Октябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Күкрәнде авылы ир-егетләре элек-электән гер күтәрүне, көч сынашуны, көрәшне яратканнар. Бәйрәмнәрдә, 1 майда, Сабан туйларында, кичен эш беткәч, яшьләр, олылар үз арада көч сынашканнар. Авылдашлар арасында гына түгел, башка төбәкләрдәге ярышларга да барыр өчен әзерлек алып барганнар.
Күкрәнде көрәшчеләре арасыннан Мөхәммәтчан абый Ташбулатов бигрәк тә көче, көрәш хәйләләре белән аерылып торган. Аны бөтен дөньяга танылган көрәшчеләр - Иван Поддубный, Александр Медведь, Бувайсар Сайтиев белән чагыштырып була. Мөхәммәтчан абый 50 яшенә кадәр көрәшкән.
Күкрәнде көчлеләре ел саен рус батырлары белән көч сынашканнар.
Элек Күкрәнде авылы Байкалово районына кергән. Ел саен армиягә чакырылучылар военкомат янына жыелганнар. Ишегалдында рус яшьләре hәм күкрәнделеләр арасында көч сынашу булган. Рус көчлеләре ничек булса да күкрәнделеләрне җиңәргә тырышканнар, шуңа күрә hәр ел саен башка районнардан да көч сынашучыларны алып килгәннәр.
Мөхәммәтчан абыйны җиңүче табылмаган. Район хәрби комиссары аны ихтирам иткән, чөнки безнең авыл батыры башка көрәшчеләргә карата үзен начар итеп күрсәтмәгән. Комиссар шул ярышларда судья вазифасын үтәгән.
Мөхәммәтчан Рәхимҗан улы атаклы Ташбулатовлар токымыннан чыккан. Аның әти-әнисе гади крестья гаиләсеннән, авылдашларына карата бик тә кешелекле булганнар. Әтисе - Рәхимҗан бабай биек буйлы, таза гәүдәле, көчле кеше булган, үзе бик оста балта остасы иде - тәрәзә рамнарын, ишек яңакларын, ишекләрне бик килешле ясаган. Әнисе - Шәмсия әби авылдашларын төрле авырулардан төзәткән. Әле дә исемдә: кечкенә чакта бик көчле җил исеп, күзләремә ком-таш кереп тулды. Күзләрне ачып булмый. Бергә уйнаган балалар мине Шәмсия әби янына алып бардылар. Ул дога укып, теле белән ялап, күзләремне ком-таштан чистартты.
Мөхәммәтчан абый табигый яктан көчле булса да, кечкенәдән аның куллары зәгыйфьрәк булган. Шуңа да карамастан, ул кечкенәдән физкультура, спорт белән шөгыльләнгән, әти-әнисенә өй эшләрендә булышкан. Куллары аркасында Мөхәммәтчан абыйны сугышка алмаганнар. Сугыш елларында аны хезмәт армиясенә җибәргәннәр. Тик ул анда озак була алмаган, чөнки агач кисү, егу, авыр эш зәгыйфь кулына авырлык китергән.
Мөхәммәтчан абый озак еллар хайван табибы (ветеринар) булып эшләде. Бу эшне ул чын күңелен биреп башкарды. Хайваннары авырып китсә, авылдашлары аның янына барганнар. Ул берсүзсез хайваннарны карарга ашыккан.
Олыларның сөйләүләре истә калган. Күкрәнде көрәшчеләре Вахит абый Ильясов, Мәкъсүд абый Кәримов hәм башкалар вакытлыча Байкалово военкоматы ишегалдына Мөхәммәтчан абыйсыз барганнар. Абый эше булып, соңрак килермен, дигән.
Вахит абый бик тә җитез кеше буларак, аны аяктан егу кыен булган. Рус көчлеләре озак көрәшкәннән соң, хәлләре беткәч, күкрәнделеләр җиңелә. Авылдашларга инде түземсезлек белән Мөхәммәтчан абыйны көтәргә генә кала. Күкрәнделеләр җиңелгәч, военком үз кабинетына кереп китә. Ул берничә тапкыр чыгып, бик борчылып: «Мөхәммәтчан кайчан килә?» - дип сорый.
