Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Руфина Вафрат кызы Туйчикова Түбән Тәүде районының Тарман урта мәктәбен тәмамлап, бүгенге көндә Төмән педагогик көллиятендә укуын давам итә. Киләчәктә башлангыч сыйныф укытучысы булырга хыяллана ул. Укудан соң җырларга, биергә ярата. “Чын татар кызы буларак, ял көннәремдә әнием татар халык ризыкларын пешерергә өйрәтә. Укытучы һөнәрен сайлавым да юкка гына түгел - әтием мәктәптә 29 ел тарих фәненнән белем бирә. Гомумән әйткәндә, бу укытучылар династиясе Варис Корбанбәк улы һәм Сәкинә Бари кызыннан башланып китә. Минем төп максатым - шушы көчле рухны буыннан буынга тапшыру”, - дип сөйләде...
Рөстәм Латыйпов сабантуйларда иң оста көрәшчеләр исәбендә. Әле аның федераль сабантуйлар сәхнәсендә дә бүләк алганы бар. Бу спорт төре белән ул 7 яшеннән шөгыльләнә башлый. Дөресрәге, грек-рим көрәше белән. Татар көрәшенә нәкъ менә шул көрәш осталары тартыла.
– 7 яшемдә әтием мине грек-рим көрәше секциясенә алып килде. 17 яшемдә спорт мастерына кандидат дәрәҗәсен алуга ирештем. Беренче тренерым Михаил Лебедев миндә бу спорт төренә мәхәббәт уята алса, Әбделхак Минибаев осталыгымны арттыруда зур роль уйнады.
Шулай ук ул “Прибой” спорт мәктәбе укучыларын үзебезнең татар көрәшенә дә...
Хәзер интернетта һәртөрле танышу сайтлары җитәрлек. Берәүләр шул юл белән үзләренә дус, икенчеләр – мәхәббәт, өченчеләр - кызык эзлиләр. Һәм табалар да! Әмма монда да чик-чама турында онытырга ярамый. Интернет безнең тормышны виртуаль дөнья белән алыштырырга тиеш түгел. Интернет аша танышу хәвефсез булсын һәм теләгән нәтиҗәне бирсен өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.
1. Үзегез турындагы информацияне «күпертмәгез», ялган фотолар куймагыз. Югыйсә, чынлап та очрашырга туры килсә, яңа танышыгызның йөзендәге аптырауны күреп, үзегез...
Үткән елның 23 маенда Төмән шәһәренең “Торфяник” мәдәният йортында узган “Россиянең киләчәге” бөтенроссия конкурсының сайлап алу турында шәһәр татар мәдәният үзәгеннән Азалия Хәмидуллина үзенең укытучысы Гөлнәзирә Мөстәкыймова белән декоратив-кулланма һәм рәсем сәнгате номинациясе буенча катнашып, финалга үттеләр. Финал Мәскәү шәһәрендә 12-15нче ноябрь көннәрендә узды. Бәйгенең максаты – Россия җирендә яшәүче төрле милләт балаларында тарихи, мәдәни һәм рухи-әхлакый хәзинәләрне тәрбияләү, сәнгать юнәлешендә өстәмә белем бирүче укытучыларның дәрәҗәләрен күтәрү, сәләтле, перспективалы балалар...
Тубыл районы, Вәчир авылыннан ике кыз Төмәнгә килделәр. Алар авыл мәктәбендә 11нче сыйныфта белем алалар. “Нинди җилләр ташлаган?” – диярсез.
Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадага беренче тапкыр килүләре. Килеш-килбәткә авыл кызлары шәһәрнекеннән әллә ни аерылмыйлар хәзер. Шулай ук заманча кием-салым, кулда кәрәзле телефон, компьютер-интернетта да ярыйсы гына сукалыйлар. Әмма инде, тыйнаклык, җитезлек, тәрбия буенча авыл кызлары алдарак баралар. Үзләре белән килгән әдәбият укытучысы Гөлшат Турышеваның күзләренә генә карап, “Гөлшат апа”, дип өзелеп торалар. Аларның бу сүзендә...