Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Күптән түгел озак еллар Тубылда “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблен җитәкләүче, “Яңарыш” газетасы хәбәрчесе Роза Яхина белән очрашкач, үзе турында сораштык. Һәр кешенең тормышы, язмышы үзенә күрә бер тарих, кызыклы, катлаулы. Роза апа җирле шагыйрә мәрхүмә Гөлфизәр Абдрахманова белән якын дуслар иде. Тубылдан Төмәнгә килсәләр, редакциягә керми калмыйлар. Тавышлары коридордан ук ишетелә, ишекне киң ачып елмаеп килеп керәләр, тирә-як яктырып киткән шикелле була.
- Омск өлкәсенең Усть-Ишим районы, Каусы авылында 1942 елның апрель аенда туганмын. Әтием – Нәбиулла Абдулла улы, әнием – Ураза...
Безнең Исәт районының Югары Егәнле авылында бер генә дә Бөек Ватан сугышы ветераны калмады. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары гына, алар да аз.
Мин авыл мәдәният йортында 1974 елдан эшли башладым. Ветераннарыбызны да яхшы хәтерлим. 9 май көнне алар күкрәк тулы медальләр, орденнар белән урамга чыгалар иде. Без аларга чәчәкләр белән бүләкләр тапшыра идек, җырлар җырладык, укучылар шигырьләр сөйләделәр, ә алар күз яшьләре аша кем һәм кайда сугышканын искә алып сөйләделәр. Кайберәүләр искә алырга яратмадылар, дәшми калдылар. Ветераннар киләчәк буын сугыш дәһшәтләрен беркайчан да күрмәсен иде дип...
Минем язмам иптәшемнең энесе, мәрхүм Бәхетгәрәй Хәбибуллин кияве – Кыткүл авылы егете Харис Булатов турында. Әтисе Равил мәрхүмнең фаҗигале рәвештә вафат булуына да бик күп еллар үтте. Әнисе – Рәхимә апа мәктәп яшендә булмаган 3 бала белән калып, аларны укытып, тормыш юлына бастыра. Әнисенең дә мәрхүмә булуына шактый еллар үтте инде. Хәзерге көндә туганнары арасыннан Харис үзе генә калды. Харисның да хатыны Лариса, кечкенә 2 баланы калдырып, яшьли үлеп китте. Харис ике бала, Фирүзә бер бала белән кушылып, уртак кызлары Венера туа. Балалар үзара бик тату, бер-берсенә булышып...
Быел май аенда Курган өлкәсенең Петухово районындагы “Озеро Медвежье” курортында ял итәргә туры килде. Ул Курган өлкәсе белән Казахстан Республикасы чигендә урнашкан. Монда югары минерализацияле рапа-су, урта сульфидлы сероводород исле сапропел ләм белән таяну-хәрәкәт итү аппараты: артрит, полиартрит, остеоартроз, нерв системасы: неврит, ДЦП, нейрохирургия операцияләреннән соң һәм башка бик күп авыруларны дәвалыйлар. Табигате искиткеч ямьле: бөтен җирдә агачлар үсә, һавасы чиста, тын алуы җиңел. Территориягә терәлеп шифалы күл җәелеп ята.
Дәвалау яхшы, табиблар намус белән эшләрен башкаралар, ашханәдә тәмле...
Бу фотода сурәтләнгән хәрби киемдәге, күкрәге медаль һәм орденнар белән тулган җитди карашлы полиция подполковнигының чынында гади авыл егете, игелекле һәм искиткеч киң күңелле кеше икәненә беренче карашта ышанып та булмый. Әмма бу хак.
Миргали Вәлиев тумышы белән Төмән районының Индрәй авылыннан. Ә балачак хатирәләре аның Төмән районында урнашкан Кыштунлы авылы белән бәйле. Биредә ул әбисендә яши. Ул вакытта мәктәп мәчет бинасында урнашкан була.
Яңа уку елына Кыштунлы мәктәбенә директор итеп Хатыйп Хәбибуллин билгеләнә, ул анда тарих фәнен укыта. Гомерлек тормыш юлдашы Люция Бәдретдин кызы...
