбәкләрдән килгән кызларның гүзәллеген, сәләтен һәм зирәклеген күрсәтүче «Идел кызы» бәйгесе дә бик күңелле узды. Әйләнәмдәге яшьләрнең дә туган телебездә сөйләшүләре, татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итүләре сөендерә», - дип үзенең фикерләрен белдерде. Аның сөйләгәннәренә өстәп Илдан Гайсин:
- Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының халык язучысы Рабит Батулла белән очрашу үзе бер зур уңыш. Без аңа татар теленә, тарихына кагылышлы сораулар бирдек, ул безгә кызыклы, аңлаешлы итеп, төрле мисаллар китереп аңлатты, төпле киңәшләр бирде. Култамгасы белән бүләккә китаплар өләште. Аннары Казан дәүләт циркында булдык, залда Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов утырганы игълан ителде. Биредә без «Мирас» милли татар фэнтези-спектаклен яратып карадык. Гомумән алганда, уздырылган чаралар бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды. Мәгариф һәм мәдәни программаларда катнашу кызыклы булды. Әмма төп кыйммәте — актив, максатчан һәм иҗади яшьләр белән танышу, аралашу. Хәзер инде теләк бер генә: бу дустанә атмосфера һәм җайга салынган багланышлар киләчәктә уртак проектларны тормышка ашыруда ярдәм итсен иде, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: Төмән яшьләре Казанда.