#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Татар сүзе” халыкара бәйгесендә җиңүче якташыбыз

Марат Әхмәтов, Екатерина Әхмәтҗанова
Казан шәһәрендә татар телен һәм әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына кызыксыну уяту максатыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырылган “Татар сүзе” халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе үтте. Анда якташыбыз – Түбән Тәүде районының Тарман авылында яшәүче танылган “Саз” фольклор-этнографик ансамбле җитәкчесе Екатерина Әхмәтҗанова да...

Подробнее...

Сабанак мәчетендә ифтар

16-6Тубыл районының борынгы татар Сабанак авылының шәех Имаметдин исемендәге мәчетендә ифтар мәҗлесе узды. Дини бәйрәмгә килгән ураза тотучыларны һәм күрше авыллардан килүче мөселман кардәшләрен авыл халкы бәйрәм табыны әзерләп каршы алды. Мәчеткә җыелган илледән артык мөселман арасында сиксәнне узган, урта яшьтәгеләр һәм яшьләр дә булды. Ифтар алдыннан мәчеткә җыелучылар бергәләшеп намаз укыдылар.

Аннары Тубылның җәмигъ мәчете баш имам-хатыйбы Ибраһим Сухов йөрәкләргә үтеп керерлек сүзләр белән вәгазь сөйләде, дога кылды. Дингә тартылган ихлас күңелле яшьләр турында әйтте. Тубыл...

Подробнее...

«Зөбәрҗәт» өлкәне яклады

16-57-8 апрель көннәрендә Новосибирск шәһәрендә «Себер йолдызлары» XII Регионара татар мәдәнияте фестиваль-конкурсы үткәрелде. Бу җыенга Россия регионнары, Бәйсез Дәүләтләр Берлегеннән 300 дән артык һөнәри һәм үзешчән артистлар җыелды. Алар: Казахстаннан, Татарстаннан, Алтай краеннан, Омск, Томск, Новосибирск һәм башка төбәкләрдән килделәр.

Бу фестивальдә Төмән өлкәсен Түбән Тәүде авылының «Зөбәрҗәт» татар җыры халык ансамбле тәкъдим итте. Ансамбль II дәрәҗәдәге лауреат дипломына лаек булды. Аның җитәкчесе – Эльвира Голубева вокал һәм корал сәнгате номинацияләре буенча I...

Подробнее...

Индрәй көрәшчеләре һәркайда җиңүчеләр

16-81-2 апрельдә билбау көрәше буенча Төмән өлкәсе чемпионаты һәм Беренчелеге узды.

Төмән өлкәсеннән, Төмәннән, Тубыл һәм Ялутор шәһәрләреннән 250дән артык көрәшче төрле яшь һәм авырлык категорияләрендә искиткеч физик әзерлек күрсәттеләр, шулай ук шәхси һәм команда зачетында беренчелек өчен көрәштеләр. 50дән артык спортчы шәхси зачетта призлы урыннарга лаек булды.

Төмән өлкәсе чемпионатында гомумкоманда зачетында 3 урынны - Төмән шәһәренең «Прибой» спорт мәктәбе, 2 урынны - Каскара поселогы, 1 урынны Индрәй поселогы командалары алдылар.

Төмән өлкәсе беренчелегендә 3 урынга - Төмән шәһәренең «Прибой»...

Подробнее...

Батырлар үсә

16-7«Прибой» спорт комплексында ике көн Төмән шәһәре һәм районы, Ялутор һәм Тубыл шәһәрләреннән яшь көрәшчеләр кубок өчен көрәшергә һәм команда зачеты финалына эләгергә йөзгә-йөз очраштылар.

Төмән районы, Шыкча авылы спортчылары түбәндәге урыннарны яуладылар:

45 кг авырлыктагы көрәшчеләр арасында 1 урынны Руслан Розиков (2007-2008); 55 кг авырлыктагы көрәшчеләр арасында Рөстәм Рәхимов (2007-2008), Равил Мустаев (2005-2006) - 2 нче урынны; Ридан Шакиров (2007-2008) 3 нче урынны; 60 кг авырлыктагы көрәшчеләр арасында Ибраһим Сәитов (2007-2008), Руслан Иванов (2005-2006) – 2...

