Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Бар шундый егетләр!

последние и лучшие новости искусства в мире

Һәр авылда, бәла килгәндә, битараф булмаган кешеләр бар. Безнең Лаемтамак авылында да шулай. Андыйларның берсе – Хәйдәр Юмадеев.

Беркөнне ул арып эштән кайта. Чәй эчеп алгач, хәл алырга дип, тәрәзә янына килеп баса. Елга аръягындагы агачларга карап торганда, урамга ялан өс йөгереп чыккан кечкенә балага игътибар итә. Бер-бер хәл булгандыр дип, өеннән чыгып, шул якка юнәлә. Баланың артыннан әнисе дә атылып чыгып, күршеләргә йөгерүен күрә. Бер-ике адымнан соң, йорт түбәсеннән куе төтен күренә. Янгын! Хәйдәр абый кире борылып янгын сүндерү хәстәрен күрә башлый: үзенең җәй буе түтәлләр сугарган насосларын ала, урамнан узып барган ике егетне чакырып, движокны янгын урынына алып барырга ярдәм сорый, шлангларны сөйрәргә ярдәмчеләр таба. Тиз генә шлангларны тоташтырып, ялкын өерелгән өй эченә су сиптерә башлый. Өй эчтән яна. Каты куркыныч янауга карамастан, Хәйдәр абый өй эченә кереп китә. Башында каскасы да юк, сулыш юлы берничек тә капланмаган.

Ут котыра: өйнең эчендә түгәрәк әйләнеп, йөзгә бәрә, өс-киемнәр, менә янам, менә эрим дип тора, төтен сулыш юлларын томалый. Бәхетсезлеккә каршы, җил дә бу көннәрдә бик көчле, 13-20 м/с. Батыр янгын сүндерүче һаман күз ачмаслык эссе, тончыктыргыч төтен эчендә.

Менә инде көч-хәл дә бетә, Хәйдәр абыйны күршесе Вахит алыштыра.

Авыл халкы, бер чылбырга тезелеп, елгадан су ташый, чиләкләр, аннан зуррак савытлар белән стеналарга су чәчеп торалар. Янгын әле сүнәргә уйламый да. Әле монда, әле тегендә яңадан кабына. Ут менә-менә күрше хуҗалыкларга тоташырга яный, берәүнең читәне яна да башлый.

Хәтәр белән алыш ике сәгать дәвам итә. Ниһаять, мичкәләргә су тутырып куйгач, дежур кешеләр билгеләнгәч, халык тарала.

Төн уртасында авылдашыбызны тагын шалтыратып чакыралар: ут көчәйгән, чиләк белән чәчеп сүндерерлек түгел. Яңадан насосларны тоташтырып, движокны кабызырга кирәк, өй түбәсе такталары яна.

Хәйдәр абый өчен бу беренче янгын түгел, зиратта ут сүндергәндә дә, Каюм Айбатовның өе янганда да иң актив сүндерүче ул булды. Аның аппараты һәрвакыт төзек, әзер була, чөнки ул пөхтә хуҗа.

Улы Тимур Юмадеев гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хезмәт итә, бөтенроссия һәм бөтендөнья күләмендәге ярышларда беренче урынны яулап бара. Ул ярдәмчел, пөхтә, тырыш, эшне җиренә җиткереп эшләргә гаиләсендә өйрәнгән егет. Шушы гаиләне тулы хокук белән «Коткаручылар гаиләсе» дип атарга була. Без үрнәк алырлык авылдашларыбыз белән горурланабыз һәм хакимият тарафыннан «Мактау хат»ына лаек дип исәплибез.

Фәрзәнә БАРСУКОВА,
Тубыл районы, Лаемтамак авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836