Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Тәрҗемә итү конкурсында җиңгән

последние и лучшие новости искусства в мире

27 ноябрьдә мәктәп укучылары арасында өлкә күләмендә узган Россия халыклары телләреннән проза һәм шигъриятне тәрҗемә итү конкурсына нәтиҗә ясалды.

Конкурс “Мәдәниятләр диалогы” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында үткәрелде. 5-8 сыйныф укучылары арасында “Проза” номинациясендә (татар теле) Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбенең 8 “А” сыйныф укучысы Яна Назыйрова 2 урын ала. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова.

51-3

Яна уңышлары турында: ”Текстның күләме зур түгел иде. Булат Сөләймановның “Бүләк” хикәясеннән өзекне тәрҗемә иттек. Тәрҗемә итү җиңел булмады. Мондый бәйгеләрдә теләгән һәркемнең тәрҗемәдә үз көчен сынап карарга мөмкинлеге булды. Миңа татар теле һәм әдәбиятын яратырга өйрәткән, туган телемә мәхәббәт тәрбияләгән укытучым Банисә апа Ниязовага рәхмәт сүзләрен әйтер идем. Татар теле һәм әдәбиятын 2 нче сыйныфтан өйрәнәбез. Бәйге үзебезнең мәктәптә узганга, мин бик дулкынланмадым. 15 нче мәктәптән катнашучыларның саны күп түгел иде. Конкурсларда катнашырга мин бик яратам, чөнки нинди нәтиҗә булачагы һәрвакыт кызык. Тәрҗемәчеләр бәйгесе соңгы булмасын иде”, - дип сөйләде. Яна шулай ук туган телендә рус мәдәнияте турында әсәрләрне тәрҗемә итү конкурсында 2 нче урынны ала. Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада катнашып муниципаль этапка чыгуы турында да уртаклашты. Сәләтле укучыларны таныткан, татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә кызыксынуны арттырган бәйгеләрдә катнашучыларның саны ел да артып торсын. Яшь талантларга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: Банисә Ниязова укучысы белән.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836