#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубыллыларга спектакль ошады

последние и лучшие новости искусства в мире

3-3Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә үзешчән театр коллективы тамашачылар игьтибарына Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинның “Бер күрешү - үзе бер гомер” әсәре буенча куелган спектакль тәкъдим иттеләр. Тамашачылар моннан күп еллар элек – 1996 нчы елда язылган пьеса бүгенге көндә дә актуаль булганын күрделәр. Рольләрне башкарган артистлар арасында төрле буын вәкилләре булды. Алар бөтенесе сәхнәдә үзләрен иркен тотып, оста уйнадылар.

Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер Мәдинә Уразмәтова, рольләрне башкаручы себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре - Рузалия Корманалиева, Илнар Колмәмәтов, Мәфрүзә Мортазина, Илтус Уразмәмәтов җырчы да, уен коралларында да уйный беләләр, сәхнәләштерелгән күренешләрдә дә катнашалар. Спектакль юмор, милли көйләр, җырлар, гармун тавышлары белән бизәлеп барды. Сәхнәдә вакыйгалар үзгәрде, декорацияләр, костюмнар алышынып торды. Сәләтле уйнаучы үзешчән актерлар чын күңелләреннән сөйләделәр, көлделәр, кайгырдылар, шатландылар. Артистлар үз геройларының характерларын югары дәрәҗәдә ачтылар. Спектакльнең идеясе һәркемгә аңлашылды, таныш иде.

Мисалга, Мәрьям белән Әхмәт гаиләсендә ир кеше балалар тавышы белән гөрләп торган, өстәлләре сый-хөрмәткә тулы булган үзенең йорты турында уйласа, хатыны сериаллар карарга ярата, Мальдив утрауларында ял итеп яшәү турында хыяллана. Икенче парның тормышы бөтенләй башка. Алар өчен тормышта башка кыйммәтләр дә бар.

Мәдинә Рәхим кызы: “Спектакльдә оста һәм танылган, күп еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән кешеләр үз рольләрен җиренә җиткереп уйнадылар. Алар арасында яшь талантлы егетебез Илнар Колмәмәтов үзенең ролен бик яхшы башкарды. Киләчәктә дә татар спектакльләрен сәхнәгә кую өчен әле күп эшләргә кирәк. Спектакльләр аркылы яшь буында татар теленә, мәдәниятенә мәхәббәт уятабыз. Тамашачыларыбыз театр сәнгатенә тартылырлар, заллар тулы булыр дип ышанып калам”, - диде. Күңелләргә үтеп керерлек итеп татар спектакльләрен сәхнәгә куючылар, спектакльне караучылар булганда мәдәниятебез дә гөрләп торыр.

Тубыл тамашачылары уңыш казанган спектакльне оештыручы режиссер Мәдинә Уразмәтовага, актерларга, себер-татар мәдәният үзәге директоры Вилдан Якуповка, үзәк хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерделәр.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836