Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубыл районында яңа мәктәпләр ачыла

последние и лучшие новости искусства в мире

31-1Хуҗайлан авылында яңа башлангыч мәктәп 1 сентябрьдә файдалануга тапшырылачак дип көтелә. Модульле бина Төмән өлкәсендәге иске агач мәктәпләрне алыштыру төбәк программасы буенча төзелгән. Биредә уку кабинетларыннан тыш, физкультура белән шөгыльләнү өчен зал, төшке аш залы, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кыска вакытлы тору төркеме өчен бүлмәләр дә каралган. Бүгенге көндә биредә спорт һәм уен мәйданчыклары өчен бирелгән территорияне төзекләндерү эшләре бара.

   Полуяново мәктәбенең спортзалы ныклап төзекләндерелә, ул да уку елы башлануга әзер булачак.

   Ә инде 2021 елда райондагы Хмелево һәм Овсянниково авылларында 60 укучыга исәпләнгән кирпечтән төзелгән яңа мәктәпләр тапшырылуы планлаштырыла. Проект буенча биредә иркен класслар, китапханә, информатика кабинеты, спорт залы, азык-төлек блогы булачак. Мәктәп ишегалдында ГТО нормаларын тапшыру зонасы булган күп функцияле спорт мәйданчыгы һәм балалар өчен уен шәһәрчеге урнаштырылачак, шулай ук йөгереш юлы җиһазландырылачак.

Тагын шатлыклы хәбәр - киләсе елда Күкрәнде авылында 32 урынлы модульле яңа мәктәп ачылачак. Барлык мәктәпләр дә заманча мебель һәм техника белән җиһазландырылачак. «Төмән өлкәсе губернаторы кабул иткән программа нәтиҗәсендә, Тубыл районы укучылары матур заманча мәктәпләрдә белем алачаклар. Дөрес, кайбер авылларда бу вакыйганы берничә дистә ел көтәргә туры килде. Төзелеш эшләре график буенча бара, без белем бирү учреждениеләрен вакытында ачарга планлаштырабыз», - дип сөйли Тубыл районы хакимият башлыгы Леонид Митрюшкин.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836