Апрель 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмәндә «Себер йолдызы – Татар егете» бәйгесенең сайлап алу туры узды. Жюри финалга үткән 14 катнашучыны билгеләде. Бәйгенең финалы 11 апрельдә Тимерьюлчы мәдәният сарае сәхнәсендә узачак.
Быел оештыру комитеты Урал, Себер федераль округларының 6 шәһәреннән якынча 50 гариза кабул итте. Төмән һәм Төмән өлкәсе бистәләреннән тыш, кастингта Тубыл, Ялутор, Новосибирск, Красноярск, Сургут шәһәрләреннән яшьләр катнашты. Кайберләре бәйгегә гаризаны беренче тапкыр гына түгел, кабаттан җибәрде.

Сайлап алу туры Төмән шәһәренең 52 нче мәктәп мәйданчыгында үтте. Катнашучылар үзләре белән таныштырып, иҗади номерларын тәкъдим иттеләр. Егетләр һәм кызларны Төмән өлкәсендә генә түгел, аннан читтә дә танылган, тәҗрибәле остазлар һәм үз эшенең профессионаллары бәяләде. Алар: «Пышны» фольклор-вокал ансамбле җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Җәгъфәр Касыймов; филология фәннәре кандидаты, 52 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе Халидә Кирамова; «Этнос» иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге директоры Гөлнара Сәгыйтова; Кугалы мәчете имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Садретдинов; Ямбай авыл музее фондлары саклаучысы Нэля Фәйзуллина; «Бездә ятим балалар юк» хәйрия фонды попечительләр советы рәисе Мөнирә Хөснетдинова.
Катнашучыларны сәламләп, өлкәдәге Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров яшьләрнең кыюлыгын билгеләп үтте:
– Дөньяда күп төрле кешеләр яши. Шулар арасыннан беренче адым ясаучылар бар һәм алар бик сирәк. Алар беренче булып укый, эшли, аңлый башлый. Шул татар яшьләре арасыннан – сез беренчеләр. Бу сәхнәгә чыгу белән сез инде җиңдегез. Татарлыкның байлыгын, киңлеген аңлап, картайган көннәрегезгә кадәр алдынгылар булып яшәвегезне телим.
Жюри катнашучыларның туган телне яхшы белүен ассызыклады. Күбесе татарча иркен сөйләшә. Егетләр һәм кызлар дин һәм милли мәдәният буенча яхшы белем күрсәтте, катлаулы сорауларга да кыю җавап бирделәр. Кайберләре жюри белән онлайн форматта аралашты.
Эльдар Сабитов, 2026 елның финалисты: «Бу бәйгедә катнашуымның ике сәбәбе бар. Беренчесе - үз-үземне сынап карау. Икенчесе – үзенә күрә бер гаилә традициясен дәвам итү. Ике абыем да бу конкурсны узганнар. Нигә миңа дә тәваккәләп карамаска, дидем!» Иҗади номерлар этабында театраль чыгышлар да тәкъдим ителде, вокал, бию һәм спорт юнәлешләрендә сәләтләрен күрсәттеләр, шигырьләр, шул исәптән җирле авторлар әсәрләрен дә сәнгатьле итеп укыдылар.
2026 елгы финалистлар: Таймас Абдразаков, Әмин Бабшанов, Салават Вагапов, Рөстәм Зиятдинов, Роберт Сабиров, Эльдар Сабитов, Салават Сәитов, Альбина Әхәтова, Вероника Бикмулина, Лилия Джаббарова, Элина Кангазина, Зөлфия Корманбакиева, Язгөл Ногуманова, Эмилия Тилимбаева.
Алда катнашучыларны бер айлык әзерлек һәм шәһәр читендәге лагерьда 10 көнлек интенсив программа көтә. Дәресләр арасында татар теле һәм әдәбияты, татар халкы тарихы, ислам нигезләре, хореография, дефиле, актерлык осталыгы, психолог белән очрашулар бар. Буш вакытта финал тамашасына иҗади номерлар әзерләнәчәк.
Белешмә
Төмән өлкәсе татар конгрессы әлеге бәйгене 2008 елдан бирле үткәрә. Бу вакыт эчендә анда 900дән артык кеше – катнашучылар һәм финалистлар – көч сынашты. «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» проектлары Урал артындагы татар яшьләре өчен иң масштаблы мәдәни проектларның берсе булып тора.
Алсу ХАФИЗ,
бәйгенең оештыру комитеты әгъзасы.