Сентябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Вагай районының Ләмчәй авылында яшәүче Бәхтичан Юминага 95 яшь тулды. Юбилярга Вагай районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары Илдар Гайсин, халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Марина Каштанова, социаль эш буенча участок белгече Илнара Бабшанова, Тугыз башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Гөлсем Зарипова һәм мәдәният йорты белгечләре котлаулар һәм бүләкләр белән килделәр.
Район хакимияте вәкилләре туган районыбыз хакына күпьеллык намуслы хезмәте өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, юбилярга күңел күтәренкелеге, күңел тынычлыгы һәм тагын озак еллар гомер итүен теләделәр.
Бу матур көнне Бәхтичан Зарип кызын котларга авылдашлары, туганнары, якыннары килде. Бәхтичан апа ире белән тугыз бала үстергән. Хәзерге вакытта аның 20 оныгы, 16 оныкчыгы һәм 2 оныгының баласы бар.

Олы яшьтә булуына карамастан, үзе ачык акылга һәм яхшы хәтергә ия. Ул үзенең өлкән абыйсын 1941 елда сугышка озаткан көнен җентекләп хәтерли. Апа сөйләгәнчә, Карелин пристаненда халык шулкадәр күп булган ки, төртелеп тә булмый, ди. «Барысы да - картлары да, кечкенәләре дә, әниләре дә, хатыннары да еладылар, гөрелдәү тавышыннан берни ишетелмәс булды.
Яңа хәрбиләр белән тулы авыр пароход акрын гына китеп бара иде. Йөзеп киткәндә, ул йөрәкләрне вак-вак кисәкләргә ярып, әле генә балаларын тартып алган аю үкерүен хәтерләткәндәй сузып-сузып кычкыра башлады. Иртеш буенда пароход артыннан хатын-кызларның һәм балаларның тынгысыз улавы гына торып калды. Пароход белән бергә моңарчы яшәү мәгънәсен тутырган иң кыйммәтле әйбер дә китте».
Бәхтичан апа бик мавыктыргыч әңгәмәдәш, телевизор карый, газеталар укый, ул бөтен дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар. Менә без дә иске сандыкта ниндидер кыршылган журналлар, «Сельский труженик» һәм «Яңарыш» газеталарын күрдек. «Нәрсә турында укырга ярата соң ул?» - дип сорадылар. Ул барысы белән дә кызыксына икән. Күптән инде үзләре әби булган кызларына киңәшләр бирә, әгәр сериал артында утырып калсалар, түтәлләргә су сипмәсәләр - ачуланырга да мөмкин. Өйдәге сыйлар белән чәй эчкәч, без гаҗәеп яхшы күңелле кеше яши торган зәңгәр тәрәзәле йорттан аерылырга теләмәгәндәй чыгып киттек.
Зөлхәйдә Сәйдуллина, Вагай районы, Тугыз авылы.