Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тубыл районының Хуҗайлан авылында яңа модульле мәктәп ачу тантанасында район башлыгы Леонид Митрюшкин, мәктәп җитәкчесе Марина Быкова балаларны, укытучылар коллективын, ветеран укытучыларны һәм авыл халкын шатлыклы вакыйга белән котладылар. Полуяново урта мәктәбенең филиалы – Якуб Зәнкиев исемендәге башлангыч мәктәп мөдире Альбина Мөхәммәтдин кызы Азисова быел яңа уку елы башында Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаментының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Элек-электән Хуҗайлан мәктәбе Тубыл районында иң яхшы белем учакларының берсе булып санала. Я.Зәнкиев исемен йөрткән мәктәп...
Укытучы! Бу һөнәр ияләрен һәркем хөрмәт белән телгә ала. Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Сөнгатулла кызы Ниязова бар көчен, тырышлыгын биреп эшләүче укытучы. Мөлаем йөзле укытучы апаларын укучылары яңа уку елында сагынып каршы алдылар. Катлаулы, мактаулы, кирәкле һөнәр иясе укучыларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә татар теленә мәхәббәт, кызыксыну уята. Замана белән бергә атлаган укытучының дәресләре кызыклы, иҗади, нәтиҗәле үтә.
Мөстәкыйль фикер йөртә белгән, тирән белемле укучылары белән ул Россия күләмендә үткән бәйгеләрдә, олимпидаларда...
Төмән өлкәсендә нәшер ителә торган “Яңарыш” газетасы 30 ел дәвамында милләттәшләребезне чын мәгънәсендә татар рухында тәрбияләп тора. Аның кабатланмас үз язу рәвеше, үзенең эзлекле кыйбласы бар. Ул татар халкына хезмәт итә һәм башка милләтләр белән дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытучы ролен дә үти. Шул еллар эчендә «Яңарыш» газетасы үзенең битләрендә авыл, шәһәр халкы, хезмәт коллективлары, оешмалар, авыл хуҗалыгы, сәнгать, мәгариф, социаль өлкәдәге уңышлар һәм проблемалар турында сөйли, кыскасы, өлкә тормышын чагылдыра.
Язмаларның төп геройлары – халкыбызның киләчәген тәрбияләүче һәм...
Өлкә татарлары тарихында әһәмияткә лаек эз калдырган “Яңарыш” газетасының 30 еллык юбилей тантанасы котлы булсын! Ничә еллар дәверендә халкыбыз яшәешен ачыклап, гореф-гадәтләрен ныгытып, көнкүреш вакыйгаларын яктыртып торган абруйлы басма ул. Яраткан газетабыз битләре аша эчтәлекле яңалыклар белән танышып, бәллүр каләм ияләре, талантлы якташларыбыз иҗатларын укып, кызыксынып барабыз, алар белән горурланабыз.
Һәм дә “Яңарыш”ның заманадан калышмый алга баруы шулай ук бик җанландыра. Редакциядә күп еллар эшләгән, газета чыгаруга шактый көч куйган хөрмәтле җурналистларыбызга нык...
Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары 5-6 сентябрьдә Казан шәһәрендә 2 нче Россия чик сакчылары форум-слетында катнаштылар. Форум Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Россия федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чик буе хезмәтенең 102 еллыгына багышланган иде. Анда барлыгы 53 иҗтимагый оешмадан 400дән артык сугыш хәрәкәтләре ветераны һәм запастагы чик сакчысы килгән. Төмән өлкәсе делегациясендәге 23 кеше төбәгебез данын яклыйлар.
Форумның тантаналы ачылышында күренекле шәхесләр: Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны, запастагы полковник Борис Кузнецов; Кандагарда әсирләр...
Хәзерге вакытта Яркәү районының Карбан (Кызылкаш) авылында мулла вазыйфасын әлеге торак пунктта яшәүче Ильяс Тимерали улы Ярмөхәммәтов башкара. Хатыны һәм ярдәмчесе - Хавия ханым аның янәшәсендә.
