Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

Кече ватаннарының чын патриотлары

последние и лучшие новости искусства в мире

Минем авылда җирне ярату, Ватанга тугрылык югары бәяләнә. Тиздән 90 яшен тутырачак авыл кешесе Гомәр Фәтхуллин турында сөйлисем килә.

Гомәр Гыйлаҗ улы 1935 елның 2 ноябрендә Кулик авылында 9 балалы гаиләдә җиденче бала булып туа. Бөек Ватан сугышы елларында Гомәрнең әтисе күрше авылда хезмәт армиясендә була, колхозда мөгезле эре терлек көтә, ә алты яшьлек Гомәр әтисенә булыша, аш пешерә, яшелчәләрне карый. 1943 елда, әнисе үлгәч, әтисен Куликка кайтаралар. Куликта Гомәр мәктәпкә керә. Дәресләрдән соң әтисенә тимерчелеккә килә, тимерче һөнәрен өйрәнә.

Җиде еллык Кулик мәктәбен тәмамлагач, туган колхозында эшли башлый. Печән чабуда беренчелекне бирми, урып-җыю кампаниясе вакытында бөртеклеләрне ташуда, язын чәчүдә булыша. Эш сөючән, үз эшенә бирелгән егеткә колхоз идарәсе акчалата премия бирә.

43-41-25Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, тракторчылар курсын тәмамлап, Киров исемендәге колхозның Кулик бригадасында эшли башлый. Тракторчы, комбайнчы, бригадир вазифаларын һәрвакыт намус белән башкара.

Гомәр Фәтхуллинның кулы оста диләр, һәркайда сәләтен күрсәтә, күп укырга ярата. Өйләнгән килеш читтән торып Ишим авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Яшь хатыны Роза Фатих кызы иренең агроном булу теләген хуплый. Техникумны тәмамлагач, Гомәр Рауды һәм Кулик кырчылык бригадаларында участок агрономы булып эшли башлый.

1978 елда тыйнак, хезмәт сөючән, башкаручан, дисциплиналы Гомәргә Кулик авылында машина-трактор остаханәсе төзүне йөклиләр, көйләүче-тимерче була. «Авыл тимерчелегендә» исеме астында «Ленин юлы» район газетасында мәкалә дә басылып чыга.

Гомәр, авыл тимерчелегенә күчкәч, үз-үзенә тугры калды.  Киров исемендәге колхозның рационализаторлар рәтендә була ул. Кыска гына вакыт эчендә берничә һөнәр үзләштерә: тимерчелек эшен генә түгел, слесарьлык һәм эретеп ябыштыру эшен дә камил өйрәнә, көйләүче ролен дә үти. Гомәрнең рационализаторлык тәкъдимнәре кырчылык бригадаларының хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга ярдәм итә.

Авыл хуҗалыгы җиһазларын ремонтлау өчен җитештерү базасын төзегәндә һәм җиһазлаганда аның табигый зирәклеге бик урынлы була. Аның җитәкчелегендә тимерчелек төзелә, ул авыл хуҗалыгы техникасын сыйфатлы ремонтлау өчен барлык механизмнар белән җиһазландырыла. Гомәр Фәтхуллин катнашында трактор бригадасы коллективы ремонт темплары һәм сыйфаты буенча беренче урыннарны ала.

Фәтхуллинны аерып торучы тагын бер сыйфат - хезмәт коллективының иҗтимагый эшләре турында әйтми булмый. Аны Рауды авыл советына күп чакырылышта депутат итеп сайлыйлар. Аерым хезмәт уңышлары, Ялутор районы агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур шәхси өлеше өчен Гомәр Гыйлаҗ улы 1966 һәм 1973 елларда «Эштәге казанышлары өчен» медальләре, «1977 елгы социалистик ярыш җиңүчесе» билгесе һәм күп кенә Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Еллар буе Гомәр абзыйга тугры хатыны Роза Фатих кызы ярдәм итә. Роза Фатих кызы 70 яшенә кадәр Кулик фермасында сыер савучы булып эшли, 1993 елдан 1997 елга кадәр клуб мөдире була. Аның хезмәте район мәдәният комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Тату Фәтхуллиннар гаиләсе 63 ел парлап гомер кичерә.

Роза ирен авылда динне, мөселман гореф-гадәтләрен саклап калу омтылышында да хуплый. Ир белән хатын Мингазиз Зыятдиновның авыл мәчетен яңарту идеясен күтәреп алып, 1995 елда ике гаилә - Зыятдиновлар һәм Фәтхуллиннар тырышлыгы белән бригада йорты мәчеткә әверелә.

Фәтхуллиннар яратып өч кыз һәм бер малай үстерәләр. Балалар кечкенәдән үк тырыш, тәрбияле булалар.

Гаилә авылда иң зур хуҗалык тоткан: 17 мөгезле эре терлек, 50дән артык сарык һәм кәҗә, умартачылык белән шөгыльләнгән.  Балалар әти-әниләренә хуҗалыкны тотуда булыштылар. Мәктәпне тәмамлагач, барлык балалар да һөнәри белем алдылар. Ике кызлары: Рузилә һәм Люция - шәфкать туташлары. Фәрхәд ерак араларга йөрүче машина йөртүче һөнәрен сайлаган. Нурзилә мәгариф өлкәсендә эшли: аграр көллиятнең бүлек мөдире вазифасын башкара. Берничә тапкыр ведомство бүләкләре белән бүләкләнгән, «РФ мәгарифенең мактаулы хезмәткәре».

Фәтхуллиннар гаиләсе яшьтән үк авылның иҗтимагый эшләрендә актив катнашалар. Гаилә башлыгы тормыш иптәше Розага, балаларына, авылдашларына, кече ватанына багышланган романтик шигырьләр язарга ярата, кыска хикәяләрдә 90 ел яшәгән авылына булган мәхәббәтен белдерә.

Күп балалы гаилә һәрвакыт кунакчыллыгы белән аерылып торган. Фәтхуллиннар йорты дүрт баласы, биш оныгы, сигез оныкчыгы, шулай ук барлык кунаклар өчен дә ачык.

Ир белән хатын фикеренчә, гаиләдә иң мөһиме - бер-береңне сакчыл кайгырту һәм ярату.

Наталья БАРСУКОВА,
Ялутор районы, Кулик авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836