#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Алтайның төрки халыклары турында

последние и лучшие новости искусства в мире

40-1Төмән дәүләт университетының Тубылдагы филиалында хезмәт итүче филология фәннәре докторы, профессор Гүзәл Фәйзуллина Россия фундаменталь фонды тикшеренүләре (РФФИ, 19-012-00398 приказы буенча) грантына лаек булды. Быел грант буенча фәнни эзләнүләр, тикшеренүләр, экспедицияләр оештырылды. Алтай краеннан рухи яктан шактый баеп, яхшы тәэсирләр белән кайткан галимә экспедиция турында фикерләре белән уртаклашты: “Көнбатыш Себернең лингвомәдәниятенең этнокиңлеген реконструкцияләү” темасы буенча без икенче ел эшлибез. Безне аз санлы төп халыкларның теле, мәдәниятләре, милли бәйрәмнәре, йолалары, халык авыз иҗаты кызыксындыра.

Аларны фәнни яктан өйрәнәбез. Бу юнәлеш буенча бер төркем галимнәр эшлиләр. Узган ел Ханты-Мансийск, Ямал-Ненец автоном округларында булсак, быел Төмән өлкәсенең көньягы авылларыннан һәм 120гә якын төрле милләт вәкиле яшәгән Алтайдан күп һәм бай мәгълүмат туплап кайттык. Алтайда төрки халыклар яшәгән төбәкләр бар. Аларның тамырлары бер - төрки тел. Себернең төрки телле халыклары бай мәдәниятле. Монда бихисап борынгы җырлар, бәйрәмнәр, йолалары булганын, сакланганын, бүгенгәчә килеп җиткәнен күрдек.

Алтайның төрки телле халыклары көньякта алтай-кижи һәм теленгит телендә сөйләшәләр, төньякта туба, челкан, кумандин милли сөйләм телләрендә аралашалар. Һәркайсының үз телләре, әмма төп тел - үзләренең әдәби телләре юк. Алтай төбәгендә төп әдәби тел – алтай теле. Күпчелеге рус телендә сөйләшәләр. Аз санлы халыкларның бетеп барулары кызганыч һәм аяныч хәл. Алтайның аз санлы төрки халыкларының телендә безнең татар теленнән кергән сүзләр дә бар. Ул сүзләрне җырларында, халык авыз иҗатында, теләкләрендә, табышмакларында ишетеп була. Сөйләм телләре үзенчәлекле булса да, күп сүзләр аңлашыла. Мисалга, сүзләрдә тамырлары бер булса, әйтелеше башкача яңгырый. “Елгаяк” - язгы, безнең Әмәл бәйрәменә ошаган бәйрәм. Бу бәйрәмнең мәгънәсе турында исеме үзе сөйли. Җырларында, көйләрендә, риваятьләрендә Алтай халкы табигатькә, тауларына, яшәгән җирләренә мәдхия җырлыйлар. Кешегә сәламәтлек, муллык сорыйлар.

Дингә килгәндә, Көнбатыш Себердә православие диненең йогынтысы Алтайда яшәүче халыклар өчен бик зур булган. Элек көчле булган шаманлык хәзер яңадан торгызылганын да күрдек. Улаган районындагы шаман безгә дә чистарту, игелек китерү йоласын үткәрде”, - дип сөйләде Гүзәл Җәгьвәр кызы.

Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды грантына лаек булган филология фәннәре докторы, профессор Гүзәл Фәйзуллинага уңышлар телибез. Ул Алтайда яшәүче төрки халыкларның ихлас күңелле, кунакчыл булуларын да әйтеп китте. Теленгит, алтай-кижи, кумандин, челкан телендә сөйләүләрен, һәр очрашуны, чараларны ул яздырып, фото-видеога төшереп барган.

Грант буенча фәнни эзләнүләр дәвам итәчәк. Галимәбезнең планында - Кемерово, Новосибирск, Красноярск, Курган өлкәләренә бару. Җыелган материалларны галимнәр төркеме тикшерә, өйрәнә, текстлар, видеотасмаларда язылган халык авыз иҗатыннан мәгълүмат рус теленә тәрҗемә ителә. Көнбатыш Себердә яшәүче аз санлы халыкларның телләре, мәдәниятләре чагыштырмача тикшеренүләрдән соң грант буенча фәнни эзләнүләргә йомгак ясала һәм фәнни-практик конференция үткәреләчәк.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836