Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр йорты бинасының зәңгәр залында “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчелегендә өлкә татар яшьләре форумы үтте. Делегатларны оешма җитәкчесе Фәрит Корманов сәламләп, нәтиҗәле эшләр өчен җылы атмосфера булдырды һәм сүзне хөрмәтле кунакларга тапшырды. Шәһәр Думасы депутаты Динар Абукин, җәмәгать эшлеклесе Рифкат Насыйбуллин, шәһәр яшьләре хакимияте җитәкчесенең урынбасары Андраник Севоян, шәһәр яшьләре хакимиятенең милләтара мөнәсәбәтләр буенча комиссия җитәкчесе Екатерина...
Адәм баласының иң гүзәл чоры – яшьлек еллары. Әле яңа гына үсеп чыккан канатлар белән хыялый тормышка очасы да очасы. Кешенең яшьлектә ташып торган көче аларны кирәк-кирәкмәгәнгә очарга мәҗбүр итә. Монда бала чактан ук формалашкан акыл үз ролен үти. Әгәр дә киләчәккә куйган максатларың төгәл булса, канатларың да гомер уртасында тузып бетмәячәк.
Шушы көннәрдә Җәмилә Шамил кызы Вахитова белән таныштык. Әлеге гүзәл кызыбыз Төмән шәһәренең 9нчы мәктәбендә белем алып, 11нче сыйныфны алтын медальгә тәмамлады. Җәмиләдә хыял да, максат та, акыл да - барысы да бар...
Совет чорындагы авыл клубларындагы кино будкаларын хәзерге балалар күз алларына китерә дә алмыйлар. Мәсәлән, узган гасырның 80нче еллар уртасында, балачакта, кино барганда аның эченә керү кызыклы иде. Киндерледә киномеханик булып Саша абый Сафонов эшләде, ул юаш, аз сүзле, балалар белән тиз уртак тел таба белүче кеше иде, мәрхүм. Рус милләтеннән булса да, татарча яхшы аңлады, үз хезмәтен яратты, тырышып, чын күңелен биреп башкарды. Без, авыл сабыйлары, будкага кереп аңа эшләргә комачауласак та, орышмый иде. Стенада, югарыда, кечкенә генә өч-дүрт тәрәзәчек, буй җитмәгәч...
Интернетта күптән түгел себертатар яшьләре өчен «Татар Радио Тёмэн FM» исемле радио эшли башлады.
Яшьләрне туган телгә, мәдәнияткә тарту яшьләрчә булырга тиеш. Кызыклы татар проектларының күпчелеге бары тик һәвәскәр яшьләр башлаганда уңышка ирешә дә.
Шундый кызыклы проектларның берсе – «Татар Радио Тёмэн FM» исемле радио тапшыруы. Аны Рүзил Бикинәев исемле егет әле күптән түгел генә башлап җибәрде һәм интернетта шактый зур кызыксыну уятты.
– Рүзил, Азатлык укучыларын үзең белән таныштырып китче.
– Мин 1996 елда Төмән өлкәсенең Явызбы авылында тудым. Үзем...
Әлеге алкалар французларның сутаж ысулы белән ясала. Ул гади, әмма нәтиҗәсе искиткеч. Алка гына түгел, шул рәвешле брошка, каеш аелы, билбау да үрергә мөмкин.
Кирәк:
* 1 алка өчен төрле төстәге 30-40 см сутаж җеп. Энә-җеп кибетләрендә сатыла ул. Без алты төсле җеп кулландык.
* җеп төсенә туры килә торган сәйләннәр, нечкә энә;
* универсаль җилем;
* күн кисәге;
* алка элмәге (анысын да шул кибеттән табарга мөмкин).
Эш барышы:
Җепләрнең барысын да урта җирдән тигезләп тотып, Таралып китмәсен өчен бер-берсенә энә-җеп белән чәнчибез һәм элмәк сыман итеп...