Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм Чаллы шәһәрендә узган автоузышлар алдыннан сөйгәне Рүзия Бәшировага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Бу турыда үзенең фикерен белдереп:
- Улым минем белән киңәшләште, әлбәттә. Мондый җитди адымны хоккейчылар хоккей вакытында, футболчылар футбол ярышларында ясый. Рөстәм - олы хәрефтән язардай автоузышчы, ул Россия чемпионы һәм мондый тәкъдимне дә бөтен кеше җыелган автоярышлар вакытында ясарга теләге булуын белдерде.
Мин: «Яхшылап уйладыңмы?» дип сорадым. «Әйе», - диде ул миңа. Шуннан сөйләштек аның белән. Улыма: “Ярата белү - бик әйбәт”, - дидем. Тик алга таба шул мәхәббәтне саклап калырга кирәклеген дә аңлаттым. Улымны бик яратам һәм бары тик бәхет, сәламәтлек кенә теләп калам. Эмоцияләрем ташый бүген, - дип сөйли Салават Фәтхетдинов.
“Татар информ”