Ильяс Тимерали улы күп балалы гаиләдә туа. Әнисе Мәүчидә Мәхмүт кызы (1924-2012) - тыл хезмәтчәне. «Герой-ана» исеменә лаек була. Ире белән бергә 11 бала тәрбияләп үстерәләр: Клариза, Асия, Таштимир, Марат, Мирсат, Рәйсә, Тәнзилә, Хәмзә, Ильяс, Вилдан, Илфат.
Әтисе Тимералый Кәрим улы Мөхәммәтов (1921-1981) - Бөек Ватан сугышы ветераны. Сугыш башланганда армия сафларында хезмәт иткән була...
13 сентябрь - бердәм тавыш бирү көнендә барлык Төмән районы авылларында Төмән муниципаль районы Думасына һәм авыл җирлекләре депутатларын сайладылар.
Төмән районы, Шыкча авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Геройлар вакыты” фестивале узды. Мәдәният йорты янында сәүдә рәтләре эшләде, пылау, бавырсак пешерделәр, күргәзмә-сату, концерт, кычкырып яттан сөйләү акциясе, сынлы сәнгать эшләре, декоратив-гамәли иҗат күргәзмәләре, шулай ук уеннар һәм мастер–класслар оештырылды.
Шыкчада тавыш бирү актив узды. Сайлау участогында барлык куркынычсызлык чаралары да үтәлгән иде...
Хөрмәтле Алсу Мөхәммәтәмин кызы!
Фидакарь журналистлар, хезмәткәрләр!
Сезне “Яңарыш”ның чыгып килүенә 30 ел тулу уңаеннан тәбрик итәбез һәм Сезнең белән шатлык хисләре кичерәбез.
“Яңарыш”ка - 30 ел. Күңелләрдә горурлык уята торган, татар халкының иҗтимагый-мәдәни тормышында гаять истәлекле вакыйга бу. Халкыбыз күңеленең көзгесенә әйләнгән бу милли газета битләрендә беренче көннән үк бөек чорга – яңару, демократияләштерү чорына керү көннәренең дулкынландыргыч вакыйгалары теркәлде, иң алдынгы фикерләр ачык һәм аңлаешлы төстә халыкка җиткерелде.
Газета беренче көннән үк милли...
Без яраткан «Яңарыш» газетасын 30 еллык юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Уңышлар, озын гомер, хезмәткәрләренә, авторларына, укучыларына исәнлек-саулык, сәламәтлек телибез.
Сандугачлар сайрый, гөлләр үсә,
Газетабыз булган җирләрдә.
“Яңарыш”ның матур язмалары
Чәчәк ата шушы гөлләрдә.
Күкне бизи кояш, ай, йолдызлар,
Җирне бизи табигать, кешелек.
«Яңарыш»ны бизи тәрбиясе,
Халык рәхмәтләре, игелек.
Изге теләкләр белән Рәшидә ЗӘНКИЕВА,
балаларым, туганнарым, дусларым, Тубыл шәһәре.
30 ел элек 15 сентябрьдә “Яңарыш” газетасының 1 нче саны дөнья күрә. Ватаныбызның, өлкәбезнең, милләттәшләребезнең барлык вакыйгаларына битараф калмаган бай тарихлы газетабызны юбилее белән котлаучылар үткәннәрне горурланып искә алдылар. Газетаның ышанычлы дусты, ярдәмчесе Әхтәм Хәмит улы Каюмовның истәлекләре, аның тормыш иптәше Раяна апаның котлау теләкләре газета укучыларыбызны үткәннәргә алып кайтыр, “Яңарыш”ның киләчәге өметле булганына ышаныч уятыр.
Әхтәм Хәмит улы әңгәмәбезне хатирәләре белән башлады. ”1980 нче елларның ахырында Төмән өлкәсендә татар хәрәкәте көчле...