Подробнее...

Якуб Зәнкиев иҗатына багышланган түгәрәк өстәлдә

15-4«Якуб Зәнкиев романнарында Себернең эпопея тарихы» темасына әзерләнгән түгәрәк өстәл 9 апрель көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә үтте. Себер татарлары прозасына нигез салучы күренекле язучы, Россия Федерациясе мәктәпләренең атказанган укытучысы, сугыш һәм хезмәт ветераны Якуб Зәнкиевнең тууына 106 ел тулу уңаеннан уздырылган чара Төмән шәһәр себер татарлары милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән оештырылды. Чарага Якуб Камали улының якыннары, күренекле галим-галимәләр, укытучылар, актив җәмәгать эшлеклеләре һәм язучының иҗатына гашыйк булган якташлар җыелдылар.

Түгәрәк өстәл үзенең эшен...

Подробнее...

«Яшьләрне җәлеп итәргә кирәк»

15-6Казанда Бөтендөнья татар конгрессы оештыруында IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уздырылды. Россия Федерациясенең 40 тан артык регионыннан, шулай ук Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелдылар.

Программа бик бай булды. Катнашучылар Чуваш Республикасының Батыр районы, Шыгырдан, Комсомол районы, Урман һәм Тукай авылларына бардылар.

Чуваш Республикасындагы татар авылларының комплекслы үсеше белән таныштылар һәм татар авыл эшмәкәрләренең хуҗалыкларын карадылар. Җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе үткәрелде. Татарстан...

Подробнее...

Һәркемгә үрнәк ул

14-6«Безнең Ялутор районында сокланып сөйләрлек тырыш кешеләр бик күп. Аларның тормышка оптимистик карашта булуларына һәм тормыш сөючәнлекләренә бар күңелдән гаҗәпләнәсең. Шундый ис- китмәле язмышлы кешеләрнең берсе дип, мин Бумаер авылында яшәүче Баһазит Галиевны әйтер идем. Районның 100 еллыгы уңаеннан аның турында сөйләп китсәм, бик урынлы булыр», - дип сүзен башлап җибәрде Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәре Ильяс Бакиев.

Баһазит Батыр улы 1940 елда туа. Аның балачагы, яшьтәшләренеке кебек үк, сугыш һәм сугыштан соң елларга туры килә. Әтисе 1939 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Бөек Ватан...

Подробнее...

Геройлар безнең арада

14-5«Геройлар безнең арада» темасына багышланган класстан тыш чарага турнирлары аралыгында әти-әнисе янына кайткан Индрәй авылының горурлыгы, өлкәбезең танылган спортчысы, грек-рим көрәше буенча спорт мастеры, Бөтенрәсәй ярышларында беренчелекне алып барган Айдар Шәмсетдиновны чакырдык. Вакыты кысынкы булуына карамастан, яшь спортчы укучылар янына очрашуга теләп килде. Әлбәттә, балалар Айдар абыйларын барысы да күреп-белә иделәр, шуңа күрә аны елмаеп каршы алдылар.

«Ничә яшегездән спорт белән шөгыльләнә башладыгыз? Спортның нинди төренә өстенлек куйдыгыз? Һәрвакыт җиңеп бардыгызмы? Тренерыгыз кем иде?»...

Подробнее...

Мактаулы сыер савучы

14-7«Ялутор районының 100 еллыгы уңаеннан булдырылган «Кызыклы язмышлар калейдоскобы» марафонында бүген без 1930 елның 28 декабрендә Аслана авылында туган, шунда ук гомер кичерүче Сәлия Шәяхмәтованың тормыш юлы белән таныштырабыз», - дип сүзен башлады Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев. Һәм ул авылдашының тормыш юлын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.

Бүгенге көндә 92 яшен тутырган Сәлия Рәхимҗан кызы үзенең гомерендә бик күпне кичергән: балачак еллары сугыш вакытына, яшьлеге сугыштан соңгы авыр елларга туры килеп, ачлык-ялангачлыкны күреп, балачактан эшкә өйрәнеп, эшләп...

Подробнее...

