Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
1956 елның 26 декабрендә Бурбар авылының матур агач мәчете янып китте. Ул Тубыл елгасына коя торган елгачык уратып алган ярымутрауда урнашкан иде. Кызыл калай түбәле, зур тәрәзәле мәчетне авыл халкы үз акчасына үзе торгызды. Аның өстенә манара куелды. Юлчыларга ерактан күренеп тора иде ул – урыны уңышлы сайланган. Арган кешеләр, мәчетне күреп, авыллары якында гына булуына сөенәләр иде.
Совет заманында мәчеттә мәктәп ачтылар. Мулла һәм башка исламдагылар репрессиягә эләктеләр. 1935 елда Бурбар мәчете имамы Зарип Алеев вафат булды. Башкалар сөргенгә җибәрелде. Ислам югалмады. Олырак кешеләр догалар, намаз укуны дәвам иттеләр, ата-бабаларын искә алдылар. Архивта Атулла? Машарипов, Захирә Машарипованың хатымнар үткәрүен хәбәр иткән хат саклана. Үземнең дә әбиләрнең намаз укыганнарын күргәнем булды. Авыл читенә чыгып, Аллаһы Тәгаләдән яңгыр җибәрүен сорыйлар. Булыштымы, юкмы, яңгыр ява иде.
Бурбарның зур мәчетендә озак еллар ике сменада мәктәп эшләде. Бик салкын көннәрдә бәла килде: мәктәп янып китте. 7 класс укучылары: Нур Аитов, Салих Зарипов, Ришат Мөхәмәтов сүндерергә тырышып караганнар. Тик төтен ирек бирмәгән. Авыл халкы су сипкәндә, укытучылар һәм балалар күпмедер парта, дәреслекләрне, карталарны коткарып калганнар. Барысын да карга ташлыйлар. Тик алар яраксызга әйләнәләр.
Авылда янгын сүндерү машинасы да, телефон да булмый. Мин Вәсимә Сәйбукаева белән йөк машинасында күрше авылга киттек, Яркәүгә янгын булганын хәбәр итәргә кирәк иде. Аннан бер янгын сүндерү машинасы килде.
Аннары безнең авырлыклар башланды. Мәктәпкә зур клубны бирделәр. Почмакларда - 5, 6, 7 класслар урнаштылар. 4 классны директор кабинетына күчердек. Ә башлангычлар колхоз йортында укый башладылар. Клубта салкын. Кием белән утырсалар да, кул-аяклар туңа, язу карасы ката. Авырулар башланды.
Клубта шулкадәр тыгыз булды: район мәгариф бүлеге мөдире тәрәзә төбенә утырып дәресләрне тыңлады. Ул вакыт каян гына көч алганбыздыр. Хәтта Төмән өлкә халык мәгарифе бүлеге җитәкчесе тәҗрибә уртаклашырга конференциягә чакырды.
Роза ХӘКИМОВА,
Төмән шәһәре.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).