Ярый әле озак калмый Мөхәммәтчан абый килеп җитә. Безнең батырыбыз тиз арада рус көчлеләрен егып та сала. Авылдашлар, шулай ук военком да бу хәлне күреп бик тә шатланалар.
Өлкән яшьтәге авылдашларыбызның сөйләвенчә, безнең батырлар Тубылтора авылы янында да көрәшеп йөргәннәр. Бер елны шушы авыл буенда руслар белән күкрәнделеләр арасында зур көрәш ярышы булган. Газиз абый Ниязов hәм Мөхәммәтчан абый башкаларга караганда көчләре, көрәшү осталыклары белән аерылып торганнар. Башка авылдашлар җиңелгәч, алар икесе бер-берсен алыштырып көрәшкәннәр. Әлбәттә, алар икесе дә русларга бирешмәгәннәр.
Авылда көрәшкәндә, авыл яшьләре Мөхәммәтчан абыйны җиңәргә, аяктан егарга тырышканнар. Еш кына көрәш ярышлары «Олы көек»тә үткән. Бер ярыш турында олыларның сөйләгәне истә калган.
Озак көрәшкәннән соң, финалда Мөхәммәтчан абый hәм армия сафларыннан яңа кайткан яшь егет очрашалар. Яшь көрәшче армиядән киеп кайткан хром итекләрендә көрәшкән. Озак көрәшү булмаган: Мөхәммәтчан абый шушы егетне атып да бәргән. Бөек батырыбыз яшь көрәшчене егып салганда, шул егетнен бер итек табаны каерылып төшә. Яшь көрәшче елар хәлгә төшә: «Нишлим инде бу итек белән?» дип тиз генә өенә кайтып китә. Ярый әле күкрәнделеләр арасында итек осталары булган, тиз арада егетнең итек табанын яңартып та биргәннәр.
Әйтергә кирәк, Мөхәммәтчан абыйның улы Якуб абый да үз яшьтәшләреннән көче белән аерылып тора иде. Ул мәктәптә укыганда ук авыр атлетика белән мавыкты. Якуб абый профессиональ штанга күтәрү белән шөгыльләнде hәм аңа спорт мастеры дигән мактаулы исем бирелә. Якуб абыйның олы малае Закир да спорт мастеры исеменә лаек була, ә кече малае Марсель казанышлары өчен авыр атлетика буенча мактаулы халыкара спорт мастеры, дөнья, Европа чемпионы, күп тапкырлар Россия чемпионы исемнәрен яулады.
Мөхәммәтчан абыйны авылдашлары бигрәк тә хөрмәт, ихтирам иттеләр. Ул туганны - туган, авылдашны - авылдаш, олыны – олы, кечене – кече итеп яшәгән. Якташларына карата мәрхәмәтле, кешелекле Мөхәммәтчан абыйга яшьрәкләр хөрмәт белән «Мөхцә куца» дип эндәшкәннәр. Еш кына минем әнинең, апайның хәлләрен белешергә кереп йөри иде, эшләре булса, hәрвакыт булышырга әзер иде.
Мөхәммәтчан абый сүзгә дә бик оста иде. Төрле хәлләр, мәзәкләр сөйләргә яраткан.
Бу мәкаләне язганда Рәшидә апа Сәитовадан (Ниязова), Зиннәт абый Рәхимбакиевтан, Рәшит абый Латыйповтан, Исхак абый Ниязовтан белешмәләр алдым, аларга зур рәхмәтемне белдерәм.
16 октябрьдә Мөхәммәтчан абыйга 105 яшь тулган булыр иде.
Шушы истәлек аңа зур хөрмәт, ихтирам, дога булып ирешсен.
Булат ХӨТЧӘТ, Төмән шәһәре.