Сентябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Ростов шәһәрендә волонтерларга һәйкәл янында төшкән фоторәсемдә Тубыл шәһәреннән Ачәр Чембаева Майя Есина (гуманитар ярдәм итү корпусы җитәкчесе) белән. Ачәр Ризван кызы махсус хәрби операциядә яраланган хәрбиләр дәвалана торган Ростов шәһәрендәге госпитальгә барып түләүсез, бушлай ярдәм итә. Бирегә үз ирекләре белән килүчеләр булышлык күрсәтәләр.
Ничек барып җиткәне, кемнәргә ярдәм күрсәткәне турында илебез патриоты Ачәр ханым сөйләде.

- Тубылдан Төмәнгәчә автобуста, аннары Мәскәүгә самолетта, Мәскәүдән Ростов шәһәренә автобуста барып җиттек. Ел дәвамында көткән ялымны файдалы үткәрергә карар иттем. Күнегелгән тормышымны вакытлыча калдырып, госпитальдә ярдәм кирәклеген белеп, читтә калмаска булдым. Кулымнан килгәнчә ярдәм итү теләге мине монда китерде. Илебездәге гуманитар ирекле корпуска кердем һәм Ростов шәһәрендәге эвакуация госпиталендә эшләдем. Монда авыр яраланган барлык сугышчылар дәваланалар. Беренче атнада мин төнге сменада, ә аннары көндез эшләдем. Кан тамырлары хирургиясе бүлегендә авыр җәрәхәтләнгән сугышчыларга ярдәм иттек. Волонтерларга яшәү урыны бирелде, туклану да оештырылды. Госпитальдә эшләүче волонтерлар сугышчыларга табиб кушуынча процедураларны, санитарка функцияләрен үтәделәр. Госпитальдә сменалап эшләдек. Эш көнебез 12 сәгать булды. Махсус хәрби операция безне берләштерде, сынауларны җиңеп чыгарга өйрәтте. Мин монда Ватаннарын чиксез яраткан патриотларны күрдем. Миңа авыр булды дип әйтә алмыйм. Безнең сугышчыларга да җиңел булмагандыр. Һәр яраланган сугышчы безнең күңелләребездә җылы хисләр уятты. Аларның батырлыгы, кыюлыгы, түземле булганнарын күреп горурландык. Сугышчылар безгә «бертуган апаларына» караган кебек карадылар. «Сестра» дип эндәшүләре әле күз алдыбызда. Тыныч күк астында яшәвебез өчен без аларга рәхмәтлебез. Илебез халкы тыныч тормышта яшәсен өчен гомерләрен кызганмаган егетләребезгә ярдәм итә алганнар читтә калмасыннар иде», - ди Ачәр Ризван кызы.
Ул Төмән өлкәсенең төньяк шәһәрләреннән күп волонтерлар булганын әйтте. Түбән Варта шәһәреннән госпитальдә дәваланучы якташын очратканы турында да сөйләде.
Ачәр үзенең туган шәһәрендә дә волонтерлар хәрәкәтләре белән берлектә эшли. Гуманитар ярдәм итү корпусы билгесе белән бүләкләнгән актив, ярдәмчел ханым буш вакытында маскировка челтәрләрен үрүдә катнаша, окоп шәмнәрен ясаучылар, гуманитар ярдәм җыючылар төркемендә дә булышлык күрсәтә. Актив тормыш позицияле патриот якташыбыз илебезне саклаучыларга ярдәм итә алуы белән горурлана. Үз эшендә чираттагы ялын тагын госпитальгә барып ярдәм итәргә планлаштыра. Ул махсус хәрби операциядә булган сугышчыларга, ветераннарга ярдәм кулын сузган якташларына, барлык волонтерларга да үзенең рәхмәтен белдерде.
Римма УМИТБАЕВА
Рәсемдә: Ачәр Чембаева, Майя Есина