Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
14 июньдә Тубылның Базар мәйданында өлкә Сабан туе үтте. Милли бәйрәмебез Россия Гимнын күмәк башкару белән башланып китте.
Халыкны бәйрәм белән губернатор урынбасары Павел Белявский, шәһәр башлыгы Петр Вагин, Россия Герое полковник Рөстәм Сәйфуллин котладылар. Павел Белявский губернаторның сәламләү сүзләрен укып, хатны бәйрәмнең төп оештыручысы - өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллинага тапшырды. Котлаучыларның башларына түбәтәй киеп чыгулары, татарча исәнләшүләрен, котлау теләкләрен бәйрәм тамашачылары җылы каршы алдылар. Сабантуй әләмен күтәрү хокукы Россия Герое...
Бездә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган кояшлы бәйрәм иртәсе 8 май көнне башланды. Җиңү көне – халкыбыз өчен иң шатлыклы, ләкин шул ук вакытта иң моңсу бәйрәмнең берсе. 80 ел үтсә дә, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы үзен сиздерә. Сугышның беренче көннәреннән безнең авылдан Нурислам Таштимиров китеп бара. Бәйрәм көнне Нурислам Тимерали улы истәлегенә мәктәп стенасына мемориаль такта куелды. Бу чараны мин алып бардым. Митингта укучылар, укытучылар линейкага тезелгәннәр.
Чараны алып баручы Нурислам абый турында...
Бөек Жиңү көненең 80 еллык юбилее уңаеннан, үзебезнең якташларыбыз - абыйларыбыз, бабайларыбыз - себер батырлары турында мәгълүматлар туплауны дәвам итәбез. Киләчәктә ошбу хезмәт берничә том китаптан торачак дип күз алларыма китерәм. Бездән соң да әле яшь буыннар, тарих битләрен сөюче милләттәшләребез горурлык хисләрен уятып әһәмиятле, патриотик традицияләрне дәвам итәрләр дип өметләнәм.
Башкалабыз Мәскәүдән ерак түгел Подольск шәһәрендә урнашкан...
Миллионлаган гомерне юк иткән канлы сугыш беткәнгә дә 80 ел үтеп китте. Хәзер, илебезнең батыр уллары тагын да яңа вәхшәт белән күзгә-күз очрашкач, ул елларның ачысын, тылда хезмәт итүчеләрнең тормышын тирәнрәк аңлыйбыз. Без күргәнне сезгә күрергә язмасын, дип гел кабатлыйлар иде әти-әниләр.
Төмән районының Индрәй авылында гомер итүче Нурхия апа Имаева сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә татыган. Нурхия Айсаттин кызы Талмы авылында туа. Әтисе илне сакларга киткәндә, әниләре Рокыя гаиләдәге 5 бала белән кала. «Кыр юа, кычыткан ашадык, - дип искә ала ул. – бер бәрәңге тапсак, аны...