#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Һава десанты гаскәрләре бәйрәм иттеләр

31-142 август көнне һава десанты гаскәрләре оешуының 89 еллыгы булды. 1930 нчы елда бу көнне Воронеж шәһәрендә үткән хәрби өйрәнүләрдә 12 кешедән торган парашютлы десант тактик бирем башкара. Шул көннән башлап бу көн  “вэдэвэшник”лар бәйрәме буларак билгеләнә. Гадәт буенча, бу көнне десантниклар башларына зәңгәр берет, өсләренә зәңгәр тельняшкаларын киеп, кулларына ВДВ флагы тотып шәһәр урамнарына чыгалар. Әнә шулай, бер-берсе белән очрашып, хәлләр белешәләр, хәрби хезмәт елларын сагынып искә алалар, десантчы булулары белән чиксез горурланалар...

Подробнее...

Ямьле елга буенда - шәһәр Сабан туйлары

31-3Быелгы шәһәр Сабан туе Төмәннең 433 еллык туган көненә һәм Төмән өлкәсе оешуының 75 еллык юбилеена багышланды. Аны Төмән шәһәре хакимияте оештыруында өлкә татар Конгрессы, шәһәр татар мәдәният үзәге Төмәннең Заречный микрорайонында Түре елгасы буенда урнашкан паркта уздырды.

Монда өлкәдә һәм илебезнең башка регионнарында яшәүче төрле милләт халкы җыелды. Территориягә кергәндә декоратив ишекләр аша узасың, өстә “Рәхим итегез!” дип язылган. Флаглар төзелмәсеннән бәйрәм коридоры ясалган, аннан халык сәхнә якка юнәлде. “Вак бәлеш” һәм “Барбарис” балалар фольклор ансамбльләре артистлары якташларны күңел ачарга, көрәшергә, уйнарга чакырдылар.

Подробнее...

В Рунете стартовала интерактивная сказочная игра, посвященная сказке «Конек-Горбунок»

Лучшие знатоки произведения получат призы.

Увлекательная сказочная игра, посвященная знаменитой поэме «Конек-Горбунок» Петра Ершова, стартовала в Рунете. Зарегистрировавшись на сайте Конек-Горбунок.рф, можно проверить свои знания этой легендарной сказки, ответив на 22 вопроса. https://конек-горбунок.рф/karta/

Интерактивная викторина проходит в рамках реализации партийного проекта «Единой России» «Путешествие в сказку Петра Ершова «Конек-Горбунок». По мнению координатора проекта, первого вице-спикера Тюменской областной Думы, секретаря регионального отделения партии Андрея Артюхова, сказочный персонаж сказки, смышленый и веселый Конек-Горбунок – легенда детской литературы, уникальный бренд сибирской земли.

Подробнее...

Яңалык

В школах области откроются новые спортивные площадки. «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның августында ук Тубыл районы мәктәпләрендә дүрт яңа спорт корылмасы ачылачак, алар мини-футбол, волейбол һәм баскетбол уеннары, шулай ук ГТО нормаларын әзерләү һәм тапшыру өчен катнаш мәйданчыклардан торачак.

Беренче шундый мәйданчык 30 июльдә Түбән Әремзән мәктәбендә ачылды. Абалак, Бизино, Кутарбитка мәктәпләрендә дә спорт мәйданчыклары әзер диярлек.

* * *

Более 100 000 жителей Тюменской области прошли онкоскрининги. «Сәламәтлек саклау» милли проектының төбәк өлеше яман шешләрдән, 2024 елга 100 мең кешегә 132 очракны киметүгә юнәлдерелгән. Бу мәсьәләне хәл итүгә онкология скринингларын үткәрә торган Төмән өлкәсенең медицина оешмаларының барлык ресурслары, шул исәптән «Эндос» консультацион-диагностика үзәге юнәлдерелгән.

Төмән өлкәсендә регистрның соңгы мәгълүматларына караганда, 2019 елның дүрт аенда скрининг тикшеренүләре аша 105 меңнән артык кеше узган. Шуның аркасында 206 яман шеш һәм меңнән артык яман шеш халәте очраклары ачыкланган.

* * *

Многодетные семьи получат 450 тысяч рублей на ипотеку.

Мондый компенсация 2019 елның 1 январеннан 2022 елның 31 декабренә кадәр өченче баласы һәм аннан соңгы балалары туган яки туачак ипотека алган Россия гражданнарына гына бирелә.

«Российская газета» хәбәр иткәнчә, сүз йорт, фатир яки шәхси торак төзелеше өчен җир участогы сатып алуга алынган кредитлар турында бара.

Компенсацияне бер тапкыр - 2023 елның 1 июленә кадәр алынган ипотека кредитына карата гына алырга мөмкин. Акча төп бурыч буенча бурычларны түләүгә тотыла. Әгәр мондый бурыч 450 мең сумнан ким булса, калган акчаны әлеге кредиттан файдаланган өчен исәпләнгән процентларны түләүгә тотарга мөмкин.

* * *

Строительство аэропорта в Тобольске продолжается.

Төмән өлкәсе хөкүмәте һәм Тубылдагы СИБУР компаниясенең уртак проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аэропорт Тубылдан көньякка таба 30 чакрым ераклыкта - Ворогушино һәм Санниково авыл җирлекләре территориясендә урнашачак.

Ел ахырына кадәр 2,4 чакрым озынлыкта, 45 метр киңлектә очып китү-утыру (взлетно-посадочная) полосасы, шулай ук рулеж юллары һәм перрон төзеләчәк. Полосаның параметрлары Boeing 737-800, Ту-204/214 һәм Airbus A 321 тибындагы һава судноларын кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк. 2020 елда аэровокзал бинасы, шулай ук барлык техник инфраструктура: складлар, ремонт остаханәләре, ягулык салу комплексы, чистарту корылмалары, авария-коткару хезмәтләре төзеләчәк.

Подробнее...

Подписка - 2019

Игътибар!!!

28 ел дәвамында вакытлы матбугатны тарату өчен без “Регионара подписка агентлыгы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (ООО «МАП») белән килешү төзедек. “Регионара подписка агентлыгы» җәмгыятенең хәзерге вакыттагы катлаулы икътисадый хәленә бәйле рәвештә, 2019 елның 2 нче яртыеллыгына язылу кампаниясен уздыру кызган чагында бу оешма белән эшне туктатырга туры килде. «Роспечать» агентлыгы белән килешү төзергә карар кабул итәргә булдык.

Хәзерге вакытта безнең газета яңа ПР750 индексы белән «Россия почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе каталогына кертелде, шуңа бәйле рәвештә подписка бәяләре үзгәрде:

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836