Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Хөрмәт хисе тудыралар

последние и лучшие новости искусства в мире

Үз гаиләңнең һәм Ватаныңның тарихын белү мөһим. Ямбай авылында «Тылдагы Төмән», «Минем гаилә истәлеге» проектлары кысаларында әзерләнгән җыентыкны тәкъдир иттеләр. Тату мәдәният йорты командасы китапханәче Гөлфара Гарипова һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Нэля Фәйзуллина, Диләрә Самкаева, Вәлит Туйчин белән бергәләп оештырдылар аны. Фәнни консультант, иҗади конкурс җитәкчесе Владимир Полищук, җыентыкның мөхәррире Ольга Пушкаревич, проектның волонтеры Вера Кузнецова да чакырылган иде. Хезмәт фронтында катнашучыларның туганнары 1941-1945 еллар чоры, Ямбай һәм Турай авылларында яшәүчеләрнең Бөек Җиңүгә керткән өлешләре турында җылы итеп сөйләделәр. Безнең герой Салават Мөхәммәдьяров үзенең әбисе Рәсимә Мөхәммәдали кызы турында аеруча ярату белән аның тәрбиясендә никадәр күп игелек һәм белем алуы турында бәян итте. Гөлнур Сәйфуллина әнисе - «Урал» колхозының беренче тракторчысы турында истәлекләре белән уртаклашты. Төмәннән кызы һәм оныклары белән килгән Мөршидә Мөхәммәдшина музейга элекке фотографияләр бүләк итте. Мәслүмә Речапова үзенең балачагын, ремонт вакытында гаиләсе белән туганы Кайрикамал Кормановада яшәвен искә төшерде. Безнең авылда нинди яхшы күңелле, көчле хатын-кызлар яшәгәне турында күпне белдем. Хачиәкбәр Нигъмәтуллин авылның һәр кешесе турында сөйләде, үзенең 92 яшендә авылдашларыбызның кадерле истәлеген саклап, безнең патриотик чаралардан читтә калмавы сөендерә. Мондый чараларда актив катнашканнары һәм авылыбыз, ил тарихына горурлык һәм хөрмәт хисе тудырганнары өчен зур рәхмәт. Уртак эш зур нәтиҗәләр бирә.

15-32-26

Вәлия КОРМАНОВА, Төмән округы, Ямбай авылы.

(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).
Рәсемдә: җыентыкны тәкъдир итү чарасында.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836