Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Һөнәри осталыгы, тырышлыгы өчен

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән шәһәр хакимияте, сәламәтлек саклау департаменты, өлкә Думасының Мактау грамотасы һәм медале белән бүләкләнгән Талия Рәхмәтуллина шәфкать туташы булып 40 ел бер урында эшли. Талия Хәсән кызы Аромаш округы, Көсәйкүл авылында туа. Мәктәптә укыган елларында аның әти-әнисе Төмән округы, Боровский поселогына күченеп киләләр. Күп балалы гаиләдә туып-үскән кыз мәктәпне тәмамлап, Төмән медицина училищесына укырга керә. Диплом алган һөнәр иясе шәфкать туташы булып Төмән дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесендә хезмәт юлын башлый. Быел аның медицина юнәлешендә эшләгәненә 40 ел булган. Шәфкатьле, кешелекле, сабыр, түземле һәм киң күңелле якташыбыз сайлаган һөнәрен яратып күп еллар пациентлар белән турыдан–туры аралашып, табибларның уң кулы булып хезмәт итә. Яраткан һөнәренә тугры булган шәфкать туташы үзе җитез, сөйкемле, ярдәмчел кеше. Хезмәттәшләре белән аңлашып эшли, авырган кешеләргә игътибарлы. Талия Хәсән кызы уколларны да авыртусыз куя белә. Ул 16 ел балалар бүлегендә, 24 ел терапия бүлегендә эшли. Җылы сүзе, назлы карашы, кеше хәленә керә белгән, шул ук вакытта эшенә җаваплы караган һөнәр иясенә теләкләр телиләр, җылы сүзләр әйтәләр.

47-4-25

Талия ханым: «1984 нче елны хастахәнәнең балалар бүлегендә эшләгән чорымда минем остазым булган тәҗрибәле Елена Максимованы җылы сүзләр белән искә алам, аңа рәхмәтлемен. Ул бу юнәлештәге эшнең нечкәлекләренә өйрәтте. 10 ел терапиядә, аннары безне ике бүлекне берләштерделәр. Бүгенге көндә профпатология бүлегендә хезмәт итәм. Табиблар, шәфкать туташлары өчен һәм халкыбызга сынаулы еллар - ковид вакыты булды. Ковид башланганнан ахырына кадәр мин хастаханәдә эшләдем. Авыру кешеләрнең зарларын тыңлау, аларның хәленә керү, ярдәм итү, кеше кайгысын йөрәк аша үткәрү җиңел булмады. Шәфкать туташлары ихлас, гадел, гади, иң дә мөһиме, җаваплы, игьтибарлы булырга тиешләр. Минем коллегаларым да миңа үрнәк булдылар. Мин күңелем теләгән, яраткан эш белән шөгыльләнәм. Эшемнән тәм табып, рухи ләззәт алып яшәгәнем белән бәхетле мин. Барлык кешеләргә сәламәтлек телим. Дөньялар имин булсын», - дип сөйләде.
Талия Хәсән кызы бүген үзе дә яшьләр өчен остаз. Хезмәттәшләре дә аны хөрмәт итәләр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836