Август 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 | 2 |
| 3 | 4 | 5 | 6
|
7 | 8 | 9 |
| 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 |
| 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 |
| 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
| 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Яркәү округы, Яңа Кәешкүлдә авылның 105 еллыгына багышланган Авыл көнен матур итеп уздырдылар.
Бәйрәмгә күрше авыллардан, башка округлардан, Төмән, Тубыл һәм төньяк шәһәрләреннән бик күп халык җыелды. Күңелләргә якты хисләр, моң, шатлык бирүче матур татар көйләре клуб ишегалды мәйданында урнаштырылган музыкаль аппаратурадан яңгырап торды. Аны Яңа Александровка клубы музыканты Мирсат Карымов башкарды. Юбилейны Яңа Кәешкүл мәчете имамы Ишмөхәммәт хәзрәт Аитов дога белән башлап җибәрде. Аннары Яңа Александровка җирлеге башлыгы Владимир Репинга сүз бирелде. Ул өлкә чик сакчылары ветераннары оешмасы рәисе Нуртдин Ибраһимов исеменнән «За содействие СВО» дигән ике медальне Яңа Кәешкүл ветераннар оешмасы рәисе Хәҗия Абдуллинага һәм Муса Әнвәровка тапшырды. Муса Сабирчан улы 1985 елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт итте. Аның улы Илфат МХОнең беренче көннәрендә ук геройларча һәлак булды.
Илфат Муса улының зур портреты Яңа Кәешкүл мәктәбенең тышкы стенасына беркетелгән.
Ветераннар оешмасы рәисе Хәҗия апа МХО башланганнан бирле зур эшләр башкара. Маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре әзерләп, сугышчыларга җибәреп торалар. Посылкалар эченә җылы сүзләр белән хатлар, бәйрәм саен бүләкләү открыткалары салалар. Бу мактаулы эшне «Берлек» ветераннар оешмасы һәм укучылар башкаралар.
Яркәү округы ветераннар советы рәисе Рәисә Фомина маскировка челтәрләре әзерләүчеләргә, посылкалар җибәрүчеләргә грамоталар тапшырды.
Округ башлыгы Евгений Золотухин Әлфия Хәбибуллинага, Динара Рамазановага, Ләйлә Абдразаковага, Эльмира Бакиевага, Рәшид Хәсәновка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Хәҗия Котлыбай кызы үзенең котлау сүзендә халыкны авылның юбилее белән котлап, һәркемгә исәнлек-саулык, шатлык, бәхет, тынычлык, МХОдә хезмәт итүче егетләребезгә җиңү белән исән-сау кайтуларын теләде.
Бу зур бәйрәмгә әзерлекне, концерт номерлары сценариен «Берлек» төркеме җитәкчесе Эльяна Абайдуллина (Хәҗия апаның укучысы), мәдәният өлкәсендә эшләр башкаручы Закирә Шакирова һәм авыл китапханәсе мөдире Маһинур Котлыбаева төзеделәр.
Уеннар, спорт ярышлары концерт номерлары белән үрелеп барды. Бу эшне Хәйдәр Әнвәров бик оста башкарды. Көрәш һәм кул көрәше судьясы Яркәү мәктәбенең тарих укытучысы Тимур Котлыбаев булды. Канат тартышуда хатын-кызлар белән ирләр ярышты. Җиңүчеләр – хатын-кызлар булды. Герне Артур Халиков 100 мәртәбә күтәрде. Аның максаты: авылның юбилеена багышлап 105 мәртәбә гер күтәрү иде. Ул ике зур бүләк алды.
Бик матур, моңлы татар җырларын «Берлек» ансамбле бүләк итте. «Җиләк» биюе дә халыкка бик ошады. Күз явын алырдай татар костюмнарда Яңа Александровка кызлары (Алсу Алеева җитәкчелегендә) дәртле биюләр, моңлы җырлар башкардылар.
Артистларча, бик актив катнашучы Рәсимә Абдразакова бәйрәм башланганнан ахырына кадәр җырлап, шигырь сөйләп, биеп йөрде. Рәкыйп Ибраһимовның «Авылым Сала» шигырен сөйләве дә бик урынлы булды.
Рәхилә УРАЗАЕВА,
Төмән шәһәре.