Утыз ел гомерем “Яңарыш” белән бәйләнгән. Азмы бу, күпме?! Әлбәттә югары бәя бирергә җитәрлек! Шушы утыз ел дуслык өчен мин Аллаһы Тәгаләгә шөкер әйтәм.
“Яңарыш” минем кулларыма эләгүгә, мин үземне чын татар итеп хис иттем, горурлык хисе мине биләп алды. Ниһаять, безнең өлкәдә дә татарның тормышы гөрләп китәр дип уйладым. Ул елларда яшь укытучы буларак, балалар белән бергә чиле-пешле мәкаләләр яза башладык, Азат Сәгыйтовның тәнкыйтенә дә эләккән моментлар бар иде, ләкин аның үгет-нәсыйхәтләре безне үстереп, берлектә эшләргә генә юнәлгән иде.
“Яңарыш” булганга, аның кызыклы итеп эш...
Төмән өлкәсендәге бердәнбер татар газетасы - «Яңарыш»ның озакламый, ягъни 15 сентябрьдә 30 еллык юбилее булу сәбәпле, үткән еллардагы газета саннарын карап чыктым. Күз алдымда: газета битләрендә актив катнашучылар, милләт һәм тел өчен кайгыртучылар - Хөсни апа Гаитова, Хәлимә апа Уразова, Әхмәт Галимов; үзебезең якташларыбызның матур, әһәмиятле шигырьләре - Шакиржан абый Ибраһимов, Рәкыйп абый Ибраһимов, Заһид абый Акбүләков һ.б.
Әлбәттә, ошбу бай һәм эчтәлекле хәзинәне тиз вакытта гына үзләштереп булмый. Моның өчен өлкә китапханәсендә атналар буе утырырга кирәк. Шуңа карамастан...
Сезне чын күңелебездән газетабызның 30-еллык юбилее белән котлыйбыз һәм иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.
Көчле рухлы һәм кешелекле, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Туачак таңнарыгыз, киләчәк көннәрегез кояш кебек якты, нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын, саулыгыгыз ныклы, гомерләрегез бәхетле булсын, изге хезмәтегез шатлык-куанычлар, зур уңышлар китерсен! Яраткан газетабызның тиражы артканнан артсын, укучылар саны күбәйгәннән күбәйсен!
Күңелләргә илһам салып
Җаннарны җилкендерүче,
Туган телгә тугры калып
...
“Яңарыш”ны атна саен көтеп алабыз. Бүген “Яңарыш” газетасы аягында нык басып торучы басма. Өлкә газетабыз татар халкының тормышын, яңалыкларын, проблемаларын безгә җиткереп тора. Кызыклы, мәгънәле мәкаләләргә, мәгълүматларга бай булган газетабыз себердә яшәүче татарларны берләштерә. Заман белән бергә атлаган ”Яңарыш” ны 30 еллыгы белән котлап, озын иҗади гомер, яңа уңышлар телим. Газетаның тиражы артып торсын, ышанычлы дуслары күп булсын!
Юбилей - безнең уртак бәйрәмебез!
Рәшидә БАКИЕВА, Тубыл районы, Маслау авылы.
Бүген без Сезгә ихлас күңелдән үзебезнең иң изге теләкләребезне юллап, рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы елларда да ярдәмләшеп, татарлыгыбызны онытмый, телебез, мәдәниятебезне үстерүдә бер йодрык булып, армый-талмый эшләвегезне телибез. Алга таба да тулы канлы тормыш белән дәртләнеп, һәр туар таңга, бәхет китергән хезмәтегезгә куанып, аннан ямь табып, сау-сәламәт булып яшәргә насыйп булсын үзегезгә. Сезгә иҗади уңышлар, ышанычлы дуслар, гаилә бәхете телибез. Без сезне бик хөрмәт итәбез, Сезнең белән горурланабыз!
“Яңарыш” редакциясе каршында оешкан “Әдәби Төмән” иҗат клубы әгъзалары.