#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

“Сезнең белән 20 ел”

последние и лучшие новости искусства в мире

19-320 ел дәвамында халык иҗатын саклау һәм үстерү, патриотик тәрбия, культураны күтәрү, ял оештыру, татар телен саклау юнәлешендә эш алып барган Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенең “Сезнең белән 20 ел” исемле юбилей концерты Төмәннең “Нефтяник” мәдәният сараенда узды.

Юбилей концерты башланыр алдыннан фойеда тамашачыларны традицион милли киемнәр кигән кыз һәм егет чәк-чәк белән каршы алдылар. Шулай ук биредә декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе, фото-зона оештырылган иде.

Бәйрәм тантанасын матур бизәлгән сәхнәдән үзәк хезмәткәрләре Зөлфинә Минибаева һәм Ринат Гарифуллин алып бардылар.

Үзәкнең 20 ел эчендә Төмән һәм Төмән өлкәсе буенча башкарган эшләре, нәтиҗәләре сәхнәдәге зур экраннан чагылып барды.

Төмән өлкәсе хакимияте һәм Татарстан Республикасы хакимияте арасында иҗади, мәдәни һәм дуслык элемтәләрен үстерү һәм ныгыту өлкәсендә хезмәттәшлек нәтиҗәсендә дә татар мәдәният үзәге татар халкының мирасын саклап калу һәм популярлаштыру буенча системалы иҗади эш алып бара. Шушы юбилей концертында тамашачылар арасында Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та бар иде. Ул зал тутырып килгән төмәнлеләрне сәламләгәннән соң, үзәк хезмәткәрләрен юбилейлары белән котлап, аларның эшләрен югары дәрәҗәдә бәяләп, киләчәктә тагын да югары уңышларга ирешүләрен теләде. Һәм Бөтендөнья татар Конгрессы исеменнән үзәккә костюмнар алу өчен сертификат тапшырды.

Залны тутырып килгән тамашачылар, кунаклар алдында татар мәдәнияте үзәгенең иҗади коллективлары, Тубылдан килгән “Тубыл кызлары” төркеме чыгыш ясадылар. Ә шушы чарага махсус килгән Татарстан Республикасының халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм улы - “Яңа йолдыз” вокаль проектының финалисты АкБулат төмәнлеләрне матур җырлары белән шатдандырдылар.

Тамашачылар татар үзәгенә, хезмәткәрләренә якты киләчәк, иҗади уңышлар, халкыбызны матур концертлары белән гел шатландырып торуларын теләделәр.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836