Апрель 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Иң кирәкле вакытларда саваплы гамәлләр башкаруны, Ватан-ана чакырганда беренчеләрдән булып миһербанлы эшләр эшләүне Аллаһы Тәгалә күрми калмас.
Гөлназ Чагбаровага илебезнең иң катлаулы чорында читтә калырга вөҗданы кушмый. Ул Түбән Тәүде округы, Урта Тарман авылында туып-үскән. 12 елга якын Тарман авыл хакимиятендә баш бухгалтер булып хезмәт иткән. Гөлназ Чагбарова хезмәтендә һөнәри осталык күрсәткәне, җәмгыять эшендә актив катнашуы өчен авыл хакимияте территориясендә яшәүче халык һәм округ җитәкчелегендә зур ихтирам казанган.
Ул 1999 елда Төмән дәүләт университетының дәүләт һәм хокук институтының юридик факультетына укырга керә. 2005 елда университетны тәмамлап, юрист квалификациясен, юриспруденция белгечлеген ала. Хезмәт эшчәнлеген эчке эшләр министрлыгы системасының эчке эшләр органнарында дәвам итә. Монда ул 16 ел хезмәт иткән.

Гөлназ Чагбарованы гражданлык, хезмәт, җинаять, җинаять-процессуаль закончылыкны белүе, үз-үзенә таләпле булуы, коммуникабельле, эшкә югары сәләтле, өстенлекләрне дөрес билгели белүе, куйган максатларны үтәве ягыннан уңай сыйфатлыйлар. Тикшерүче буларак, Гөлназ Харас кызы югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгы, җинаять эшләрен тикшергәндә фикерләүнең үзгәрүчәнлеге, алган информацияне оператив рәвештә эшкәртергә һәм анализларга сәләтле булуы, шартларны объектив тиз бәяләве, карар кабул итүе белән аерылып тора.
Характерының шушы барлык сыйфатлары югары дәрәҗәдәге компьютер грамоталылыгы, документлар әйләнеше күнекмәләре авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне тикшерү буенча бүлектә өлкән тикшерүче булып эшләргә мөмкинлек бирәләр. Җитәкчеләрнең казанышларын тануы һәм коллегаларының хөрмәте белән юстиция майоры дәрәҗәсенә ирешә. Намуслы хезмәте, осталыгы өчен Гөлназ Харас кызы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, «Иң яхшы тикшерүче», 2 дәрәҗәдәге «Эчке эшләр министрлыгында мактаулы хезмәте өчен» күкрәк билгеләре, 2, 3 дәрәҗәдәге «Хезмәттәге аерым казанышлары өчен» медальләре белән бүләкләнә.
Махсус хәрби операция башлангач, Гөлназ Чагбарова МХОгә ярдәм итү буенча даими һәм эффектлы эшләүне оештыру максаты белән Тарманда «Тарманның яхшылык кылучылары» («Добротворцы Тарман») волонтерлар төркемен оештыра. Төркем «Игелекле миһербанлык булдыручылар һәм Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары» Түбән Тәүде бүлеге оешмасы составына керә. Төркемнең эше турында «Яңарыш»ның 2026 елның 3 санында бастырылган Гөлнур Вәлиеваның «Без җиңүгә ышанабыз!» мәкаләсендә тулысынча язылган. Алгы сызыктагы һәм хәрби госпитальләрдә дәваланучы сугышчыларга төркем тарафыннан формалашкан йөкне Гөлназ ханым үзенең шәхси машинасында Түбән Тәүдегә җиткезә. Халыктан, оешма-предприятиеләрдән килгән гуманитар ярдәмгә исәп алып бара. Барчасы касса китабында күренә, хисапны интернет челтәренә куя. Конкрет адреслар буенча - Тарман авылы, гаиләләре белән элемтәдә торган МХО зонасындагы һәм госпитальләрдәге җибәрелгән барлык гуманитар ярдәмнең аерым исәбен ачык итеп ясый. Йөкне оештырып озатудан, маскировка челтәрләре үрүдән тыш, Гөлназ Харас кызы шәхси материаль ярдәм дә күрсәтә, аңа якыннарын, туганнарын җәлеп итә.
