Газетага язылу 

Календарь 

Май 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Иска-Чебакованың «Абдулла әкә»

последние и лучшие новости искусства в мире

11-3Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында яшәгән әтием – Шамил Сәфәрбәк улы каты авырый башлагач, безгә, балаларына, туганнары турында сөйләп калырга тырышты.

- Мин Киндерлегә Яркәү районы, Карбан авылыннан килгән кеше, Түбән Тәүде районында туганнарым юк, Иска-Чебакова авылында гына Абдулла әкәм Шәйхетдинов яшәде. Ул искиткеч ихтыяр көчле, батыр, җитез, энергияле, тырыш, шул ук вакытта нечкә күңелле, гадел кеше иде. Киндерледә Сабантуй буласын ишетеп, кайбер елларда атына атланып килде.

Узган гасырның 1970-1980 елларында аны киндерлеләр яхшы белделәр, ихтирам иттеләр, «Абдулла әкә» дип эндәшәләр иде. «Энем» дип бездә туктый, кышларын чаналы аты белән дә килгәләде. Ул уникаль кеше иде, Бөек Ватан сугышы инвалиды, ике аягы юк. Бер аягында тездән өстә, икенчесендә тездән аста протез ботинкаларда йөрде. Ничек түзгән? Ул заманнарда протезлар да хәзерге кебек сыйфатлы булмаган. Безнең якты киләчәгебез өчен гомерләрен, сәламәтлекләрен яуда калдырган батырларны сез белергә тиеш, - дип сөйләде әти.

Түбән Тәүде районының Иска-Чебакова үзе бер кызыклы, тарихчыларны җәлеп итүче борынгы авыл. Интернетта аның турында мондый мәгълүмат бар: Новотроицк авылыннан төньякка - 9, Түбән Тәүде район үзәгеннән турыдан 36 чакрым ераклыкта урнашкан. Покровск бистәсенең (хәзер Яркәү районы) 1739 елгы метрик китабында Иска авылы крестьяны Филипп Моторин язылган. Иска елгасы янындагы борынгы авыл турында 17 хуҗалыгы белән дип 1782 елгы ревизия китапларында да сурәтләнгән. 1820 елгы Покровск чиркәвенең метрик китабында авыл Чебакова дип искә алына. 1868-1869 елларда 65 хуҗалык һәм часовня була.

1926 елны Иска-Чебаковада 206 кеше яши, Покровск районы, Новоникольск авыл советына керә, 1935 елны Түбән Тәүде районының Новотроицк авыл советына теркәлә. 1952 елны авылда 263 кеше яши, башлангыч мәктәп, медпункт, кибет, клуб эшли. 1962 елда 102 ишегалда 362 кеше яши. Урман әзерләү пункты эшеннән туктагач, халык азая. 1971 елны 80 йортта - 247, 1981 елда 15 хуҗалыкта - 33, 1996 елда 5 йортта 13 кеше яши. 2017 елда - 5, 2022 елда 1 кеше официаль теркәлгән, әмма анда хәзерге көндә 8 кеше гомер кичерә. Халкы озак еллар Артомоново урман хуҗалыгында эшләгән.

Абдулла Шәйхетдиновның кызы Сания Федотованың Түбән Тәүдедә яшәгәнен ишеткәч, район үзәгенә барып очраштым, үзе, әтисе турында сораштым.

Сания Абдулла кызы ачык йөз белән каршы алды. Кунакларга иң шатланганы – берьярым яшьлек нәбәрәсе Руслан булды. Ул безнең сөйләшкәнне игътибар белән тыңлады.

- 4 сыйныфкача туган авылым Иска-Чебакова мәктәбендә укыдым, аннары сигезьеллык Новотроицк белем учагын тәмамладым. Төмәннең 13 нче техник училищесында укып тегүче һөнәренә ия булдым. Берничә ай Иваново өлкәсендә тукучы булып эшләдем. Туган як тартты, авылга кайтып 4 ел хат ташучы булдым. «Большевик» колхозында 15 ел сыер саудым, 15 ел Түбән Тәүде шифаханәсендә санитарка, 15 ел сакчы булдым. Хәзерге вакытта да сорасалар алмашка объект сакларга чыгам, 49 ел хезмәт стажы туплаганмын. 5 бала үстердем, 15 оныгым, 7 нәбәрәм бар.

