#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Киндерле – Шәүкәт Гаделшаның туган җире

последние и лучшие новости искусства в мире

10-1Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбендә «Киндерле авылы – шагыйрь Шәүкәт Гаделшаның туган җире» исемле өлкә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары үткәрелде.

Оештыручылары – Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге, Түбән Тәүде муниципаль районының мәгариф идарәсе, өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе, Киндерле урта мәктәбе.

Семинарда Төмәннән Татарстан Республикасының фәннәр академиясе академигы, Төмән дәүләт университетының филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина, укытучы-мәгърифәтче, мәгариф отличнигы Рафаэль Гадиев, Түбән Тәүдедән район хакимият башлыгының социаль сораулар буенча урынбасары Ольга Куксгаузен, районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Рокина, Төмән районы, Талымхан мәктәбе   директоры   һәм татар теле укытучысы Эльмира Садыйкова, Түбән Тәүде районы татар мәктәпләре директорлары һәм укытучылары катнаштылар.

Мәктәп коллективы, укучылар кунакларны хуш күреп каршы алдылар. Директор Мөнирә Калиева семинарны ачты. Якты, ямьле белем йорты буйлап экскурсия ясалды. Стеналарга мәктәп тарихын яктырткан, укучыларның уңышларын күрсәткән стендлар эленгән. Якташыбыз – Татарстан Республикасының язучылар берлеге әгъзасы, Һади Такташ премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделша улы Сибгатуллинга (Шәүкәт Гаделша) багышланган, декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәләре оештырылды. «Киндерле кичләре» җыр ансамбле артистлары мәдәният йортында үзләре төзегән музейдан борынгы экспонатлар китергәннәр. Мәктәпнең үзенең дә музей экспонатлары бар.

Барлык кунакларны көткән арада кабинетта укытучылар өчен хатын-кызларның баш киемен ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Һәр хатын-кызга калфак бүләк иттеләр.

Киндерле мәчете имамы Сәлимҗан хәзрәт Самадов Коръән сүрәсен укыды, чарага хәер-фатиха бирде. Семинарга махсус чакырылган озак еллар Новосибирск өлкәсендә, хәзер Түбән Тәүде районы, Новоникольск авылында яшәүче Шәүкәт Гаделшаның сеңелесе Гөлҗиһан Вайн килде. Ул абыйсы, гаиләләре, Бикчәнтәевлар (Сибгатуллиннар), нәсел шәҗәрәсе турында сөйләде.

«Шәүкәт Гаделша иҗатында туган як мотивлары» темасына 8-9 сыйныфларда татар теле укытучы Фирдәвес Алеева ачык дәрес күрсәтте. 4 сыйныфта «Табигатьтә кунакта» темасына Алсу Хәлитова класстан тыш уку дәресе үткәрде.

Без «Шәүкәт Гаделша иҗатында туган як мотивлары» дәресенә кердек. Укучылар ике командага бүленеп ярыштылар. Шәүкәт Гаделшаның иҗатына анализ ясалды, укучылар шигырьләрдән өзекләр укыдылар. Резидә Гыйльфанова уртага чыгып «Гаҗәеп авыл» шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Дәрес уңышлы үтте, укытучылар Фирдәвес Минаҗетдин кызына рәхмәтләрен белдерделәр.

- Шәүкәт Гаделша улы Казаннан күренекле татар шагыйрьләрен Себергә алып килде. Алар: Вахит Имамов, Рафис Корбан, Нияз Акмал, Рифа Рахман һәм башкалар. «Яңарыш» өлкә татар газетасында бу көннәрдә бастырылды: Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе советы, Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге үтенече белән Шәүкәт Гаделша кандидатурасын Татарстан Республикасы рәисе каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре комиссиясенә тәкъдим итә. «Яңарыш» газетасы да хуплады. Үтенечем шул, балалар, Шәүкәт абыйның кандидатурасын яклап һәрберегез утырып Татарстан Республикасы язучылары берләшмәсе рәисе Ркаил Зәйдуллага хат языгыз. Россия Герое якташыбыз Рөстәм Сәйфуллинга открыткалар ясап җибәрегез. Бүген барыгызга да «5» билгесе куйдым, - дип сөйләде Хәнисә Чәүдәт кызы.

