Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тубыл шәһәрендә 2024 нче елның икенче яртыеллыгына Төмән өлкә газетабыз «Яңарыш»ка язылу тәмамланды һәм бу уңайдан йомгак ясап, социаль челтәрләр аркылы газетабызны яздыручыларга, безнең белән элемтәдә булган дусларыбызга олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Күп еллар өлкәбез тормышын һәрьяклап яктыртып барган, мәдәни, мәгариф, милли, дини яңалыклар, күренекле шәхесләр, үрнәк итеп сөйләрлек кешеләр белән таныштырган газетабызны почтага барып үзләре яздыручы якташларыбызга ихлас күңелебездән җылы теләкләребезне юллыйбыз. Сез - татар телен саклаучы, милләт җанлы дусларыбыз!
«Яңарыш»ны яздыруда ярдәм иткән, үз акчаларына туганнарына, дусларына, мохтаҗларга яздырган, газетабызның тиражы турында кайгырткан якташларыбызга, дин юлында булган шәхесләр - Фәннур хәзрәт Казыймовка, Эдуард хәзрәт Юнысовка изге эшләрендә уңышлар телибез. 2024 нче елның икенче яртыелында да безнең белән бергә булган, «Яңарыш»ны туганнарына, газетаны укырга теләүче дусларына яздырган киң күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел якташыбыз Зәйнулла Бахметовка, шәһәр Думасы депутатлары Эдуард Мәхмүтовка, Сәет Хисмәтуллинга, себер татарлары автономиясе әгъзасы Нәсимә Кормановага, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысовага, татар җанлы, ярдәмчел якташыбыз Маннур Сәйфуллинга, Фәүзия Мәмәтовага, үз коллективларында газетаны яздыруда ярдәм иткән Гөлназ Авазбакиевага (балигъ булмаганнар үзәге), Фәридә Нәҗметдиновага (халыкны социаль яклау үзәге) һәм бу оешмаларда «Яңарыш»ны яздыручы барлык актив хезмәткәрләренә рәхмәтлебез. Тубыл шәһәре һәм райондагы мәчетләргә яздыручылар: Азат Булатовка, Равилә Айбатовага, Фәридә Локмановага, Гөлбану Нәфыйковага, күп еллар татар газета-журналларын яздыруда актив катнашкан, татар телен саклауда тырышлык күрсәткән Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге коллективына, шәһәрнең 15 нче мәктәп укытучыларына эшләрендә уңышлар телибез. «Яңарыш»ны укучылар өлкә хәбәрләре белән танышып, кызыклы вакыйгалар турында укып, озак еллар безнең белән элемтәне өзмичә яшәргә язсын дигән теләктә калабыз.
Газета-журналларга ташламалы язылу көннәрендә, концертлар алдында яздыручы шәһәр почталарының җаваплы хезмәткәрләре Нурия Вафеева, Евгения Әпсәламова катлаулы, халыкка кирәкле эшләрен уңышлы башкаралар.
Римма УМИТБАЕВА.
P.S. Өстә бирелгән таблицага карап, 2023 нче елның икенче яртыеллыгы белән 2024 нче елның икенче яртыеллыгындагы күрсәткечләрне чагыштырсак, быел нәтиҗәләр яхшы, дияр идек. Моңа без бик шатбыз. Ә Тубыл, Вагай районнарында газетага язылучылар саны кимү сәбәбен, әлбәттә, ул якларда су ташып, халыкның хәвефле зонада калуы аркасында дип аңлыйбыз. Елның икенче яртыеллыгына якташларына газета бүләк иткән киң күңелле дусларыбыз: өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина 100 кешене, Бөтендөнья татар конгрессының өлкәдәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров 100 экземпляр яздырдылар. Шулай ук безнең, традициягә кергән, мөрәҗәгать хатыбызга игътибарлы, җаваплы караган район һәм авыл хакимияте башлыкларына, газетабызны озак еллар яздырып, даими укып барган укучыларыбызга, хәбәрчеләребезгә, дусларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең игелекле эшегез газетаны кулларына алган милләттәшләребезнең шатлыклары белән үзегезгә изгелек булып кайтыр.
Редакция.