Газетага язылу 

Календарь 

Май 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Зарыгып көткән көн

последние и лучшие новости искусства в мире

(Әнием Гакыйлә Сибгатуллинаның хәтер дәфтәреннән бер өзек… Зәй районы, Чулпан авылы).

1945 нче елның май ае җитте. Сугыш елларында мин авылыбызның башлангыч мәктәбендә балаларны берүзем укыттым. Төшкә кадәр 1 нче hәм 3 нче класслар, төштән соң 2 нче hәм 4 нче класслар. Ир укытучылар барысы да сугышта. Бу елларның авырлыгын сөйләп–аңлатып бетерергә җитәрлек сүзләр юктыр сыман. Чиксез кайгы–хәсрәт килде халкыбызга, күпме кан коелды, күпме гомерләр вакытсыз өзелде, күпме күз яшьләре түгелде! Безнең кечкенә генә авылда ничә гаиләгә куркыныч хәбәрләр килде: авылдашларыбыз сугыш кырында, чит җирләрдә гомерлеккә ятып калдылар. Күрше Талибулла абзый бер аяксыз, ә Зәкәрия агай култык таягына таянып кайттылар…

2 майда безнекеләр Берлинны алдылар. Шул көннән йөрәкләр тагын да ярсып тибә башлады. Язгы hавада көтү хисләре эленеп торды: һәр сәгать, һәр минут шул татлы «Жиңү» сүзен ишеттерер кебек.

Кояшлы җылы язгы көн, дәрес бара. Тәрәзәгә күз төшереп алдым. Менә колхоз идарәсе урнашкан йорт янына атын чаптырып бер ят кеше килеп туктады, җитез генә сикереп төште дә, бер аягына аксабрак атлый–йөгерә эчкә кереп китте. Ниндидер ыгы-зыгы башланды колхоз идарәсендә: кемнәрдер каядыр чыгып йөгерделәр, шул ук вакытта идарәгә таба йөгергән кешеләр дә күренә.

Ниндидер хәбәр килде! Бүтән күзәтеп, көтеп торырга түземлегем калмады! Балаларга: «Тыныч кына утырыгыз, мин тиз киләм!» - дип, йөгердем идарәгә. Ишекне ачып килеп керүемә кемдер мине кочаклап алды: «Сугыш беткән! Жиңү!» Колхоз идарәсе эченә тулган кешеләр кочаклашалар, бер-берсенең аркасыннан, җилкәләреннән каккалап, күз яшьләрен сөртә-сөртә бертуктамый: «Сугыш беткән, сугыш беткән! Жиңү!» - дип кабатлыйлар, кайберәүләр елыйлар. Хисләр күкрәккә, йөрәккә сыймый, язгы ташкын кебек тышка ыргыла: кычкырасы, көләсе, елыйсы килә.

Шатлыклы хәбәрне тизрәк балаларга илтеп җиткерергә кирәк! Йөгереп мәктәпкә якынайгач, класс тәрәзәсенә күзем төште, балалар барысы тәрәзә пыяласына сарылганнар. Күзләрендә шом, курку аралаш шатлыклы өмет чаткылары.

– Балалар, сугыш беткән! Бүген укымыйбыз, бәйрәм! Өегезгә кайтыгыз, флаглар элегез! Аннары мәктәп янында җыелабыз!

Өй кыекларында, капка баганаларында кызыл чүпрәкләрдән барлыкка килгән флаглар эленде. Укучы балалар белән җырлап урам әйләндек. Кич белән клубта авылыбызның бар халкы җыелды, авылдашларның йөзләреннән елмаю китмәде. Без мәктәп балалары белән бәйрәм концерты куйдык.

1418 көн көттек без бу шатлыклы-бәхетле көнне, hәм ул көн килде. Бөек Җиңү бәйрәме – 9 Май!

Алда әле бик зур авырлыклар, сугыштан соңгы еллар. Ә бүген бәйрәм!

Әминә АТЖАНОВА,
Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836