Быел җәйнең уртасында Төмән шәһәре Кырынкүл мәктәбенең 7 сыйныф укучылары: Эльза Фәйзуллина, Дарина Дилмөхәммәтова, Вероника Бикмулина Татарстан Республикасының Актаныш районында “Бүләк” балаларны сәламәтләндерү лагеренда ял итеп кайттылар.
Без Эльза Фәйзуллинадан Татарстан Республикасында җәйге ялы турында сораштык.
- Мин Дарина һәм Вероника белән “Бүләк” лагеренда “Ногай” дигән 2 нче отрядка эләктек. Һәр көнне төрле чаралар, конкурслар үткәрелде. Расписание буенча һәр көн азагында отрядлар белән җыелып, кем нәрсә эшләгәне турында фикер алыштык. Мин җыр, бию һәм спорт бәйгеләрендә катнаштым. Барлык чаралар һәм...
Тубыл балалары Татарстанның балалар һәм яшүсмерләр өчен оештырылган “Гөлстан” төбәкара профильле сменасында булып кайттылар. Россия Федерациясенең һәм Татарстанның төрле өлкәләреннән килгән татар балалары өчен профильле сменада 23 июльдән 5 августка кадәр Тубыл шәһәреннән файдалы һәм күңелле ял иткән 9 укучы онытылмаслык хатирәләре, фикерләре белән уртаклаштылар.
Ләйсән Әпсәләмова: ”Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгенең “Йолдызлар” вокал ансамблендә җырлаганга күрә, без ял лагере ачылу һәм ябылу тантанасында җырладык, үзебезнең осталыкларыбызны күрсәттек. Ял итү көннәре бик тыгыз программа буенча...
Вагай районы, Юрмы, Әшле, Янек авыл халкына һәрвакыт ярдәмгә килүче фельдшер Мәрҗәнә Тусмөхәммәтова (Әнвәрова) Яңа Кәешкүл авылында туып-үсә. Әтисе Мәҗит абый, әнисе Кавия апа дүрт кыз, өч егет үстерәләр. Мәрҗәнә бик тә зирәк, күпне белергә теләүче кыз, авыл урта мәктәбен тәмамлап, үз теләге белән Тубыл медицина училищесына укырга керә, тырышлыкта теләгенә ирешә. Юрмы авылында эшен башлый, Юрмы егете Маркс Тимер улы белән гаилә корып, бер кыз, ике егет үстерәләр, югары уку йортларында укыталар.
Мәрҗәнә 22 ел вакыт белән исәпләшми, чын күңелдән хезмәтен яратып, зур җаваплылык белән эшли. Әйе, авыл...
28 июльдә Индрәй урта мәктәбе балалары өчен 3 нче лагерь сменасы Боровое мәктәбендә эшләп башлады. «Хыяллар дөньясында» дигән сменабыз бик тә кызыклы үтәчәк: зарядка ясау, иртәнге ашны ашап, тизрәк кызыклы уеннарда, конкурсларда катнашырга ашыгабыз. Аннары «Интермедиа», «Бумагопластика» түгәрәкләре башлана. «Интермедиа» түгәрәгендә без интервью алырга өйрәндек, видеоролик төзедек, блогер ролен дә сынап карадык, газетага мәкаләләр язарга өйрәндек.
Аны безгә Регина апа Халикова өйрәтте, ә «Бумагопластика» түгәрәгендә без кәгазьдән төрле хайваннар, үсемлекләр ясап, аларны буяп, «Экран...
Вниманию представителей политических партий зарегистрировавших списки кандидатов, кандидатов в депутаты Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации восьмого созыва!
Автономная некоммерческая организация «Информационно-издательский центр «Янарыш» уведомляет, что жеребьевка по распределению бесплатной, печатной площади для публикации агитационных материалов в газете «Янарыш» состоится согласно поданным заявкам 17 августа 2021 года в зале заседаний Департамента образования и науки Тюменской области по адресу: г. Тюмень, ул. Володарского, дом 49, 3-й этаж. Начало...
Үләннәрне Питрауга кадәр генә җыярга кирәк дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Чынлыкта шифалы үләннәрне августның беренче 12 көнендә җыярга ярый.
