Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

Һәр җыр һәм һәр юл – Аңа багышлана

последние и лучшие новости искусства в мире

Кадерле дусларым, туганнарым, коллегаларым һәм барлык игелекле кешеләр!

Бүген мин сезгә күңелемне ачып сөйләргә телим. Бу дөньяда мине һәр секунд саен илһамландырган бер кеше бар. Ул – минем әнием Тимербигә Хәмидуллина. Ул 1941 елның 4 июлендә туган. Укытучы, педагогик хезмәт ветераны, намуслы хезмәте өчен медаль иясе. Бөтен гомерен балаларга багышлады, туган Кызыльяр мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде. Быел аңа 85 яшь тулды.

Нәкъ менә шушы дата хөрмәтенә минем авторлык китапларым дөнья күрде. Ләкин ул гади китап түгел. Китап – мәхәббәт таныту. Чөнки минем барлык иҗатым – һәр җыр, һәр шигырь, һәр юл һәм һәр нота – бары тик Аңа багышланган.

33-22-26

Мин, Илнара Абдрахипова (укытучы һөнәрен дәвам иткән кыз), Яркәү районы, Кызылъяр авылында тудым. Бөтен тормышымны, иҗади гомеремне балаларга багышладым. Күпсанлы вокаль коллективлар төзедем, алар зур бүләкләргә ия булдылар, хәтта Россия чикләреннән чыгып чыгыш ясадылар. Лауреат, Гран-при иясе исемнәрен яуладылар, төрле дәрәҗәдәге конкурсларның һәм фестивальләрнең призерлары булдылар! Мин музыка мәктәбендә, Ямбай, Талымхан, Каскара авылларында мәдәният йортларында эшләдем, хәзер исә Шыкча авылында хезмәт куям. Гомуми педагогик стажым – 31 ел.

33-23-26

Безнең династия – укытучылар династиясе. Горурлык белән әйтә алам, минем кызым Азалия Бәширова да безнең династияне дәвам итте, хәзер Муллаш авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы, югары белемле, категорияле укытучы. Профессионал конкурслар иясе булды. Үз эшен яратып эшли.

Ләкин иң мөһим тыңлаучым һәрвакыт минем әнием булды.

Мин кече Ватаным, мәхәббәт, тормыш, балалар турында – өч телдә: татарча, русча һәм себер татар телебездә язам. Бу җырларның һәм шигырьләрнең һәрберсендә – әнием җанының, яктылыгының, акылының бер өлеше. Нәкъ менә ул миңа туган сүзгә, туган телгә, мәдәнияткә һәм кешеләргә мәхәббәт сеңдерде.

Безнең зур гаилә, туганнар, коллегалар, укучылар – барыбыз да иң кадерле кешебезне котларга җыелдык.

Анда мин әниемә күңелемдәге сүзләрне әйтеп: «Кадерлем, яраткан әнием! Син – минем нурым, терәгем һәм илһам чыганагым. Син – безнең горурлыгыбыз, туган җир белән бәйләнешебез. Озак-озак яшә, безне елмаюың белән шатландыр! Без сине бик нык яратабыз!» – дип кунакларны китабым белән таныштырдым. Бу китап безнең гаиләдә якыннарыбызны кадерләүнең мөһимлеге турында истәлек булып калачак. Мине һәм әниемне хуплаучы барлык кешеләргә рәхмәт!

Барлык әниләргә нык сәламәтлек телим! Әниләр турында җырларыбыз гел яңгырасын!

Әнием – кызым
(Җыр)
Алсу матур йөзләрең,
Татлы-баллы телләрең.
Йөрәгемнең тибеше,
Мәхәббәтнең җимеше.
Кызым, алтыным, бәгърем. (2 тапкыр).

Бәхеттә без куанып,
Иркәләнеп, сөенеп,
Яшибез бергә-бергә,
Әнинең рәхәтендә.
Әнием, алтыным, бәгърем. (2 тапкыр).

Әти-әни теләге,
Язмышымның бүләге.
Дуслыкта-татулыкта
Язсын безгә яшәргә.
Яратам, яратам, яратам. (2 тапкыр).

Әниемне яратам
(Җыр)
Бүген кояш елмая, елмая,
Чәчәкләргә бар дөнья күмелә.
Әниемнең бәйрәме, бәйрәме,
Котлыйбыз без сине.

Җырга-моңга күмелә, күмелә,
Бар җиһанга тарала, тарала.
Шатланабыз бергәләп, бергәләп
Дуслар-туганнар янында.

Кушымта:
Әниемне яратам, яратам,
Әниемне сагынам, сагынам.
Әниемә булышам, булышам,
Сәламәт бул син, әни!

Әй, куаныр инде әнием!
(Җыр)
Назлы чәчәк бәйләме,
Бүген әнием бәйрәме.
Рәсем мин ясадым,
Төрле төскә буядым.

Иртән тордым, урын җыйдым,
Чәчемне тарадым.
Яңа күлмәк кидем,
Эй, яратыр инде әнием!

Җир шарында әниләр,
Шатлансыннар, көлсеннәр,
Яратып, назлап,
Яшәсеннәр алар.

Илнара АБДРАХИПОВА, Төмән округы, Шыкча авылы.
Рәсемнәрдә: Тимербигә Хәмидуллина, Азалия Бәширова һәм Илнара Абдрахипова.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836