#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Игътибарның олысы – балаларга

последние и лучшие новости искусства в мире

32-15Төмән шәһәре Сабантуенда балаларга игътибар зурдан булды. Кем бармый калган, күпне югалткан. Заречный микрорайонындагы елга яры ял зонасы мәйданында нинди генә уеннар, ярышлар оештырылмады. Монда спорт көрәшләре өчен махсус кораллар китерелгән иде. Мәсәлән, турникта беркүпме секунд, минут ике кул белән тотынып торсаң, акча бирделәр. Аның күләме күпме тотынып торуыңнан иде. Төрле уеннарда, ярышларда уйнап, отсаң – жетон бирделәр.

Ул жетоннарны җыеп, балл буенча түләүсез батутта сикерәсең яисә «үгезне» егәрләп, аның белән көрәшәсең. Ул сине өстеннән төшермәкче була, бирешмисең. Аны сабыйлар нык яраттылар, чиратта яртышар сәгать торырга да риза булдылар. Дартс уены да кызыклы иде, ук белән атып шарларны шартлатасың. 32-11Кечкенә махсус кибет булдырылган, теләсәң жетоныңа аннан әйбер аласың. Көн эссе иде, балалар төрле баллы тәм-томнар ашап сусаганнар. Нигездә, пластик шешәләрдә су алдылар.

Күзне бәйләп баудан әйбер кисү, чүлмәк вату уеннарын аеруча кызлар яратты. Нәни отылганнар елагач, аларны яңадан уйнаттылар. Балалар мәйдан буенча як-якка йөгереп арыдылар, һәр уенда катнашып өлгерергә тырыштылар. Сабантуйдан шатланып, рухланып, олы тәэсирләр алып кайттылар.

Оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836