Августта җыела торган үсемлеккә иң элек эт тигәнәге керә. Аны чәчәк аткач та җыярга кирәк.
Кандала үләне дә чәчәк атканда җыелырга тиеш. Әлеге үсемлекнең чәчәкләре сары һәм ак, дару өчен сары чәчәклеләрен җыярга кирәк. Кандала үләне тромбоз, көзән җыерулар, стенокардия белән көрәшергә ярдәм итә.
Мәтрүшкәне җәй буе җыярга ярый. Аның белән салкын тиюне, хатын-кызларның җенес системасы авыруларын, ревматизм, эпилепсия, көзән җыеруны...
Моны һәр кеше үзе хәл итә-итүен. Шулай да...
Борын-борыннан ук: “авырлык китерүче яман энергия пычрак урыннарда, юылмаган кер җыелган һәм иске-москы әйберләр озак сакланган җирдә җыела”, - дигән ышану яшәп килә.
Йорт-җирегезгә уңай, бәрәкәтле энергия иңсен дисәгез, киңәш шул: беренче чиратта, еллар дәвамында киелмичә шкафта яткан өс һәм аяк киемнәреннән арыныгыз!
Шулай ук ватык чәйнек, кофетарткыч, үтүк кебек ватык әйберләрне, читләре кителгән савыт-саба, күңелегезгә ятмаган бүләкләр һәм күңелгә шом салучы картиналарны җәлләми очырыгыз. Безгә ят булган, төрле шик тудыручы...
Төмән шәһәренең гөрләп үтәргә тиешле 435 еллык юбилеена әлеге зәхмәтле вирус аяк чалса да, Төмән татар мәдәният үзәге коллективы аны бик матур чаралар белән каршы алды.
Үзәктә шәһәр көненә багышланган «Йөзләрдә Зареки сәүдәгәрләре тарихы» экспозициясе ачылды. Ачылышта Төмән шәһәре башлыгы Руслан Кухарук та катнашты. Үзәкнең әйдәп баручы белгече Зөлфинә Минибаева сөйләвенчә, быел үзәк командасы туган якны өйрәнүчеләр, рәссамнар һәм дизайнерлар белән берлектә Колмогоров йортының камин залында 19 нчы гасыр сәүдәгәрләр тормышы атмосферасын торгызган.
Стеналарда йорт хуҗалары гаиләсенең, 100 ел элек биредә яшәгән...
Төмән татар мәдәният үзәгендә Төмән шәһәренең 435 еллыгына багышланган «Буыннар җебе» I шәһәр онлайн фестиваль-конкурсында катнашучылар бер үлчәмдә чигелгән (60х200 см), әмма төрле техникада башкарылган сөлгеләр күрсәттеләр. Конкурста 1 нче номер астында катнашучы Алсу Мамкина (Төмән районы, Шыкча авылы) - Д.Менделеев исемендәге Тубыл дәүләт социаль-педагогия академиясенең сәнгать-график факультетын тәмамлаган, сынлы сәнгать укытучысы. Алсу район күләмендәге төрле конкурсларда күп тапкыр актив катнашып, призлы урыннар яулаган.
Тормыш иптәше Тимур Дамир улы белән кызлары Әминә, уллары Айварны...
Аромаш районы, Көсәйкүл авылында күп еллар дини бәйрәмнәрне авыл халкы Аллаһы йортында Коръән ашларын уздырып, бергәләп үткәрәләр. Быел да Корбан гаете намазына авылның олысы-кечесе мәчеткә җыелышып, җәмәгать белән намаз укыдылар. Иртәнге бәйрәм намазын үткәргән Ренат хәзрәт Әбуталипов вәгазь сөйләп, Коръән ашына фатиха бирде, авыл мөселманнарын дини бәйрәм белән котлады.
Авыл мәчетендә Корбан гаетен үткәрү өчен Аллаһы ризалыгына корбанлык чалдырган Сәрвәр әби Якупованың исәнлегенә-саулыгына, Көсәйкүл авылы халкына имин тормышлар теләп үткәрелгән гает бәйрәме намазы, Коръән ашы...