#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өлкә Сабан туе Түбән Тәүдедә гөрләде

25-14Быел өлкә Сабан туе 23нче июнь көнне Түбән Тәүде авылында өлкә хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә татар-милли мәдәни автономиясе, өлкә татар Конгрессы, Түбән Тәүде районы хакимияте, район мәдәният һәм мәгариф идарәләре ярдәме һәм оештыруында үтте. Бәйрәм чарасы Сабантуй әләмен күтәрү белән ачылды. Аны Кызыл Байрак ордены кавалеры, мактаулы игенче Мәҗит Бикмуллин белән мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган укучы Диана Фазлуллинана күтәрделәр. Аннары өлкә губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Төмән өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, өлкә Думасы депутаты Юрий Конев, Түбән Тәүде район хакимияте башлыгы Валерий Борисов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, өлкә татар Конгрессы вәкиле Эльвира Арсланова халыкны бәйрәм белән котлап, күтәренке кәеф, күңелле ял теләделәр.

Подробнее...

День памяти и скорби

Уважаемые ветераны и труженики тыла!
Дорогие земляки!

В День памяти и скорби, 22 июня, мы вспоминаем трагическую страницу истории нашего государства. Великая Отечественная война изменила жизнь миллионов людей и судьбу нашей страны. Уже первые её дни продемонстрировали силу духа, волю и самоотверженность советского народа, который сплотился против вероломного вторжения и встал на защиту Родины.

Не счесть примеров героизма и мужества, проявленных на фронте и в тылу. Поколение победителей одержало победу над фашизмом, но цена ее была велика. Сегодня мы склоняем головы перед памятью всех, кто отдал свои жизни ради мира на Земле. Мы выражаем безмерную благодарность нашим дорогим ветеранам Великой Отечественной войны, труженикам тыла. Низкий поклон за ваш ратный и трудовой подвиг!

Подробнее...

“1943 елның кышы иде...”

25-3Түбән Тәүде районы, Киндерледә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Дәүләтгәрәй Җиһангәрәй улы Хәбибуллин авылда ир-атлардан иң өлкән кеше. Ул 1929 елның августында туган. Киндерледә, тирә-як авылларда олысы-кечесе Дәүләтгәрәй абыйны хөрмәт итә, ул зур абруй казанган якташыбыз. 1997 елның июнь аеннан Киндерле мәчете рәисе вазифасын үти. Районда башка татар авылларында да мәчет ачтыруда булышты.

Без, очрашып, Дәүләтгәрәй абыйдан ачы сугыш чорына туры килгән үсмер чагы, яшьлек еллары турында сораштык.

Подробнее...

Турайда район Сабан туе

25-1Дингә хөрмәт зур хәзер. Сабантуй чоры Рамазан аена туры килсә, милли бәйрәм кичектерелеп үткәрелә. Быел да 15 июньдә Ямбайда районның Ураза бәйрәме Нигъмәтулла хаҗи исемендәге мәчетнең 130 еллыгы белән бергә билгеләп уздырылды. Һәм икенче көнне халкыбыз Турай авылы очындагы матур елга буендагы мәйданда Сабан туена җыелды. Анда иртән үк Индрәй, Боровский, Ямбай, Каскара, Муллаш, Салаир, Червишево, Шыкча, Богандинка хакимиятләре вәкилләре чатырларын урнаштырып, аларны борынгы көнкүреш әйберләре белән бизәргә керештеләр. Казаннарда ашлар пешә башлады.

Подробнее...

Галия апа Сагитуллинаның туган көне иде

24-1220 июньдә Төмән районы, Индрәй авылы клубы халык белән тулды. Бу көнне монда хөрмәтле тыл һәм педагогик хезмәт ветераны, авылның тарихын барлаучы, бай музей булдыручы, бала чактан ук индрәйлеләрдә татар теленә мәхәббәт уятып, туган телләрен онытып барган яшьләр белән драмтүгәрәк оештырып, алар белән танылган татар әдәбияты әсәрләреннән үзе төзегән кечкенә сәхнә әсәрләрен күрсәтүче, токымнарны бергә очраштыручы Галия апа Сагитуллинага 87 яшь тулган булыр иде. 2017 елның июнь аенда аның гомере өзелде. Галия Хәмзә кызы хөрмәтенә оештырылган хәтер кичәсенә аның укучылары, укытучылар коллективы, төрле елларда драмтүгәрәккә йөрүчеләр, ветераннар советы әгъзалары, авылдашлары җыелдылар.

Подробнее...

Яңалык

Предпринимательская инициатива в регионе получает поддержку. “Ягоды Плюс” компаниясе Төмән районы, Боровский поселогында урнашкан индустриаль паркта төзелүче производство-үлчәп төрү һәм тирән эшкәртү цехларына 75 миллион сум капитал салды. 2018 елда җиһазны лизинг килешүләр буенча беренче взносны каплау формасында оешмага дәүләт ярдәме бирелде. “Безнең компания халыктан сатып алган кыргый һәм бакчада үсә торган җиләк-җимеш, яшелчә, гөмбә, эрбет чикләвеген эшкәртү белән шөгыльләнә. Цехларда 45 яңа эш урыны булдыру планлаштырылган. “Ягода Плюс” компаниясе Төмән өлкәсе муниципалитетларында киң тармаклы сатып алу челтәре төзеде. Моңа әзерләү пунктлары һәм складлар керә, аларда беренчел чималны эшкәртәләр,” – дип сөйләде оешманың генераль директоры Эльмар Ибуков.

Подробнее...

Подписка - 2018

19-18Хөрмәтле милләттәшләр!

Бердәмлек, дуслык һәм туганлык җепләрен ныгытучы “Яңарыш” газетасына

1 апрельдән 2018 елның икенче яртыеллыгына язылу бара.

“Яңарыш” – ул күңел азыгы, акыл агышы, тормыш барышы, киңәшләр. Әле өлкәдәге хәлләрне белү өчен ачык тәрәзә, милләтебезнең тарихы, хәзерге хәле, тел, мәдәният үсү турындагы мәгълүматларны бирүче дәреслек тә.

Язылу бәясе шул килеш калды: 6 айга - 328 сум 44 тиен,

3 айга - 164 сум 22 тиен, 1 айга - 54 сум 74 тиен,

Бөек Ватан сугышы ветераннарына,

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836