Якуб Зәнкиевнең тууына 106 ел тулуга багышланган викторина сораулары

(Вопросы викторины посвященной 106-летию со дня рождения Якуба Занкиева – лауреата премии им. Г.Тукая в области литературы Республики Татарстан) Вопросы для школьников 4–9 классов

1. Якуб Зәнкиевнең «Кайчыколак» исемле балалар өчен хикәяләр җыентыгы беренче мәртәбә кайсы елда һәм кайда басылып чыга? Икенче басмасы кайсы елда басыла, кайда?

(В каком году и где был издан первый и второй сборник детских рассказов «Остроушко»?)

2. Җыентыкның беренче һәм икенче басмалары нәрсә белән аерылалар: хикәяләр саны бертигезме?

(Чем отличаются первое и второе издания...

Подробнее...

Шәүкәт Гаделша иҗаты

12-2Тормышка, яшәешкә гашыйк Киндерле шагыйре Шәүкәт Гаделша милләтебезнең асылын билгеләп, иң изге сыйфатлар белән бизәп, тирән эчтәлекле шигырьләр яза. Аның шигырьләре гүзәллекне аңларга, табигать ямен, рухи матурлыкны тоярга ярдәм итеп, югары әхлак, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияли торган шигырьләр. Шагыйрь Казанда яшәсә дә, туган ил сулышын тоеп, тормыш агышын сизеп яши. Ш.Гаделша дөньяны үз авылы Киндерленең балыклы күлләре, төпсез, тирән сазлыклары, шау-чәчәкле болыннары; шомлы да, серле дә булган тайга урманнары аша танып белергә омтыла.

Шагыйрь матурлыкны авылының каз-үрдәкләре...

Подробнее...

Кояш гомере телибез, әниләр, сезгә

12-4«Оҗмах – аналарның аяк астында» дигән темага Төмән шәһәрендә өлкә диния нәзарәте офисында татар халкының рухи мәдәнияте нигезләрен өйрәнү курсларына йөрүче хатын-кызларны 8 март бәйрәме белән котлап бик матур музыкаль кичә оештырылды. Аны педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль хаҗи Гадиев белән Яркәү районының татар милли-мәдәни автономиясенең беренче рәисе булган Нурсидә Әйдбаева туган телебездә бик оста алып бардылар. Алар матур затларыбызны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткергәннән соң, сүзне Динар хәзрәт Нәфыйковка бирделәр.

Ул: «Бүгенге бәйрәмне оештыручы Рафаэль абый Гадиев белән Әмир абый...

Подробнее...

Ләчектә Көлцән үтте

12-5Себер татарларының борынгыдан килгән һәм илебездә барган үзгәреш җилләре кагылып та, үзгәртә алмаган Әмәл бәйрәмен Ләчек һәм Күкрәнде авылларында быел вакытыннан иртәрәк уздырдылар. Сәбәбе, әлбәттә, һава торышына бәйле булды. Кояш кыздыра башлау белән сазъяк арты авылларына кышкы юл тиз өзелә. Ә бу як авыл халкы өчен читтә яшәүче авылдашларының да кайтып, әлеге бәйрәмдә катнашулары төп шарт булып тора. Күрешү, очрашу, хәл белешүләр бик күңелле булса да, һәркем өчен туган нигезгә кайтып, үзенең уңышлары белән бүлешү, бүләкләр тарату, ата-бабалар рухына багышлап садакалар бирү традициягә кереп...

Подробнее...

Тубылда Нәүрүз бәйрәме

12-6Быел Нәүрүз бәйрәме шәһәрнең базар мәйданында башланды. Сәхнәдән төрле милләт халкын берләштергән бәйрәм белән тамашачыларны, оештыручыларны шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, шәһәр Думасы депутаты, милли-мәдәни автономия рәисе Сәет Хисмәтуллин, шәһәрнең мәдәният һәм туризм департаменты рәисе Анастасия Ионина котладылар.

Нәүрүз бәйрәме - көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Нәүрүз турында мәгълүмат белән баетылган, матур чыгышлар белән үрелеп барган бәйрәм тамашасында төрле милләт халкы рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр. Дөньядагы иң борынгы бәйрәмгә багышланган концертны...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836