#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«Нур»лылар очрашты

последние и лучшие новости искусства в мире

12-11Төмән районы, Шыкча авылында «Вишня» банкетлар залында «Нур» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының чираттагы яз бәйрәме - 8 март уңаеннан очрашу узды. «Нур» иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре Венера Калиева һәм Алсу Хәлидова чарага килгән кунакларны сәламләделәр. Төмән, Ялутор, Омск, Яңа Атьял, Турай, Каскара, Ямбай, Янтык, Акъяр, Аслана авылларыннан һәм, әлбәттә, Шыкча һәм Явызбы авылларыннан кунаклар җыелды. Шулай ук чарага чакырылган Гөлнур һәм Ислам Сафиннарның иҗади гаиләсе онытылмаслык мизгелләр бүләк иттеләр.

Наилә Габдуллина, Акъяр авылыннан килгән Чулпан Халидуллина, Венера Калиева җырладылар, биеттеләр. Программаны үз эшенең остасы Динә Ахина алып барды, ул кызыклы уеннар үткәрде. Бәйрәм татар җырлары, биюләр, конкурслар белән үрелеп барды.

Очрашуда кызлар токмач әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар, анда һәркем үзенең шәхси осталыгын күрсәтә алды. Гөлфара Гарипова башкаларга гадәти булмаган, бары тик Турай хуҗабикәләренә генә хас булган токмач кисте. Ул үзе тумышы белән Ялутор районы, Яңа Атьял авылыннан, Төмән районы, Турай авылына килен булып төшкән. «20 ел буена яшәп, каенанам өйрәткәнчә токмач, безнеңчә быспылтык, сезнең игътибарыгызга тәкъдим иттем», - диеп аңлатты ул. Токмач әзерләү үзенчәлекләре һәм ысуллары белән кунаклар шушы мастер-класста таныштылар. Төмән шәһәрен - Айсылу Галимова, Гөлфара Гарипова, Казанны - Гөлнур Сафина, Омск шәһәрен - Эльмира Хәсәнова тәкъдим иттеләр.

«Бу безнең оешманың дүртенче утырышы, - диеп башлады сүзен Алсу Хәлидова. 29 январь көнне беренче җыелышыбыз булды. Үзебезнең гореф-гадәтләребезне саклау, балаларга татар телен өйрәтү, бергә җыелышып, өй эшләрен читкә калдырып, барысының теләкләрен ишетеп, аларны максатка ирештерүне күз алдыбызда тотабыз. Визит карточкасы булган, диеп әйтсәм дә ялгыш булмас, калфакны атрибут итеп сакладык. Ямбай авылынннан калфак ясаучы Рәйфә апа Хучиәхмәтова белән мастер-класс оештырган идек, бу безнең икенче утырышыбыз булды. Һәрберебез дә бу чарадан калфаклы булып кайтып киттек. Киләчәк мастер-классны изү тегү һәм чигүгә багышларга планлаштырдык. Узган җыелышка бик абруйлы психолог килде, аның белән ай саен очрашырга дип сөйләштек. Алда планнарыбыз зур. Мин, тарихчы буларак, диплом эшем дә себер татарларына багышланган. Шуңа күрә тарихка, «Гаҗәеп кешеләр тормышы» темасына багышланган чаралар үткәрүне дә күздә тотабыз. Тиздән Г.Тукайның туган көне, аңа багышлап үзебезнең «Нур» оешмасы балалары арасында шигырьләр конкурсын, Б.Сөйләмановка 85 яшь тулу уңаеннан чара үткәрүне, Төмәндә яшәүче атаклы себер татарлары белән очрашулар оештыруны планга керттек».

Полиция өлкәсендә күп еллар хезмәт итеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, Алсу Хәлидова җан атып «Нур» оешмасын җитәкли. Әмма эшләмичә барыбер тормый, «Гаилә» төбәк үзәгендә балаларны саклау буенча инспектор булып хезмәт итә әле. Барысына да өлгерә, балалар инде күптән үскән, вакыт та бар диеп, хатын-кызлар хәрәкәтен үстерүгә юнәлтелгән җәмгыять эшләрендә файда һәм игелек китерә.

Венера Калиева үзе һәм «Нур» оешмасының киләчәккә планнары белән таныштырып китте: «Тумышым белән Свердловск өлкәсеннән, тугызынчы сыйныфны тәмамлап, Төмән шәһәренә килеп яшәвемә дә 20 ел булган. Яулык бәйләп йөрүемә карамастан, Тубыл институты филология факультетының татар бүлеген тәмамладым. Флера апа Сәйфуллинага укыган вакытта ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәтлемен. Төмән кызлары өчен гыйбрәтле, файдалы оешма булдыру турында күптән хыялланып йөрдем. Оешма оештыру иң авыры түгел иде, беренче киртәләр һәм проблемалар - бу очрашулар өчен урын эзли башлагач барлыкка килде. Бу хәл безне борчуга салды. Бушлай бирелгән мәйданчык өчен «Вишня» банкет залы хуҗабикәсе Оксана Гребенкинага аерым рәхмәт белдерәсем килә. «Нигә һәм кемгә кирәк бу җыелышулар?» – дигән сорауга мин шундый җавап бирәчәкмен: балаларыбызны татарча сөйләшергә, татар биюләрен, җырларын, милли ашлар әзерләргә өйрәнү – безнең турыдан-туры бурычыбыз. Безнең планнарга «Гурман» ашханәсе базасында татар милли ашлар пешерергә өйрәнер өчен мастер-класслар үткәрү һәм аның директоры Азат Булатов белән хезмәттәшлек итү күзәтелә. Бүгенге көндә безнең оешмада 68 хатын-кыз тора. Тик барыбызны да сыйдырырлык урыныбыз юк әле».

Милләт җанлы хатын-кызларының җыелулары - бик яхшы күренеш. Милләт өчен җан атып яшәгән, гаилә традицияләрен саклау мәсьәләсен күтәреп, фикер алышуларына багышланган хатын-кызлар оешмасы киләчәкле булыр дигән өметтә калабыз.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836