- Без Түбән Тәүде округында бердәнбер мина һәм мина йөртү урыннарын билгеләү өчен флажоклар әзерлибез. Флажоклар өчен тукыма сатып ала торган ательеда безне аңлыйлар. Аны без күпләп сатып алу бәясеннән алабыз. Бер оешма минем соравым буенча бушлай блиндажларны ныгыту өчен 3 данә баннер бирде, 6 данә үзебез сатып алдык. Мәсәлән, 2026 елның февралендә без зур өлеш керткән 72 партия гуманитар булышлык китте. Безнең команда маскировкалау челтәрләре үрү, өй токмачы кисү, миналарны тапкач урыннарын билгеләү өчен флажоклар ясау, гуманитар ярдәмне җыю һәм туплау буенча халык белән эшләүне җитәкли. Гуманитар ярдәмгә азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре, санитария, киемнәр, дроннан саклау өчен челтәрләр, финанс булышлык керә.
1512 квадрат метрлы 84 маскировкалау челтәре, 22 790 флажок, капроннан дронга каршы һәрберсе 20 метрлы 125 челтәр, 45 кг өй токмачы хәстәрләдек. МХО зонасында барган хәрәкәтләргә 147 тартма, капчык гуманитар ярдәм китте.
Гөлназ ханымның юлламасы белән 2025 елның җәендә мобилизацияләнгән ике солдатның атасына «Солдат атасы» дигән медальләр бирелде. Алар округка 3 данә килде, шуларның икесен Тарманга тапшырдылар. Яңа ел бәйрәмендә МХОдә катнашучыларның балаларына бүләкләр тараттылар. Аларны Түбән Тәүденең ике эшкуары бирде.
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә гуманитар ярдәм итү буенча даими бушлай уңышлы эш алып баруы, эчке эшләр министрлыгы системасының эчке эшләр органнарында гадел, тырыш хезмәт башкарганы өчен Гөлназ ханым Түбән Тәүде округы хакимият башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
- 2025 елның октябрендә социаль челтәрдә Тарман авылы чатында «Геройлар бите» акциясе турында сөйләшү һәм тавыш бирү барды. Кандидатларны керткәндә авылдашларның яртысы МХОдә катнашучыларның фоторәсемнәре белән баннер урнаштыруны тәкъдим иттеләр. Тавыш бирү нәтиҗәсе буенча башка кандидат җиңгәнгә күрә, безнең төркем волонтерлары үз акчабызга авылдаш егетләрнең фоторәсемнәре белән баннерны 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә куярга карар кылды. Кышкы чор шартларында баннер вакытлыча барыбыз күрә алырлык урында - һичкем яшәми торган бинаның стенасына куелды. Геройларның фоторәсемнәрен һәр үтеп баручы карый, һәр шофер автомобиль хәрәкәтен азайта. Ватанны саклаучыларнын фоторәсемнәре белән баннер Тарман авылы кешеләренең йөрәкләрен патриотик хис һәм горурлык белән җылыта. Ул киләчәк буынны тәрбияләүдә зур роль уйный дип уйлыйбыз.
9 майда, Аллаһы боерса, «Тарманның яхшылык кылучылары» 28 МХОдә катнашучының фоторәсеме төшерелгән яңа баннерны үз көчләре белән Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәл янына куярга планлаштыралар. Ә бу баннерны мәктәпкә бирәчәкбез. Без МХОдә катнашучылар һәм аларның туганнары белән гел элемтәдә. «Тарманның яхшылык кылучылары» төркеменең төп составына Венера, Людмила Масямовалар, Зарина Акмурзина, Хатибә Нигъмәтуллина керә. Күп кеше фронтка үзенең ярдәмен күрсәтмәскә сораса да, зур рәхмәт сүзенә лаеклы якташларымны әйтеп китәм. Алар: Нурия Кәримова, Файзия Айзатуллина, Эмпера Галеева, Кафия Балдашова, Васил Абдразаков, Фәймә Чәлилова, Гөлфара Уразова. Өй токмачын кисүчеләр: Земфира Гобәйдуллина, Фәнәзия, Алсу Ильчибакиевалар, Гөлнур Хәлилуллина, Суфия Зөлбохарова, Ильяна Айтбакова, Земфира Кәримова, Алсу Мусина, Руфания Уразова, Гөлфия Даутова, Анастасия Абдуллина. Нариман Масямов, Исмәгыйль Айзатуллин һәм Мөхәммәт Хәлилуллин зур елым бирделәр. Камил Масямов мотоцикл жибәрде. Тарманда дус, ярдәмчел, гадел халык яши, - дип безгә сөйләде Гөлназ Харас кызы.
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.
Рәсемдә: Түбән Тәүде округы волонтерлары чик сакчылары ветераннары белән Алеша һәйкәле янында.