#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Зур һәм тату гаилә башлыгы

последние и лучшие новости искусства в мире

12-9Минем хикәям Герой-ана, хезмәт ветераны Гөлфара Кашапова турында. Ул безнең Ишаир авылының иң өлкән хатын-кызы, 31 январьда аңа 85 яшь тулды.

Гөлфара апа Еланский авылында туып-үскән, аңа ике яшь тулгач, әнисе үлгән, әтисе фронтка киткән. Аны Гөлсем әбисе тәрбияләгән, ул балачактан ук курчаклар өчен киемнәр тегә, ә бишенче сыйныфтан үзе, дус кызлары өчен челтәрләр бәйли, күлмәкләр, итәкләр тегә. Хәзер дә, 85 яшенә карамастан, киемнәрне үзе тегә. 12 яшеннән өлкәннәр белән беррәттән кырда эшли.

1957 елда Ризван Кашаповка кияүгә чыга һәм шуннан бирле инде 65 ел безнең Ишаир авылында бергә яшиләр. Бер-бер артлы 13 бала дөньяга килде. Хәзер аларның һәркайсының үз тормышлары, төньякта, Тубылда яшиләр, еш кына авылга кайтып, әти-әниләренә печән, утын әзерләүдә, йортны ремонтлауда ярдәм итәләр. 30 оныклары, 18 нәбәрәләре – аларның шатлыгы. Кашаповлар әле дә атлар, сыерлар, сарыклар, тавыклар тоталар. Гөлфара апа әлегә кадәр сыерны үзе сава, өстәленнән һәрвакыт яңа савылган сөт, каймак, өй мае, эремчек өзелми.

Аның өй яны да каралган, барысы да тәртиптә, бөтен җирендә чәчәкләр үсә. Яшь чагында да ул эшсез утырмаган, һәрвакыт кырда эшләгән, уңыш җыю чорында аш пешерүче, сатучы булып эшләгән, ә эшче әнигә бит ике тапкыр авыррак - өйдә дә хуҗалык белән идарә итәргә кирәк.

Әлегә кадәр безнең Гөлфара Шиһаб кызы дәртле, татар биюләрен бии, такмаклар җырлый, кайберләрен үзе уйлап чыгарган.

Нина ТУШАКОВА
(Нәсимә ТАШБУЛАТОВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836