«Мәктәптә мәгариф этномәдәни компонентны реальләштерү» темасына һәм телне саклау, үстерү буенча түгәрәк өстәл оештырылды.

Чараны Ирина Рокина ачты. Ул районның мәгариф өлкәсендәге бүгенге хәле турында сөйләде. Районда 5 татар мәктәбендә 246 укучыга тәҗрибәле укытучылар татар теленнән белем бирәләр. Иң актив Киндерле һәм Тарман мәктәпләренә өстәл уеннары бүләк итте.

Этномәдәни компонентлы Киндерле урта мәктәбе директоры кунакларны белем йорты белән таныштырды.

- Новотроицк авыл хакимияте, мәдәният йорты, мәчет, авыл китапханәсе берләшеп эшлибез. Балаларга белем бирүче 13 укытучының 8е югары, 2се 1 категорияле, калганнар яшьләр. Мәктәптә 126 укучы укый, шуларның 63е рус, 58е татар, 3е үзбәк, 2се украин милләтеннән. Татар теле һәм әдәбияты фәннәре 2 сыйныфтан 11 сыйныфкача атнасына берешәр тапкыр керә. 58 баланы 3 укытучы укыта. Мәктәп каршында балалар бакчасы эшли, тәрбияче – югары категорияле Зиләфрүз Фазлуллина, - дип сөйләде ул.

Шәүкәт абый Сибгатул-линның әти-әнисе, бертуганнары турында хәтирәләрен яңартты.

- Бай эчтәлекле күргәзмәләр төзегәнсез. Күптән өлкә районнарындагы татар мәктәпләрдә семинар үткәрмәгәнбез. Телебезне саклап калу, үстерү өчен безгә шулай еш очрашырга кирәк. Безне үз базасында кабул иткән өчен Киндерле мәктәбе директоры һәм коллективына зур рәхмәт, - дип сөйләде Хәнисә апа Алишина.

«Күренекле шәхесләр» китаплар сериясенең «Шәүкәт Гаделша» исемле китабы белән таныштырды. Бастыруда матди ярдәм күрсәткән Төмән өлкәсе хөкүмәтенә һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия политик партиясенең региональ бүлегенә рәхмәтен белдерде. Бер китапны Түбән Тәүде районы хакимият башлыгы Валерий Борисовка, берничәсен Киндерле мәктәбенә бүләк итте. «Киндерле мәктәбендә якташларым – Яркәү районы, Карбан авылыннан Шамил абый һәм Рәшидә апа Фәхретдиновлар эшләде», - дип ветеран укытучыларны искә алды. Түбән Тәүде районы татар мәктәпләре укытучылары арасында үзенең студентларын күреп шатланды.    

- Төмән өлкәсендә татар теле укытучылары 12 кешегә артты. Казан уку йортларын тәмамладылар. Татарстан белән элемтәгә кереп, онлайн укыту буенча проектны Талымхан мәктәбе директоры Эльмира Садыйкова җитәкли, уңышлы алып бара, рәхмәт, - дип сөйләде автономия советы рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина. Мәгариф өлкәсендәге яңалыклар турында кызыклы чыгыш ясады Ләйсән Хәмзә кызы.

10-5Эльмира Садыйкова доклад ясаганнан соң, Киндерле мәктәбенә бүләк тапшырды. Рафаэль абый Гадиевны, Түбән Тәүде районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фиолида Бикмуллинаны да зур игътибар белән тыңладылар. Түбән Тәүде районы татар мәктәпләре укытучыларының һәрберсе үзләре белән таныштырып семинар турында фикерләрен әйттеләр. Куйган максат ирешелде.

Мөнирә Хикмәтулла кызы семинарны оештыручы Хәнисә апа Алишинага, ярдәмнәре өчен Киндерле мәктәбе укытучыларына, кунакларга рәхмәтен белдерде.

Чара укытучы Альбина Әхтәриева, тәрбияче Зиләфрүз Фазлуллина әзерләгән концерт белән тәмамланды. Укучыларның чыгышларын зур алкышлар белән озаттылар.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836