Әти - 1924 елгы, Яркәү районы, Карбаннан, әни – Сөлкамал Әхмәт кызы 1926 елгы, Тархан авылыннан. Әти - 1992, әни 2001 елларда мәңгелеккә яныбыздан киттеләр. Беренче балалары 1950 елда туган, мин 1955 елгы, гаиләдә 4 нче сабый идем. Әтинең яраткан кызы булдым. Әти белән әни 1946 елны кавышып, 5 малай, 3 кыз үстерделәр. Хәзерге көндә 4 бертуган гына исән. Әти балык артелендә җитәкче булды, әни «Большевик» колхозында озак еллар терлек фермасында бозау карады. Новотроицктан Иска-Чебаковага хат та ташыды. Мин Новотроицкта укыганымда интернатта яшәдем. Кышын ял көннәрендә чаналы тракторга утырып та барган, нигездә җәяү йөрдек. Соңыннан әтинең машинасы булды. 4 сыер, атлар, сарыклар, кош-корт асрадык. Печән чаптык, урман байлыкларын җыйдык. Бездә гөмбә, мүк җиләге искиткеч уңа. Әтинең әнисе – Айкамал әбиебез безнең белән яшәде. 1979 елны Новотроицкта яңа фатир бирделәр, әти-әни күрше авылга күченделәр. Әти Бөек Ватан сугышы турында сөйләргә яратмады, шуңа күрә без дә борчымадык. Бер кызык хәл булган иде. Кышын балык артеленә суык көнне Төмәннән түрәләр килеп төшә. Берсе гаҗәпкә калып, әтинең аякларына карый. «Шартлаган салкында нигә ботинкалар киеп килдең, аякларыңны өшетәсең. Бар, кайтып поймалар киеп кил», - дип әтине шелтәли. «Курыкмагыз, аякларым юк, сугыш инвалиды», - дип җавап кайтара әти. Төмән түрәләре шаккаталар, әтигә олы ихтирам белән карыйлар.

Әти сугыш турында журналистларга сөйләгән, «Светлый путь» район газетасының Акимов фамилияле корреспонденты әти турында берничә мәкалә язды. Без аларны ядкәр итеп саклыйбыз.

Әти авыр, канкойгыч, вәхши сугыш юлларын ничек үтүен һичкайчан онытмаган. Икенче тапкыр яралангач, госпитальдә аңына килгән, одеял ябылган аякларына караган. Анда бушлыкны күргәч, нык елаган. Инде ничек яшәрмен дип үзенә сорау биргән.

Карбанда әтинең бертуганнары сугышка китәләр, ул гаиләдә иң өлкән булып кала. Аны да фронтка озатырга вакыт җитә. 1942 елны рядовой Абдулла Шәйхетдинов 1373 СП 463 СБ санлы снайперлар ротасына кабул ителә. Укудан соң Волхов фронтының 1073 укчы полкына эләгә. Монда ул пулеметтан атарга өйрәнә. 1943 елның январенда беренче тапкыр яралана. Шушы елның май аенда икенче тапкыр яралана. Фашист минасы окопка эләгә, ике аягы да өзелә. Бер ел госпитальдә ятканыннан соң, I группа инвалиды булып туган авылына кайта.

1943 елны I дәрәҗәдәге «Ватан сугышы ордены» белән бүләкләнә. Шундый ук орденның икенчесен сугыштан соң бирәләр. Күп медальләргә лаек була. Туган авылына кайткач, сугышта һәлак булган абыйларының балаларын тәрбияләшә. Озак еллар балык артелен җитәкләгәне өчен Рәхмәт хатлары, дипломнар белән бүләкләнә. 9 майда бөтен нәселебез белән җыелып әти белән әнине искә алабыз, - дип сөйләде Сания Абдулла кызы.

Һәр сугыш ветеранының язмышы үзенчәлекле, кызыклы. Вакыт үзенекен итә, алар яныбыздан китеп беттеләр инде, бармак белән санарлык кына калдылар. Әмма ветераннарның батырлыклары мәңгелек. Без һәрберсенең якыннарын табып, сорашып язарга тиешбез. Яшь буынга җиткерергә кирәк. Инде ветераннарның балалары да олыгая.

Себер егете Абдулла Шәйхетдинов безгә батырлык үрнәге. Кайгы солдатны сындырмаган. Зур дәрман, егәрлек күрсәтеп тормышта үз урынын тапкан. Өйләнгән, 8 бала тәрбияләп үстергән. Сәламәт кешеләр белән беррәттә эшләп абруй, хөрмәт казанган.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836