Октябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән өлкәсендә «күп балалы гаилә» төшенчәсе киңәйтелгән. Хәзер аның составына үги кызлар һәм уллар, үги әтиләр һәм аналар кертелгән. Төбәк парламенты депутатлары тиешле карар кабул итте. Төшенчә Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор кушуы буенча канун дәрәҗәсендә унификацияләнгән.
«Мондый төзәтмәләр ташламалар һәм социаль ярдәм күрсәтү нормаларын бертөрле хокукта куллану өчен кирәк, — диде өлкә Думасының социаль сәясәт комитеты рәисе Ольга Швецова. — Яңа закон кабул ителү «күп балалы» статуслы гаиләләр санын арттырачак, димәк ташламалар алучылар саны да артачак».
Депутат әйткәнчә, Россия Президенты игълан иткән Гаилә елында гаиләләргә зур игътибар бирелә; федераль һәм региональ дәрәҗәдә законнар камилләштерелә, ярдәмнең яңа чаралары барлыкка килә.
Төмән өлкәсендә «күп балалы гаилә» төшенчәсе 2024 елның 30 маенда закон тарафыннан беркетелгән. Хәзер төбәктә 40 меңгә якын күп балалы гаилә бар, соңгы биш елда аларның саны 38%ка арткан, дип хәбәр итә өлкә Думасы матбугат хезмәте.
Элегрәк депутатлар Төмән өлкәсендә күп балалы гаилә көне сентябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк дигән нигезләмәне хупладылар.
Төмән өлкә Думасы сайтыннан.
(Ләйлә МАДЬЯРОВА тәрҗемәсе).